– Иглин районында Алаторка авылы – Башкортстанның суган башкаласы, – диде Калтыман авылы биләмәсе башлыгы Флорида Мосейчук. – Чын Иглин суганы да нәкъ шушы авылда үстерелә. Иглинлеләр бүген дә суганны алаторкалылар чәчкәч кенә утырта башлый. Гомумән, суган үстерү, тәрбияләү серләре нәкъ шушы авылда саклана. Советлар Союзы чорында “Алаторка” совхозы Башкортстан, ил төбәкләрен суган белән тәэмин итүгә зур өлеш кертте. Һәр гаилә басуда 50 сутыйдан 9 тонна суган җыеп алды. Бу хезмәт өчен яхшы түләнде. Шәхси хуҗалыкларда да суган үстерүчеләр күп иде. Аны сатудан кергән акчага халык кирәк-ярагын алды, өс-башын юнәтте. Кызганыч, заманалар үзгәрде. Шулай да, бүген Алаторкада суган үстерү традициясен саклаучылар, бу кәсепкә тугры калучылар бар. Шуңа күрә без бүген дә Башкортстанның “Суган башкаласы” исемен лаеклы саклап киләбез.
Флорида Мөхәммәт кызы безгә 83 яшьлек Татьяна Савичеваның адресын бирде. Суган үстерү серләре турында кызыксынуыбызны ишетү белән аның йөзләре яктырып китте.
– Быел 20 сутыйдан ике тонна суган җыеп алдым, – ди ул. – Әгәр дә күмәртәләп тапшырыр урын булса, күбрәк тә үстерә алыр идем. Советлар Союзы чорында хөкүмәткә һәр елны ике йөк машинасы суган тапшырдык. Ул чакта суган акчасына җиңел машина алырга мөмкин иде. Шушы эшне тергезсәләр, халык моңа җиң сызганып тотынырга әзер. Бүген мин балаларыма, оныкларыма җитәрлек суган үстерәм. Сатарга да кала. Менә эшемне дәвам итүче Тамара кызым сезгә Иглин суганының үзенчәлекләре турында сөйләр.
Татьяна түтәй шулай диде дә, җил-җил атлап, каршыдагы яшел капкалы йортка алып китте. Җыйнак кына йортта безне урта яшьләрдәге ханым каршы алды.
Биредә суган үстерүчеләр династиясе вәкиле яшәвен ишек алдына үтү белән аңладык. Кадакларда чүпрәк капчыкларга тутырылган суган орлыгы эленеп тора иде. Йорт эчендә суган орлыгы тулы агач тартмалар өелеп тора. Өйдә майда куырылган тәмле суган исе таралган. Фотога төшерергә иде, дигәч, хуҗабикә чарлактан йодрык кадәр суганнар алып төште.
– Чын Иглин суганы менә шушындый була, – диде ул, алтын тышлы суганны учында әйләндереп. – Озынча һәм саргылт. Иглин суганы артык ачы да түгел, яхшы да саклана. Ләкин безнең орлыктан да юньләп суган үстерә алмаучылар бар. Моның үз серләре бар. Без түтәлләрне көздән үк әзерлибез. Апрельдә балчыкны учка йомарлап карыйбыз. Әгәр дә балчык учтан коелып төшсә, суган утыртабыз. Суган, башлыча, туфрак дымында үсә. Шуңа суны да яз коры килгәндә генә сибәбез. Гомумән, суганга су сибү киңәш ителми, чөнки аның кабыгы араларына су кереп кала һәм черетә башлый. Безнең суган йорт түбәсендә кышлый. Өстенә җылы япма бөркибез. Суганның кара орлыгы салкын ярата, аны ишегалдында сакларга кирәк. Шушы үзенчә-
лекләрне күз уңында тотканда, Иглин суганы кайда да мул уңыш бирә. Аны үстерүгә, өйрәнүгә һәм саклап калуга республика дәрәҗәсендә игътибар артса, кибет киштә-
ләребездә Иглин суганы гына булыр иде.
– Сәламәтлеккә зарланмыйм, – диде Татьяна Емельяновна безне озатырга чыккач.– Тыл һәм хезмәт ветераны мин, кырык ел умартачылыкта эшләдем. Көн саен биш чакрым йөгереп барып, йөгереп кайта идем. Агач эшен дә үз итәм, үз гомеремдә 7 йорт төзедем. Беләктә көч булганда эшләячәкмен әле! Эш кешене үтерми, савыктыра, яшәү көче бирә.
Әбекәй безне ихлас елмаеп озатып калды. Аның җитезлегенә күз тидерүдән курыксак та, моның сере тынгы бирмәде. Җавап үзеннән-үзе табылды: без салкын тигәч кенә суган ашый башлыйбыз. Ә менә алаторкалыларның табыныннан ул ел әйләнәсенә өзелми. Аларның сәламәт булуында, эш сөючәнлегендә Иглин суганының да өлеше зурдыр.