+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 декабрь 2015, 21:03

Дөньякүләм кризис үтәр, башларда көрчек булмасын!

Тышкы сәясәт үзәккә чыгу нәтиҗәсендә илдәге эчке мәсьәләләр игътибардан читтә калмыймы?Хәбәр ителүенчә, узган атнада Мәскәүдә Русия Президенты Владимир Путинның унберенче зур матбугат конференциясе узды. Ул “Россия-1”, “Россия-24”, “Беренче канал” телеканаллары һәм “Маяк”, “Вести ФМ”, “Русия радиосы” радиостанцияләре аша туры эфирда трансляцияләнде. 1390 журналист катнашкан матбугат конференциясендә ил Президенты 3 сәгать 8 минут дәвамында 32 сорауга җавап бирергә өлгерде.

Һәрвакыттагыча, тәүге сорау ил икътисадындагы гомум хәл турында булды. Бу җәһәттән “Комсомольская правда” гәзи­теннән сорау юллаучы Александр Гамов Президентка былтыргы зур матбугат конферен­циясендә ил икътисадының ике елдан, ягъни 2016 ел ахыры — 2017 ел башында, ныклы үсешкә чыгачагын вәгъдәләве турында да искә төшерде. Ни аяныч, хәлнең алай ук яхшы түгел­леген, ил икътисадының һаман да дөнья базарында нефть бәясенә нык бәйлелеген җавабында Владимир Путин да танырга мәҗбүр булды.

— Узган ел башында шушы хакта сүз алып барганда, дөнья базарында нефтьнең бер барреле 100 доллар тора иде һәм барлык исәпләүләр шуны күз уңында тотып башкарылды. Әмма ел ахырына ук нефтьнең бәясе ике тапкыр, 50 долларга кадәр төште. Һәм без алдагы ел бюджетын шуннан чыгып исәпләргә мәҗбүр булдык. Бүген исә хәл тагын да катлаулырак. Нефтьнең бер барреле дөнья базарында нибары 38 доллар тора. Шуңа төп финанс документына, мөгаен, ниндидер төзәтмәләр кертергә туры килер, — диде, атап әйткәндә, ил Президенты.

Шул ук вакытта, Владимир Путин билгеләвенчә, алдан фаразланганча, алай ук тиз үсешкә ирешелмәсә дә, төп макроикътисади күрсәт­кеч­ләрдә алга китеш бар.

— Русия икътисады кризис­ның иң югары ноктасын узды. Инфляция темплары югары булуга (ел башыннан күрсәткеч 12,3 процент тәшкил итте), төп капиталга инвестицияләр ки­мүгә (5,7 процентка), халыкның реаль керемнәре азаюга карамастан, статистика Русия икътисады кризисның иң югары ноктасыннан чыгуын күрсәтә. Аерым алганда, агымдагы елның икенче кварталында эш активлыгы тотрыклану билгеләре күзәтелә. Сентябрь-октябрьдә эчке тулай продукт үсеше 0,3 процент тәшкил итте. Майдан башлап сәнәгать продукциясен чыгару күләме кимү тукталды. Авыл хуҗа­лыгы өлкәсендә уңай динами­ка күзәтелә. Хезмәт базарында да тотрыклылык урнашты. Бу Хөкүмәтнең уңай эше турында сөйли, — диде ул бу җәһәттән.
Шуннан чыгып, әлеге хәл-шартлар алга таба да сакланган очракта, ил Президенты икъ­тисадның якын чорга үсеш фаразлары белән дә уртаклашты.

— 2016 елда икътисад үсеше 0,7 процент тәшкил итәчәк. 2017 елда исә үсеш — 1,9 процент, ә 2018 елда 2,4 процент булыр дип фаразлана, — диде ул.

Агымдагы икътисади хәлгә, дөнья базарында нефть бәя­сенең кискен түбән тәгә­рәвенә бәйле Владимир Путин әлегә бюджетка төзәтмәләр кертергә ашыкмау турында белдерсә дә, аңлашыла, узган елдагы оптимистик фараз­ларның акланмавы, иртәме-соңмы, дәүләт үз өстенә алган социаль йөклә­мәләр үтәле­шендә чагылыш тапмый калмаячак. Әйткәндәй, бу җә­һәттән халык өчен артык күңелле булмаган яңалык зур матбугат конференциясендә Президент авызыннан яңгы­рады да инде.

Мәгълүм булуынча, әлегә кадәр илдә пенсияләр ел саен инфляция күләмендә индек­сацияләнеп кимеде. Мәсәлән, быел ул 11,5 процентка индек­сацияләнде. Алдагы елда исә бу сан дүрт процент кына тәшкил итәчәк...

— Алдагы елда барлык категория, шул исәптән хәрби пенсионерларның да пен­сия­ләрен дүрт процент күләмендә индексацияләү каралган. Ил икътисадында хәлләр торышына караячакбыз. Әлбәттә, бу мәсь­әләне 2016 елдагы фактик инфляция буенча хәл итүне теләр идем. Әмма бу мөмкин булырмы-юкмы — һәрхәлдә, чынбарлыктан чыгып эш итә­чәкбез. Чөнки без бюджетны җимерә алмыйбыз, ахыр чиктә моңар­дан барыбызга да начар булачак, — диде шушы хакта сорауга җавабында ил Президенты.

Ил казнасында акча накыслыгы киләсе елларда пенсиягә чыгу яшенең артуына китерергә дә мөмкин.

— Русиялеләрнең уртача гомер озынлыгы арта һәм әле 71,5 яшь тәшкил итә. Шул ук вакытта, пенсия системасына акча кертүче эшкә сәләтлеләр саны кими, ә пенсионерлар арта. Бу хәлгә ничектер йогынты ясамасак, ул нәрсәгә китерәчәк? Пенсия системасындагы керемнең кимүенә. Иртәме-соңмы, дәү­ләткә пенсия күләмен киметергә, яки пенсия яшен арттырырга туры киләчәк, — диде Владимир Путин.

Шул ук вакытта, ил Президенты көрчек чорында да дәүләт компанияләре җитәк­челәренең һәм хезмәткәр­ләренең югары хезмәт хакы, Хөкүмәттән салым ташламалары алуын һәм Дәүләт иминлеге фонды акчаларыннан файдалануын нигезле һәм законлы дип атады.

— Әлбәттә, дәүләт ком­панияләре дә, дәүләт идарәсе органнары да нәтиҗәле эшләргә һәм нәтиҗәсез чыгымнарны кыскартырга тиеш. Әмма хезмәт хакларына, бонусларга, башка ташламаларга килгәндә, мәсьәлә дә шунда: башка хезмәткәрләргә түләү­ләр беренче җитәкчеләр­нең хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Ә безгә бу ком­па­нияләргә иң югары класслы, дөнья дәрәҗәсендәге белгеч­ләр килү кирәк. Һәм Русия гражданнары гына түгел, чит дәүләтләр вәкилләре, идарәчеләре дә. Аннары хезмәт базарында әлеге эш хаклары һәм бонуслар законлаштырылган, — диде атап әйткәндә Владимир Путин.

Әлеге җавап күпмил­лионлы Русия граждан­на­рының күңе­ленә ни дәрәҗәдә хуш килгәндер һәм алар арасыннан күпме кешедә ул хуплау тапкандыр — фаразларга гына кала. Безнең карашка исә, кризис чорында дәүләт компанияләре җитәкче­ләренең аппетитын берникадәр чикләү ил имиджына пенсия­ләрне еллык индексацияләүне инфляция дәрәҗәсеннән дүрт процентка калдырудан, аңа өстәп пенсия яшен арттыру турында сүз алып барудан ныграк сукмас иде кебек. Хәер, ил җитәкчелегенә яхшырак күре­нәдер инде...

Аңлашыла, үз чиратында, дөнья базарында нефть бәя­сенең кискен түбән тәгәрәве, шуңа бәйле күпчелек чимал сатуга нигезләнгән Русия икъти­садының акрын үсешүе, нәтиҗә­дә социаль йөкләмәләрнең “киселүе” тәү чиратта дәүләтара хәлнең тыныч булмавына, һәрьяклы санкцияләр, чикләү­ләр, йодрык төйнәүләр шартларында яшәвебезгә барып тоташа. Бәлки, шуңа да зур матбугат кон­ференциясендә сорау­ларның күпчелеге халыкара хәлгә, Көнбатыш, башка кыйтга дәүләтләре белән конфликтны хәл итү мәсьәләләренә кагылды. Һәм Владимир Путин җавап­ларыннан аңла­шы­луынча, Русия алга таба да үз позициясендә ныклы торачак. Атап әйткәндә, Төркия белән хезмәттәшлектә Русия Президенты “Илнең әлеге җитәкчелеге белән килешеп сөйләшү мөмкин түгел, аның белән дәүләтара хезмәттәшлек перспективаларын күрмим”, дип белдерде һәм бары тик гуманитар өлкәдә генә ниндидер бәйләнешләр мөмкин булуын сызык өстенә алды. Сүриягә килгәндә исә, әлеге дәүләт армиясе террорчылар пози­цияләренә һөҗүм иткәндә аларга ярдәм йөзеннән Русия авиациясенең бомбага тотуы дәвам итәчәген сызык өстенә алды. Русиялеләрнең хәвеф­сезлеген тәэмин итү механизмы эшләнгәнче Мисыр буенча чикләүләр дә алынмаячак. АКШка исә Владимир Путин нәрсә эшләргә, кемне сайларга, кемне сайламаска өйрәтмәскә һәм чит илләр эшләренә тыкшынмаска кушты. Шул ук вакытта, барлык мәсьәләләрне дә бергәләп хәл итәргә әзер булуыбыз хакында белдерде. Грузиягә бәйле хәлләрнең шундый төс алуында үзләренә үп­кәләсеннәр, диде. Украинага да 2016 елның 1 гыйнварыннан ташлама һәм префе­ренцияләр булмаячагы турында кисәтте. Бер сүз белән әйткәндә, җавап­лардан аң­лашылуынча, аерым кыйтгалар, дәүләтләр белән булган каршылыклар, санкцияләр алга таба да дәвам итәчәк. Димәк, икътисади җәһәт­тән дә дөньякүләм дәрәҗәдә ниндидер уңай үзгәрешләр, мәсәлән, нефтьнең барреле 100 долларга кадәр күтәрелүен көтәргә түгел.

Әлеге хәл-шартларда илнең нәтиҗәле үсеш баскычына чыгу өчен бердәнбер юл — Президент Владимир Путин ике атна элек җиткергән еллык Юлламасында билге­ләвенчә, эчке производствоны үстерү. Алдагы елларда без моңа сәләтле булуыбызны күрсәтә алырбызмы – вакыт күрсәтер. Шулай да әлеге максатка ирешергә телибез икән, ил җитәкчелеге дә үзенең дәүләтне үстерү стратегиясенә аерым төзәтмәләр кертергә тиеш дигән фикердәбез.

Һәрхәлдә, зур матбугат кон­ференциясендә Президент Владимир Путин ясаган кайбер белдерүләрдән соң шундый фикер калды. Пенсионерлар кесәсе исәбенә ил казнасын баетып булмаган кебек, һәр таш атканга таш атып та ерак китүебез икеле. Бәлки, безгә өйдәге хәлгә күбрәк игътибар бирергә, үзебездә булган ресурсларны нәтиҗәлерәк эшкә кушу турында уйланырга кирәктер. Ни гаҗәп, зур матбугат конфе­ренциясендә бу турыда сорауларда да, җавапларда да сүз бик аз булды...
Читайте нас: