+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 декабрь 2015, 21:26

“Аена 20 меңнән калганым юк”

Савучы булгач, Регинаның хезмәт хакы югарырак.Яшьләрне авылда калдыру проблемасы әлегә кадәр иң кискен мәсьәләләрнең берсе булып кала. 20-30 ел элек, хәтердә, авыр кул көченнән һәм авылда гади генә социаль шартларның булмавыннан качып китә иде алар. Бүген заманнар башкача. Балалар бакчасы, мәктәбе булмаган авыллар сирәк. Балаларны җылы автобуслар йөртә. Шулай булуга карамастан, рәсми мәгълүматларга караганда, Русиядә авыл җиреннән ел саен эшкә яраклы 1,5 миллион кеше күченеп китә. Әлбәттә, моны шәһәргә, яки аңа якынрак урынга күченеп китә, дип аңларга кирәктер.

Әгәр әлеге вакытта илдә халыкның 30 миллионы авылда яшәвен исәпкә алсак, мондый “тизлек” белән кимүдән якын киләчәктә аграр тармакта эшләргә кеше дә калмас кебек. Шулай да Русия Хөкүмәте якын елларда әлеге катего­риядәге кешеләрне 35 миллионга җиткереп тотрыкландыру турында “баш вата”. Мәсьәлә җитди. Әлеге максатка ирешү өчен федераль программалар, грантлар эшли. Әмма анысы да теләгән һәркемгә эләкми. Моның шулай икәнен власть органнары да, авылда нигез корып, үз җирендә хезмәт салырга теләүче һөнәр ияләре дә аңлап торадыр.

Әлеге проблемаларны авыл җирле­генә салып, Азат Хаков белән сөйлә­шәбез. Ул, утыз ел гомерен авыл хуҗа­лыгына багышлап, төрле вазыйфаларда эшләгән. Җиде ел элек “Еникеев” җәмгыяте рәисе итеп тәгаенләнде. Рес­публиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Югарыда телгә алынган проблемага карата уй-фикерләрен ишетергә теләү дә очраклы түгел, чөнки ул — Дүртөйле шәһәренә терәлеп урнашкан хуҗалык башлыгы. Кайсы җитәкчегә караганда да ул яшь­ләрне авылда калдыру “сер”ләрен яхшырак беләдер.

— Яшьләрне авылда эшкә кал­дыруның сере бик гади, — ди Азат Әхмәтзыя улы. – Ихтыяҗ һәм теләге булса, яшьләргә башта үз йортын булдырырга ярдәм итәргә кирәк. Икенчесе — тиешле хезмәт хакын түләү. Монысы, билгеле, катлаулырак. Яхшы эш хакы хуҗалык икътисадына, җитештерүгә бәйле. Без авылда әлеге проблеманы бары тик шул рәвешле хәл итә алдык. Яшь гаиләләр һәр авылда арта. Аларның үзләре белән дә якыннан таныша аласыз.

Регина һәм Данил Габидуллиннар гаиләсен рәис һәркемгә үрнәк итеп куя. Берсе — савучы, икенчесе — ветеринария табибы. Үзләрендә күмәк хуҗа­лык таралгач, янәшәдәге “Еникеев” җәмгыятенә эшкә урнашалар.
Азат Әхмәтзыя улы төшке ашка кайтып киткән Регинаны кесә телефоны аша шалтыратып чакыртты. Күп тә үтмәде, Көшелдән үз “Ока”сы белән килеп тә җитте ул. “Көттердем, ахры, машинаның “текә”рәге белән чыгасы калган”, — ди, шаянлык белән елмаеп, Регина. Ферма уңганының сайлап йөрерлек ике машинасы булуына эчтән генә сокланып та куйдым әле.

Регина Фирдәвис кызы Авыргазы районының Атҗитәр авылыннан. Көшел авылында яшәүче әнисенең туганына кунакка килә дә... килен булып кала. Инде 13 ел үтеп тә киткән. Ире Данил — авылда кулында “ут уйнаткан” ир-егетләрнең берсе. Өйләнешү белән авылда, әтисенең туган нигезендә калырга карар итәләр. Данилның 70 яшьлек әнисе Люция ханым да кайчандыр Дүртөйле районының уңган савучыла­рының берсе иде. Яшьлектә сайлаган һөнәренә тугры калып, өч дистә елдан артык фермада сыер сауды. Әле дә балаларының тормышына куанып, кулыннан килгәнчә ярдәм итеп гомер кичерә, дүртенче сыйныфта укучы оныгы Заринаны – мәктәпкә, биш яшьлек Маратны балалар бакчасына озата.

— Дүртөйле шәһәре тартмыймы, нишләп авылда калырга булдыгыз? — дип кызыксынам гаилә башлыгыннан.
— Кайтып-китеп, ике арада йөрү­челәр дә аз булмады авылда. Әгәр хуҗалык җитәкчелеге тарафыннан игътибар һәм ярдәм булмаса, бәлки, безгә дә “озын акча” эзләп китәргә туры килер иде. Җәмгыятьтә хезмәт хакы вакытында түләнә. Аена уртача 20 мең сумнан калганым юк. Савучы булгач, Регинаныкы югарырак. Үз йорт-ихатаң белән яшәгәч, тагын нинди шарт җитми инде?! — ди Данил.

Әтисе нигезендә яшәсә дә, Данил­ның авылда тагын 27 сутый җире бар. “Анысы миңа түгел, улыма. Ул да авылда калыр, дип ышанам”, — ди ул эчке бер горурлык белән. Биш яшьлек уллары Маратның нинди һөнәр сайларын әлегә фаразлап булмый. Әмма әтисе бер нәрсәгә ышана: аның улы, һичшик­сез, авылда калачак. Билгеле, әгәр әти кеше кече яшьтән улында авыл тормышын ярату хисе уятырына ышанмаган булса, болай дип әйтер иде микән? Төзеләчәк йортның быел нигезен дә салып куйганнар.

— Авылда үсеп, шәһәр тормышын өстен күрүче кешеләрне бик аңлап бетермим, — ди Регина. — Эше, яхшы хезмәт хакы булгач, шәһәргә китүнең мәгънәсен күрмим. Мал асраучыларга да хуҗалыгыбыз ярдәм итә. Быел 25 центнер ашлык алдык. Тагын шул кадәр үк аласы калды. Печәнен дә ихтыяҗга карап алабыз. Быел без “Авылны социаль үстерү” федераль программасына керү өчен документлар тапшырдык. Әгәр шарт-таләпләр үтәлсә, яңа йорт чыгымнарын Хөкүмәт каплаячак. Дөресен әйтергә кирәк, әлеге программа һәр авылда хуҗалыкта эшләүче кешеләргә яңа йорт салырга мөмкинлек бирә. Аграр тармакта эшләргә теләү­челәр өчен бу зур ярдәм булып тора, файдалана белергә генә кирәк...

Регина Габидуллина Иванай фермасында сыер сава. Дүрт савучыга йөзәр баш сыер туры килә. Хуҗалык “500 ферма” программасына кергәнче алты савучы эшләгән булган, хәзер саву заллары компьютерлаштырылган. Атнасына икешәр көн ял итәләр.

Кем әйтмешли, иртән уянгач, авыл мәшәкате колхоз эше белән генә чик­лән­ми. Шәхси ихаталарында да маллары ишле. Сыердан башка, симертүгә ике бозау үстерәләр. Кош-корт санын, гадәттә, көз көне суйганда гына исәп­лиләр.

Хуҗалыкның тотрыклылыгы, авыл­ларның нигезе ныклы булу да нәкъ Габидуллиннар гаиләсе кебек үз җирен яратучы һөнәр ияләренең күбрәк булуында.
Читайте нас: