Башкортстанның хәрби комиссариатыннан хәбәр итүләренчә, чакырылучыларның күпчелеге коры җир гаскәрләренә җибәреләчәк. Бу төр гаскәрләрне Башкортстаннан 3600 егет тулыландырачак. Янә дә 340 кеше — Хәрби-Һава көчләренә, 230 егет Хәрби-Диңгез флотына, 300 хәрби — Стратегик тәгаенләнештәге ракета гаскәрләренә, 480 кеше Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләренә җибәреләчәк. Егетләрне чакыру пунктыннан частьларга озату октябрьнең өченче декадасында башланачак.
Әйтергә кирәк, хәрби хезмәткә мөнәсәбәт, әзерлек һәм чакыру нәтиҗәләре буенча Башкортстан элек-электән илдә үрнәкле төбәкләрнең берсе булып тора. Моны 14 октябрьдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов белән очрашу барышында Русия Федерациясе Хәрби көчләренең Генераль штабы начальнигы урынбасары, генерал-полковник Николай Богдановский да сызык өстенә алды. Үзәк хәрби округта барган “Үзәк-2015” стратегик күнекмәләрнең Башкортстан территориясендә оешкан төстә үтүен ассызыклап, Николай Богдановский республикада хәрби әзерлек дәрәҗәсен һәм дәүләт дәрәҗәсендә булган җитди игътибарны илдә үрнәк итеп куйды.
— Кызганычка каршы, илнең барлык төбәкләрендә дә хәрби әзерлек мәсьәләсенең никадәр җитди булуын сездәгечә аңлау юк. Бу җәһәттән Башкортстан һәм Самара өлкәсе илдә үрнәк булып тора. Әлеге юнәлештә даими эш, күнекмәләр бару мөһим, — диде, атап әйткәндә, Николай Богдановский.
Бу җәһәттән, Русия Президенты Владимир Путинның 28 сентябрьдә Нью-Йоркта Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясенең 70нче сессиясендәге чыгышыннан аңлашылуынча, Русиянең Кораллы Көчләрен ныгыту буенча эш алдагы чорда тагын да киңрәк җәелдереләчәк, дигән фикер кала. Чөнки дөньядагы вәзгыять, иҗтимагый-сәяси хәл-шартлар үзе шуңа этәрә.
— Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африканың аерым илләрендә власть бушлыгы әлеге төбәкләрдә анархия зоналары барлыкка килүгә китерде һәм алар тиз арада экстремистлар һәм террорчылар белән тула башлады. “Ислам дәүләте” байрагы астында бүген дистәләгән боевиклар сугыш алып бара. Алар арасында 2003 елда Гыйракка бәреп керү нәтиҗәсендә әлеге илнең урамда калган элекке хәрбиләре дә бар. Рекрутлар белән шулай ук Берләшкән Милләтләр Оешмасы Иминлек Советының 1973нче Резолюциясен бозу нәтиҗәсендә дәүләтчелеген югалткан Ливия дә тәэмин итә. Хәзер исә радикаллар армиясен Көнбатыш ярдәм кулы сузган Сүрия оппозициясе тулыландыра.
Сүриядә һәм Гыйракта плацдарм булдырып, “Ислам дәүләте” актив рәвештә башка төбәкләргә экспансиясен киңәйтә һәм ислам дөньясында гына түгел, бөтен дөньяда хакимлек итү максаты куя. Һәм аларның планнары моның белән генә дә чикләнми. Хәл-шартлар коточкыч дәрәҗәдә кискен тора.
Әлеге хәл-шартларда халыкара террорчылык янавы турында яңгыравык декларацияләр белән чыгыш ясап, чынбарлыкта аны финанслау һәм террорчыларга ярдәм күрсәтү каналларына, шул исәптән наркобизнес, нефть, корал белән легаль булмаган сәүдә итүгә күз йому, экстремистик төркемнәр белән эш итү, аларны үз сәяси максатларга ирешү өчен файдалану — икейөзлелек һәм җавапсызлык. Бу җәһәттән террорчылар белән бәйләнеш урнаштыру, аларны коралландыру сәяси сукырлык һәм бу коточкыч шартлау куркынычы белән яный дип саныйбыз.
Русиягә килгәндә, без һәрвакыт террорчылыкның нинди генә формаларына да һәрдаим каршы позициядә тордык. Бүген без Гыйракка, Сүриягә, террорчылык төркемнәренә каршы көрәш алып баручы башка илләргә хәрби-техник ярдәм күрсәтәбез. Бу җәһәттән террорчылык белән йөзгә-йөз көрәшүче Сүрия властьлары, аның дәүләт армиясе белән хезмәттәшлек итүдән баш тартуны зур хата дип исәплим. Килеп туган хәл-шартлардан чыгып, алда торган мәсьәләләрне хәл итүдә көчләрне берләштерергә һәм террорчылыкка каршы киң халыкара коалиция төзергә тәкъдим итәм, — ди-де чыгышында Владимир Путин.
Әлеге белдерүләрнең логик дәвамы буларак, 30 сентябрьдә ил Президенты Владимир Путин Русия Федерациясе Конституциясенең 102 статьясы 1нче кисәгенең 2 пунктына нигезләнеп, Федерация Советына ил Хәрби Көчләре контингентын гомум танылган принциплар һәм халыкара хокук нормалары нигезендә Русия Федерациясеннән читтә файдалану турында карар кабул итү тәкъдимен кертте. Әлеге тәкъдимгә бәйле мәсьәлә шушы ук көнне үткән Хөкүмәт киңәшмәсендә дә тикшерелде.
— Федерация Советы илнең Кораллы Көчләрен Русиядән читтә файдалану мәсьәләсе буенча уңай карар кабул итте. Биредә сүз бүген Сүрия турында бара. Халыкара террорчылык белән көрәшнең бердәнбер дөрес һәм нәтиҗәле юлы, аларның безнең йортка килүен көтмәскә, ә басып алган территорияләрендә аларны юк итү. Шул ук вакытта террорчылыкка каршы көрәш катгый рәвештә Берләшкән Милләтләр Оешмасы резолюциясе кысаларында һәм хәрби ярдәмгә мохтаҗ илләр үтенече буенча алып барылачак. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк: Сүриядә “Ислам дәүләте” боевиклары позицияләренә авиация ударлары ясаучы АКШ, Австралия һәм Франция тарафыннан әлеге таләпләр берсе дә сакланмый. Әмма без террорчылыкка каршы гомум эштә, Берләшкән Милләтләр Оешмасы Уставына нигезләнеп, көчләрне берләштерү мөмкин һәм максатка ярашлы дип исәплибез.
Сүз дә юк, Сүриядәге конфликтның тамырлары тирәндә ята. Аңа дәүләтара, эчке сәяси, дини һәм этникара каршылыклар сәбәпче. Аларның кискен үсеш алуына исә төбәк эшләренә тыштан аерым бер дәүләтнең рөхсәтсез катышуы китерде. Шуларны исәпкә алып, без, әлбәттә, биредәге конфликтка баш белән чумарга җыенмыйбыз. Безнең эш-гамәлләр анык билгеләнгән кысалар белән чикләнә. Беренчедән, без Сүрия армиясенә тәгаен террорчылык төркемнәре белән законлы көрәштә ярдәм күрсәтәчәкбез. Икенчедән, хәрби ярдәм фәкать һавадан күрсәтеләчәк, җирдәге операцияләрдә катнашмаячакбыз. Һәм, өченчедән, ярдәм күрсәтү вакыты да чикләнәчәк, Сүрия армиясенең тәртип урнаштыру операцияләре дәвамында гына булачак. Сүриядә ныклы тәртип урнаштыру бары тик сәяси реформалар һәм илнең барлык сәламәт көчләре арасында диалог булдыру нәтиҗәсендә генә мөмкин — бу безнең принципиаль карашыбыз, — диде Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә Владимир Путин.
Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып нинди нәтиҗә ясарга була? Әлбәттә, Русиянең Кораллы Көчләрен илдән читтәге территорияләрдә файдалану турында карар чакыру буенча хәрби хезмәткә алынучылар Сүриядә террорчыларга каршы көрәшкә юнәлтеләчәк дигәнне аңлатмый. Монысы — унсигез яшьлек яшь-җилкенчәк миссиясе түгел, утны-суны кичеп, чын чыныгу алган хәрби һөнәр осталары эше. Һәрхәлдә, дәүләт стратегиясе шулай. Әмма дөньядагы вәзгыятьнең тыныч булмавын күз уңында тотканда һәм Җир йөзендәге кайсы гына конфликтка караш ташласаң да, Көнбатыш кулы сизелүе сагайта һәм дәүләт иминлеген саклау җәһәтеннән Кораллы Көчләрне ныгыту зарурлыгын кабыргасы белән куя. Бу җәһәттән “Үзәк-2015” кебек хәрби күнекмәләр дә очраклы гына үткәрелми, әлбәттә. “Тынычлык теләсәң, сугышка әзерлән”, дигән сүзләр, күренүенчә, бүген дә актуальлеген югалтмый. Хәерлегә булсын!..