+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 декабрь 2015, 21:38

Бәхет — туган җирдә

Роберт Ибраһимовның аграр тармактагы эш стажы ярты гасырга якынлашкан.“Бәхетемне туган җиремдә таптым”, — ди “Урал” җәмгыяте директоры, Русиянең һәм Башкорт­стан­ның атказанган авыл хужалыгы хезмәткәре, “Почет билгесе” ордены һәм Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнгән Роберт Ибра­һимов.

Әйе, аның 46 елдан артык эш стажы булып, шуның 35 елын хуҗалык белән җитәк­челек итүгә багышлаган. 1949 елның декабрендә җырларда җырлан­ган гүзәл Сөн буенда урнашкан Кыпчак авылында туып, алты балалы эшчән гаиләдә үсә Роберт Габит улы. Бәләкәй чагыннан ата-анасының төп ярдәмчесе булып, үзеннән кечерәк биш туганына үрнәк күрсәтә. Эшне җиренә җиткереп үтәү, максатка омтылучанлык кебек сыйфатларга ия була. Җәен печән чабып, Сөндә су коенган, йортта утын ярып, мал караган, кышын үзләреннән ерак кына урнашкан Аккүзгә, сигезенче сыйныфтан соң район үзәге Югары Яркәйгә чаңгы тагып укырга йөргән егет, урта мәктәпне тәмамлау белән хезмәт юлын башлый. Армия сафларына чакырыла. Беренче зур сынауны шунда үтеп, ул аннан медаль белән бүләкләнеп кайта.

Бер ел әзерлек курслары үткәч, Башкортстан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Студент чагында дәрестән соң вагон бушатып, җәйләрен хезмәт практикасында басуда тир түгеп, гомумән, тормыш авырлыкларын шактый татыган Роберт кайда барып эш башласа да уңар иде, әмма ул туган җиренә, туган туфрагына нык берегеп, яшәү асылын шунда тапты.

— Җир эшенә ныклап 1976 елда, кулыма диплом алып кайткач тотындым, — ди ул. — Дүрт ел районның Киров исемендәге колхозында (хәзер “Мир” хуҗалыгы) агроном, аннары шунда ук бер ел партия оешмасы секретаре булып эшләү тәҗрибә тупларга, гади хезмәт кешесенең кадерен белергә өйрәтте. Ул вакыттагы колхоз рәисе Мөхтәсәр Гайнуллинны, райкомның беренче секретаре, Социалистик Хезмәт Герое Тәлгать Рахмановны хөрмәт белән искә алам.
Тәвәккәллеген, авырлыклар алдында баш имәвен, оештыру сәләтен күреп, 1981 елның язында район җитәкчелеге аны “Урал” колхозына рәис итеп тәгаенли. Шул чордан соң илебезнең агросәнәгать тармагы күпме үзгә­решләр кичерде, күпме йокысыз төннәр, уйланулар аша үтәргә, тормыш куйган каршылыкларны җиңеп чыгарга туры килде Роберт Ибраһимовка. Ул җитәкләгән җәмгыять Илештә генә түгел, республика күләмендә танылу яулады.

Хуҗалык җитәкчесенең горурлык белән телгә алырлык казанышлары авылны үстерү белән бәйле. Кеше­ләрнең тормышын яхшырту, эшләгән, яшәгән җирен тагы да күркәмрәк итү максаты белән яна Роберт Габит улы. Яңалыклардан куркып тормау, эшне заманча оештыру, хуҗалык итүдә кеше факторын оста файдалану “Урал”да үз җимешләрен бирә. Басучылык һәм терлекчелек тармакларында югары уңышларга ирешү өчен биредә озак еллар дәвамында тотрыклы эш­чәнлек алып барылды. Нәтиҗәдә, хуҗалык тәҗрибә мәктәбенә әверелде. Районга чит төбәк­ләрдән тәҗрибә өйрә­нергә килүчеләр ураллы­ларның заманча хуҗалык итү ысулына, уңыш­ларына сокланып китә. Чит илләргә чыгып, алдынгы тәҗрибәне өйрәнү, галимнәр белән хезмәттәшлек итү терлек асрауны фәнни нигездә алып барырга мөмкинлек бирә. Җәмгыять 2004 елдан токымлы мал үрчетүгә махсуслашкан. Терлекчелектә яңа “Селэкс” программасы белән эшлиләр. Элегрәк ел әйлә­нәсенә 11000 центнер сөт сатылса, хәзер терлекләр шулай ук калса да, бу күрсәткеч 26000 центнерга җитә. Узган ел ураллылар “500 ферма” программасына кушылды. Рсай авылында урнашкан 200 баш савым сыерына исәп­ләнгән фермада һәм сөт блогында 9 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылган, 4 миллион сумлык җиһаз-корылма урнаштырылган. Нәтиҗәдә быел ун айда 14 миллион 737 мең сумлык саф табыш алынган.

Бүген ирешелгәннәр белән генә чикләнеп калмый тәҗ­рибәле җитәкче, яңа максатлар куеп, планнар кора, мөһим эшләрнең уртасында кайный.

Туган төбәген ныгыту өчен бөтен көчен салган Роберт Ибраһимов шәхси тормышын да уңышлы корды. Кәләшне туган районының Иштирәк авылыннан тапты. Рифа Мирзахәниф кызы белән Югары Яркәйдәге 1нче мәктәптә уку елларында танышып, дуслаштылар. Менә хәзер 42 ел иңгә-иң терәп, тормыш юлыннан бергә атлыйлар. Кызлары Лена Уфа дәүләт нефть техник университетында магистратурада белем ала. Мәдинә исемле оныклары үсеп килә. Дүрт дистәгә якын гомерен балалар укытуга багышлаган тормыш иптәше Рифа, гаилә учагын саклап, эштән арып кайткан ирен тәмле ашлар пешереп, ачык йөз белән каршылый.

— Роберт тәрбияле, алтын куллы, уңган ир, миңа ышанычлы тормыш иптәше, кызыбызга яхшы әти, оны­гыбызның яраткан карт­әтисе. Йорт-курадагы эшкә оста ул. Җәен йорт алдыбыз оҗмах бакчасына охшап утыра, нинди генә җимеш агачлары, чәчәкләр үсми икән анда? Бу гүзәллекнең барысына да аның көче салынган. Безнең генә түгел, күпсанлы туган­нарыбызның да акыллы киңәшчесе, авыр чакларда ныклы таянычы ирем, — ди ул горурлык белән.
Гомер — аккан су, дип дөрес әйтәләр. Роберт Габит улының гомере исә — туган төягендә кирәкле булып, тулыканлы, фидакарь хезмәт белән үткән еллар. Шушы вакыт эчендә үзен зирәк акыллы, киң мәгълүматлы остаз, кешелекле җитәкче итеп таныткан шәхескә тормышында яңадан-яңа биеклекләр, киләчәктә хезмәт уңышлары, иминлек, сәламәтлек телик.

Зәлифә КАШАПОВА,
Башкортстан Язучылар,
Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Читайте нас: