+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 ноябрь 2015, 21:10

Дәүләт биргәнне ала беләбезме?

Аерым районнарда адреслы социаль контракт нигезендә ярдәм алучыларның аз булуы аптырата.Башкортстанда авылда яшәүче аз тәэмин ителүче гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү буенча соңгы елларда нәтиҗәле эшләр башкарылды. Бер ел элек әлеге категория гражданнарга социаль контракт нигезендә ярдәм күрсәтү тәртибе кертелде, ягъни дәүләт тарафыннан бирелгән “старт капиталы” ярдәмендә аз тәэмин ителүче гражданнар шәхси ихаталары мөмкинлеген дә үстерә алачак. Социаль контракт буенча үз эшеңне ачу һәм халыкны эш белән тәэмин итү органнары аша һөнәри белем бирү каралган. Әйткәндәй, былтыр республикада теркәлгән 1407 социаль контрактның 1350се — (95,9 проценты) шәхси хуҗалыкларны алып бару максатына хезмәт итә.Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова сүзләренә караганда, 1350 кешенең 1328е балигъ булмаган балалы гаиләләр. Аларның 1043ендә өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләнә. Узган елда республика казнасыннан тормышта авыр хәлдә калган гражданнарга 52,5 миллион сум бүленсә, шуның 89,1 проценты, ягъни 46,8 миллион сумы, шәхси хуҗалыкларны үстерү максатын күз уңында тота. Әлбәттә, адреслы контракт социаль-икътисади яктан үзенең нәтиҗәле булуын күрсәтте. Акчага салып исәпләгәндә дә, мәсәлән, шәхси ихаталар биргән натураль туклану продуктлары күләменнән чыгып бәяләгәндә дә гаиләдә керем күләме арткан.Башкортстанда социаль контракт буенча дәүләт ярдәме Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы аша күрсәтелә. Кызганычка каршы, рәсми мәгълүматлардан чыгып фикер йөрткәндә, социаль контракт нигезендә ярдәм күрсәтү һәр районда да канәгатьләнерлек дәрәҗәдә тормышка ашырылмый. Моның сәбәбе халыкның активлык күрсәтмәвендәме, әллә урындагы власть органнарының тиешле дәрәҗәдә аңлату эше алып бармавындамы? Әйтик, шәхси хуҗалыгын үстерүгә социаль контракт нигезендә акча алучылар саны быел Мишкә, Архангель, Благовар, Чишмә, Дуван, Балакатай, Кырмыскалы һәм Благовещен районнарында 2-3 гаиләдән артмаса, Әбҗәлилдә бу күрсәткеч — 29, Баймак һәм Гафури районнарында — 24, Бакалыда — 22.Редакциягә “Нәрсә ул социаль контракт һәм аңа кемнәр дәгъва итә ала?” дигән сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр байтак. Министрлыктан алган мәгълүматларга нигезләнеп, гәзит укучыларны борчыган кайбер сорауларга җаваплар әзерләдек.

Мондый ярдәм алырга кемнәрнең хокукы бар?

Әлеге ярдәм Русия гражданы булган һәм Башкортстанда яшәүче аз тәэмин ителгән аерым категория гражданнарга бирелә. Аңа ия булу өчен гаиләдәге һәр кешегә бүлеп исәпләнгән керем яшәү минимумыннан түбән булырга тиеш. 1 августтан ул сумма 8545 сум тәшкил итә. Шушы шартларны исәпкә алып, түбәндәгеләр әлеге категориягә керә ала:

*күпбалалы гаиләләр
* балалы тулы булмаган гаиләләр (әтисе яки әнисе генә тәрбияләгән);
*баланы яки берничә баланы опекага алучы гаиләләр;
*гаиләдә инвалид бала тәрбияләүчеләр;
*әти-әнисе, яки аларның берсе инвалид булган балалы гаиләләр;
*ялгыз яшәүче хезмәткә яраклы гражданнар, ир-атлар — 18дән 60 яшькәчә, хатын-кызлар 18дән 55 яшькә кадәр булганда.

Социаль ярдәмне кайсы юнәлешләрдә файдаланырга була?

Адреслы социаль ярдәм күрсәтүнең шәхси хуҗалык­ларны үстерүгә юнәлтелгәне аеруча нәтиҗәле. Социаль контракт кысаларында дәүләт­тән акча алучылар ул сумманы савым сыерлары сатып алуга тотынды. Шулай ук, бу ярдәм акчасына дуңгыз, сарыклар, кош-корт һәм бал кортлары сатып алучылар да байтак булды.

Социаль ярдәмнең күләме күпме?

Шәхси хуҗалыкны үстерү максатына (яшелчәчелек, умартачылык шөгыленә, сыер малы, дуңгыз, сарык, кош-корт, алар өчен азык сатып алуга) тотынылган чыгымнар сметасы, программа кысаларында 50 мең сумнан артмаска тиеш.

Былтыр, мәсәлән, социаль адаптация программасы ниге-зендә шәхси ихаталар алган уртача сумма — 34644, быел 35670 сум тәшкил итте.

Быел әлеге юнәлештә ярдәм күрсәтү өчен республика казнасыннан 44,9 миллион сум бирү каралган булса, шуның 30 миллион сумнан күбрәге социаль контракт хуҗалары тарафыннан үзләштерелгән.

Социаль контракт аз тәэмин ителүче гаиләләр­нең тормыш дәрәҗәсен ничек яхшырткан?

Социаль контракт шәхси ихаталарда сыер маллары, кош-корт, сарык, дуңгызлар саны артуга китерде. Аз тәэмин ителүче гаиләләр үзләре җитештергән натураль продуктларны күбрәк куллана башлады. Бу аларга артып калганын сату мөмкинлеге бирде. Социаль контракт нигезендә ярдәм күрсәтелә башлаган 2014 елдан аз керемле гаилә­ләрнең бюджеты үсте. Үткән елда, мәсәлән, әлеге катего­рия­гә керүче гаиләләрдә яшәү-че һәр кешенең уртача айлык кереме 6,7 мең сум булса, быел бу сумма 6,9 мең сумга җитте.
Читайте нас: