+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 декабрь 2015, 22:10

Ихтыяр көче һәм ярдәм кирәк!

Кырмыскалы районындагы шикәр заводын һәм куертылган сөт җитештерү комбинатын тергезеп, эшкә кушу икътисади җәһәттән һәрьяклап отышлы булыр иде.Кырмыскалы районы республикада шикәр чөгендере үстерү буенча күп еллар алдынгы урында килә. Чәчү мәйданнары, татлы тамырны эшкәртеп алынган шикәр күләме буенча кырмыскалылыларга тиңләшкән район юк. Өстәвенә, биредә, шикәр чөгендере үстерүдән башка, Башкортстанда гына түгел, бөтен Русиягә даны таралган куертылган сөт җитештерүче Карлыман комбинаты эшләп килде. Узган гасырның 50нче еллары ахырында Белоруссиядә армиядә хезмәт иттем. Шунда азык-төлек кибетеннән сирәк кенә булса да банкалы татлы сөт ала идек. Иптәшләремә зур горурлык белән: “Сез яраткан бу продукция безнең Башкортстанда чыгарыла, — дип әйтә идем.

Берничә мисалга игътибар итегез. 1989-95 елларда район хуҗалыкларында шикәр чөген­деренең уртача мәйданы 6259 гектар тәшкил итә, заводка 143,6 мең тонна чөгендер тапшырыла. Алардан башка эшкәртүчеләргә Авыргазы хуҗалыкларыннан гына 55,3 мең һәм Гафури районыннан 22,1 мең тонна — барлыгы 221 мең тонна шикәр чөгендере тапшырылган. Бу чималдан завод ел саен 23,5 мең тонна шикәр комы җитештергән. Карлыман комбинаты елына 13,1 мең тонна продукция әзерләп чыгарган. Югарыда әйтеп үтелгән елларда шикәр заводында — 1200дән артык, куертылган сөт җитештерү комбинатында 670 кеше эшләгән. Кырмыскалы районы республикабызда шикәр чөгендере үстерүче кадрлар белән дан казанды. Әйтик, Бөек Ватан сугышына кадәр һәм аннан соңгы елларда чөгендер үстерүче Банат Батырованың хезмәт батырлыгы турында республикада белмәгән кеше юктыр. Аның кебек Социа­листик Хезмәт Геройлары Фәрит Садыйков, Раил Кама­лов, чөгендер үстерүче һәм аны комбайн белән казып алучы башка механизаторлар белән еш аралашырга туры килде. Илнең иң дәрәҗәле орденнары белән бүләкләнгән, мактаулы исемнәргә лаек булган, югары власть органнарына сайланган район чөген­дерчеләренең исемнәрен әйтеп чыгу да күп урынны алыр иде.

Башкортстан һәм Русиянең башка өлкәләрен татлы ризык белән тәэмин иткән Кырмыс­калы чөгендерчеләренә зур рәхмәтебезне белдерәсе генә кала. Кызганычка каршы, райондагы бу объектлар соңгы берничә елда үз эшен туктатты. Күптән түгел югарыда күрсә­телгән объектларның язмышы турында Кырмыскалы районы хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызов белән ачыктан-ачык сөйләшкән идем. Ул үз фикерен түбәндәге сүзләр белән җит­керде: “Банклар елына 5-10 процент ставка белән якынча 350 миллион сум кредит бирсә, без Карлыман шикәр заводын, куертылган сөт җитештерү комбинатын яңадан сафка бастыруны үз өстебезгә алырга һәм аларны район муниципаль милке итәргә ризабыз. Яңадан сафка баскан объектлар салынган чыгымнарны тиз арада каплый алачак”.

Аерып шуны әйтәсе килә. Кырмыскалы райо­нындагы сөренте җирләр безнең рес­публикада иң уңдырыш­лы­лардан санала, анда чөгендер үстерүдә зур тәҗрибә туплаган кадрлар бар. Әлбәттә, рес­пуб­ликада яңадан шикәр заводы төзелсә, халкыбызны татлы ризык белән тәэмин итү мөмкинлеге күбрәк булыр иде. Ләкин элек төзелгән, сакланып калган биналарны файдаланып, Кырмыскалы районындагы шикәр заводын, куертылган сөт җитештерү комбинатын кабат тергезү күп яктан отышлы булачак.

Зәки Кадиков,
Башкорт АССРы авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре,
Башкортстан Республикасы иҗтимагый палатасындагы өлкәннәр Советы әгъзасы.
Читайте нас: