+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 октябрь 2015, 23:30

Безнең яшьлек — данлы яшьлек булды...

Тарихи үткәнебезне онытырга хакыбыз юк!Моннан нәкъ 97 ел элек, 1918 елның 29 октябрендә, эшче һәм крестьян яшьләренең беренче Бөтенрусия съезды ачыла. Анда Русия Коммунистик Яшьләр Союзы (РКСМ) төзелә. 1924 елның июлендә яшьләр союзына В. И. Ленин исеме бирелә. 1926 елның мартыннан исә ул Бөтенсоюз Ленинчы Коммунистик Яшьләр Союзы (ВЛКСМ) дип атала башлый.

1918 елдан 1991 елга кадәр комсомолның барлыгы 22 съезды уза. Соңгысын исәпкә алмаганда аларның барысы да мөһим, чөнки һәр съезд яшьләрне коммунистик рухта тәрбияләүдә, аларны туган илебезнең матди-техник базасын ныгытуга туплауда хәлиткеч роль уйный. Комсомол съездларына делегатлар булып алдынгы яшьләр сайлана.
Тәтешле районыннан комсомол съездында делегат булып катнашкан ике кешене яхшы беләм, алар Югары Тәтешле урта мәктәбенең укучылар производство бригадасы җитәкчесе Фая Нурмө­хәммәтова һәм район гәзите редакциясендә озак еллар бүлек мөдире булып эшләгән хезмәттәшем Рафаэль абый Харисов. Комсомол­ның ХVI съезды делегаты Фая Нурмө-хәммәтова хакында заманында республика матбугаты күп язды. Ә Рафаэль абый Харисов-ның комсомол съезды делегаты булганы бик якын кешеләренә генә мәгълүмдер. Бу хакта мин дә аның белән бергә хезмәт иткән полкташы сөйләве буенча гына белдем.
...Рафаэль Харисов 1940 елның 10 ноябрендә Тәтешле районының урман куенына сыенып утырган Аук-Бүләк авылында туган. Әтисен фронт­ка алганда ул тугыз айлык сабый була. Ә туачак сеңлесе, гомумән, әнисе карынында кала. 1943 елның апрелендә туган кызга Рәвизә дип исем кушалар. Ә шул ук елның ноябрендә әтиләренең хәбәрсез югалуы турында “кара кәгазь” килә.
Дүртенче сыйныфны тә­мам­лаган Рафаэльне Яңа Чокыр авылында яшәүче картыйсы (безнең якта дәү әнине шулай дип атыйлар) үз янына ала.
— Миңа — ялгыз башыма иптәш, ә сиңа тормыш көтүдә беркадәр җиңеллек булыр, — ди ул кызы Рәйхангә.
Шулай итеп, Рафаэльгә бишенче-унынчы сыйныфларда Аксәет урта мәктәбендә уку бәхете елмая. Ә ул еллар­да Ак­сәет мәктәбе районда иң алдынгыларның берсе була. Анда белем алган күп­ләр соңыннан тормышта югары үрләр яулый. Рафаэль дә тырышып укый, тәүдә мәктәп­нең стена гәзитенә, соңрак район гәзитенә мәкаләләр яза.
— Сигезенче сыйныфта укыганда Тәтешлегә комсомолга керергә барганымны яхшы хәтерлим. Комсомол райкомының беренче секретаре Кодаярова апа, кызганычка каршы, исемен хәтер­лә­мим, безгә бик матур теләк­ләрен җиткергән иде, — дип искә ала Рафаэль Тимергази улы.
Ул елларда урта белемле яшьләр бүгенге югары уку йорты тәмамлаганнардан да кадерлерәк була. Алар райкомда ныклы исәптә тора. Рафаэль Харисовны да Кашкак җидееллык мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр.
Кашкакта үткән биш ел эчендә яшь укытучы авыл сылуы Финия белән гаилә корырга өлгерә, уртак мәхәббәт җи­меше булып кызлары Ми­ләүшә туа. Куанып эшлә һәм куанып яшә дә бит! Лә­кин... ир-егетнең язмышы дәүләт кулында, дип бер акыллысы бик дөрес әйткән шул. 1964 елда 24 яшьлек Рафаэльне Совет Армиясе сафларына чакыралар. Хәрби эшелон аларны Мәскәү өлкәсендәге Жуковский шәһәренә алып килә.
Мәскәүдән 25 чакрымда гына урнашкан бу шәһәр ул елларда ук илнең авиация фәне үзәге булып исәпләнә. Рафаэль Харисов аэродромнарны хезмәтләндерүче полкка эләгә. Урта мәктәптән соң биш ел укытучы булып эшлә­гән, инде “акны карадан аера башлаган” егетне хезмәттәш­ләре полкның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлый.
Илне “кукуруз таяк”ка таяндырган Никита Хрущевның вазыйфасыннан бушатылып, җитәкчелеккә яңа, яшь көчләр килгән чор була ул. Халык тор­мышның яхшыруына өмет-ләнә. Әйтергә кирәк, Леонид Брежнев һәм Алексей Косы-гинның беренче адымнары ул өметләрне беркадәр аклады да.
Халыктагы моңа кадәр кү­релмәгән күтәренкелек шартларында 1966 елның март-апрелендә партиянең XXIII съезды үтә. Съезд партия һәм ил җитәкчелегенең яңа курсын тулысынча хуплый һәм 1966-1970 елларга халык ху­җалыгын үстерү юлларын бил­гели. Съездда яшьләргә коммунистик тәрбия бирүне камилләштерү җәһәтеннән тәгаен бурычлар билгеләнә. Ә инде шул ук елның маенда үткән ВЛКСМның ХV съезды комсомолның, чын мәгънәсен­дә, партиянең резервы һәм ышанычлы терәге булуын күрсәтә. Ул вакытта илнең комсомол оешмалары 23 миллион егет һәм кызны бер­ләштерә. Съездда 4 мең делегат катнаша. Алар арасында дивизия политбүлеге начальнигының комсомол эше буенча ярдәмчесе Рафаэль Харисов та була.
— Без Мәскәү өлкәсе делегациясе составында булдык. Космонавтлар Юрий Гагарин белән Борис Егоров та безнең делегациядә иде. “Будапешт” кунакханәсендә яшә­дек. Юрий Гагарин белән бер­ничә тапкыр бер өстәл артына утырып ашадык. Ул бик гади, ачык йөзле кеше иде. Буш вакытларда Мәскәүнең тарихи урыннары белән таныштык, хезмәт коллективларында очрашулар үткәрдек. Космонавт­ларның Йолдызлар шәһәрен­дә булу күңелдә якты хати­рәләр калдырды, — дип хә­тер­ли ул көннәрне Рафаэль Тимергази улы.
Съезд делегатлары арасында, шулай ук, космонавтлар Герман Титов, Валентина Терешкова белән Андриан Николаев, Валерий Быковский һәм Алексей Леонов, композитор Александра Пахмутова, хатын-кызлар арасында шахмат буенча дөнья чемпионы Нона Гаприндашвили һәм исемнәре илдә киң билгеле башка бик күп шәхес­ләр була.
Бүген матбугатта илебез халкының ул еллардагы героик хезмәте турында дәшми калуны өстен күрәләр. Имеш, 70 ел дәвамында совет халкы хәерчелектә һәм караң­гы­лыкта газапланган. Шул ук ва­кытта соңгы елларда Русия Федерациясен куәтле держава итеп күрсәтергә тырышу өстенлек алды. Ә ул куәтләр нәкъ совет власте елларында төзелде бит. Бу хакта онытырга хакыбыз юк!
ВЛКСМның ХV съездыннан соң 1966-70 елларда 300 мең комсомол үзләре теләп ил­нең иң мөһим төзелеш­ләренә эшкә китте. 1970 елда комсомол 100 удар төзелешкә шефлык итә иде. 1966-69 елларда дүрт хезмәт семестрында 1 миллион студент катнашты һәм алар 1,5 миллиард сумлык эш башкарды.
Гәзит укучыларны Рафаэль Харисовның арытабангы язмышы кызыксындыра булыр. Хәрби хезмәттән соң ул ВЛКСМның Тәтешле райкомында икенче секретарь, Карл Маркс исемендәге колхозда партком секретаре булып эшләде. Берничә ел нефть­челәрдә эшләгәннән соң, коллектив чакыруы буенча район гәзите редакция­сенә килде һәм 2004 елда лаеклы ялга киткән-че өч дистә елга якын авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире йөген тартты. Эшен күңел салып башкарды. Җитешсезлекләргә карата аяусыз булды. Мәкалә­ләрен­дә аларны бетерү юлларын күрсәтте. Принципиальлеге, үз хезмәтенә карата олы җа­ваплылыгы белән район хал­кының ихтирамын яулады.
Хатыны Финия апа белән илле елдан артык тату гомер кичереп, кызлары Миләүшә бе­лән уллары Айдарны тәрбия­ләп үстереп, олы тормыш юлына бастырдылар. Бер уңайдан комсомол съезды делегаты Рафаэль Тимергази улын олуг юбилее белән ихлас тәбрик­ләп, сәламәтлек, гаиләсенә иминлек телибез.

Рим ӘХМӘТОВ,
комсомол ветераны, Башкортстан Республикасының
атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Әнгам
Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.
Читайте нас: