+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 гыйнвар 2016, 02:00

Әл дә сез бар әле дөньяда!

Иглин районы үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәте халык сәламәтлеге сагында уяу тора.Катлаулы хәлләрдә сынатмас өчен, югары һөнәри белемнән тыш, кыюлык һәм осталык та таләп ителә. Бу сүзләр ашыгыч ярдәм хезмәтендә ал-ял белми эшләүче табибларга туры килә. Иглин районы үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм бүлекчәсе өлкән фельдшеры Фаил Җиһангиров та шундыйлардан. Уфа медицина колледжын тәмамлап, бишенче ел ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшли. Шушы чорда аңа күпне күрергә, бәлагә таручыларга беренчеләрдән булып ярдәм күрсәтергә туры килгән.

– 2014 елда чакыру буенча Иван-Казан авылына бардык, – дип хәтер дәфтәрен актарды Фаил Ринат улы. – Төн уртасы. Өч яшьлек бала дару ашап, аңын югалткан иде. Сулыш алмый. Йөрәгенә массаж ясап, үлем ”тырнагыннан” алып калдык. Савыккач, нәни кыз, әнисе белән килеп, рәхмәт әйтте. Безнең өчен дөньяда исән-сау калучыларның якты йөзен күрүдән дә зур шатлык юк.

Кайбер очракларда бәлагә таручылар үзләре гаепле. Даруларны сабый балалар кул җитмәслек урынга алып кую мөһимлеге турында һәр әти-әни яхшы белә. Моңа карамастан, күңелсез хәлләр булгалап тора. Водительләрнең юл кагыйдәләренә битарафлыгы аварияләргә сәбәпче була. Җәйге чорда исә өлкәннәр эссе кояш астында бакчада эшли. Нәтиҗәдә, йөрәге авыртучыларга, кан басымы күтәрелү­челәргә ярдәмгә ашыгырга туры килә. Былтыр декабрь уртасына кадәр 16 мең 646 тапкыр ярдәмгә чыктык. Гомумән, тәүлегенә уртача 45 тапкыр чакыруга барабыз. Без сынатмаска, тизрәк барып җитәргә тырышабыз.

Дәваханәдә 11 фельдшер хезмәт сала. Гөлшат Мельникова белән Римма Лесникова иң тәҗрибәлеләрдән санала. Шулай ук, районда Олы-Теләк авылында да ашыгыч ярдәм бүлекчәсе бар. Бу хезмәтләр махсус машиналар, тиешле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Моңа карамастан, күңелсез хәлләрдә кеше гомерен коткару Фаил Ринат улы кебек курку белмәс, сынатмас табибларның уяулыгына бәйле. Шуңа да аларга “Әл дә сез бар әле дөньяда!” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.
Читайте нас: