Сүз дә юк, соңгы егерме биш ел, Башкортстанда гомер кичерүче башка күпсанлы милләтләргә дә хас булганча, башкорт халкы өчен дә иҗтимагый һәм милли-мәдәни үсештә зур сикереш белән билгеләнде. Милли үзаң уянды, шуның нәтиҗәсе буларак, милли телләр укытуга, мәдәни үсешкә, төбәк һәм халык тарихын барлауга, аны данлауга, гыйльми нигездә өйрәнүгә игътибар бермә-бер артты. Үз чиратында, республикадагы дәүләт власте боларга һәрьяклы теләктәшлек итте, ярдәм кулы сузды, тиешле шартлар тудырды. Башкортстанда эшләп килүче күпсанлы милли мәктәпләр, театрлар, иҗади һәм фәнни учреждениеләр нәкъ шул турыда сөйли.
Шул ук вакытта Башкортстан халыкларының, шул исәптән башкорт халкының, һәрьяклы үсешен, дөньякүләм процессларга интеграцияләнүен, глобальләштерү шартларында йотылып калмыйча, тиңнәр арасында тиң булуын телибез икән, тарихны барлау, милли-мәдәни үсеш мәсьәләләре белән генә чикләнмәскә тиешлегебез дә көн кебек ачык. Моны күптән түгел республикадагы абруйлы басмаларның берсенә әңгәмәсендә Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Башкарма комитеты рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Урындагы үзидарә, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары буенча комитеты рәисе Румил Азнабаев та сызык өстенә алды.
— Киез басып, арба тәгәрмәче бөгеп кенә безнең милләт алга китә алмаячак. Тарих сөйләп, батырларыбызны һәм үзебезне мактап кына утыру җитте безгә! — диде ул.
Румил Тәлгать улы билгеләвенчә, бу җәһәттән, тел һәм мәдәният мәсьәләләре белән беррәттән, икътисади юнәлеш тә IV Бөтендөнья башкортлары корылтаеның көн үзәгендә булырга тиеш.
— Глобальләштерү заманында бу иң көнүзәк мәсьәләгә әверелде, — диде ул моңа бәйле.
Шулардан чыгып фикер йөрткәндә, IV Бөтендөнья башкортлары корылтаеның эчтәлеге дә үткәннәреннән берникадәр аерылыр дияргә кирәк. Бу аңлашыла һәм табигый да. Суверенитетлар парады, үзаллылык таләп иткән 90нчы еллар башындагы болгавыр чор артта калды. Тел, милләт, рухи-мәдәни үсеш өчен илдә һәм республикада бөтен шартлар тудырылган. Алардан нәтиҗәле файдалан һәм эшлә генә. Бу җәһәттән, Башкортстан Русия Федерациясе составында зур вәкаләтләргә ия һәм менә инде дистә еллар дәвамында бер хокукый киңлектә яши, аның терәк төбәге булып тора. Ягъни, моның белән әйтәсе килгән фикер: федераль үзәк алдына тел, милләт, төбәк үсешенә бәйле ниндидер таләпләр кую, лозунглар кычкыру өчен нигез юк.
Бу — бер булса, икенчедән, Башкортстан да бүген, моннан берничә еллар элекке кебек, үз казанында гына кайнаган төбәк түгел. Республика илнең терәк төбәге сыйфатында, икътисади эшчәнлектә бүген инде дөнья күләменә чыкты. Һәм, әйтергә кирәк, бу юнәлештә дәүләт сәясәтен тормышка ашыруда еш кына Русия Федерациясе исеменнән эш алып бара. Әйтик, моңа кадәр республика дөньякүләм спорт чараларын үзендә кабул иткән булса, быел җәй Уфада ШОС һәм БРИКС саммитлары, көз әлеге дәүләтләр төбәкләренең беренче кече бизнес форумы үтте. Шуның нәтиҗәсе буларак, соңгы биш айда республикада дөньякүләм партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү буенча колачлы эшчәнлек җәелдерелде, зур-зур суммаларга инвестиция килешүләре төзелде. Мәсәлән, узган атнада Уфада Кытай Халык Республикасы Цзянси провинциясенең Икътисад һәм мәдәният көннәре үтте. Аның иң мөһим нәтиҗәләренең берсе — республикада “Уфа-Янцзы” халыкара эшлекле үзәге төзеләчәк. Кытай ягы Уфа үзәгендә калкып чыгачак әлеге төзелешкә 3,5 миллиард сум инвестиция салырга ниятли.
Болар хакында ни өчен шулай тәфсилләп язабыз? Аңлашыла, Башкортстан үзенең үсеш тарихында бөтенләй яңа баскычка күтәрелгән бүгенге этапта Бөтендөнья башкортлары корылтае да, үз эшчәнлеген яңача дәрәҗәдә оештырып, әлеге дәүләт стратегиясен тормышка ашыруда мөһим оешмага әверелергә тиеш дигән фикердәбез. Һәрхәлдә, республиканың дөнья дәрәҗәсенә чыгуы бөтендөнья башкортларын бер үзәккә туплауда да җитди этәргеч һәм мөһим инструмент була ала. Тиздән Уфада үтәчәк IV Бөтендөнья башкортлары корылтаенда да моңа игътибар ителми калмас, дияргә кирәк. Башкорт халкының тарихи ватаны шушы җирлектә икән, милләтне туплаучы үзәк булу һәм аның эшчәнлеген дөнья дәрәҗәсендә үрнәкле, безгә тартылырлык итеп оештыру мөһим бурычыбыз да, намус эше дә! IV Бөтендөнья башкортлары корылтаена нәтиҗәле эшчәнлек юлдаш булсын дип телик һәм гомум үсешкә юнәлтелгән мөһим карарлар көтик.