+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 гыйнвар 2016, 02:00

Чын депутат шундый була!

Илһам Хәкимов халык мәнфәгатьләрен хәстәрләп кенә калмый, шәхси үрнәк күрсәтеп тә якташларын үзе артыннан ияртә.Соңгы еллар Борай районының социаль-икътисади яшәешендә һәрьяклап уңай үзгәрешләр белән билгеләнде. Район үзәгендә һәм авылларда бихисап мөһим социаль объектлар калкып чыкты, инфраструктура яхшырды, халыкны хезмәтләндерү сыйфаты яңа дәрәҗәгә күтәрелде.Социаль юнәлештә район җитәкчелеге тарафыннан җәелдерелгән шушы рәвешле колач­лы эшләрне тормышка ашыруга урындагы депутатлар да лаеклы өлеш кертә. Бу җәһәттән Борай төбәгендә аларның һәркайсы чын-чыннан халык мәнфәгатьләре белән янучы халык вәкиле булып тора.

Илһам Хәкимов район Советы депутаты булып өченче ел эшли. Моңа кадәр исә, төп эшеннән тыш, берничә чакырылышта авыл Советы депутаты йөген тарткан. Бәлки шуңа күрә дә район дәрәҗәсендәге депутат бурычларына тиз арада керешеп киткән.

— Кушманак, Каенлык авыл биләмәләре буенча сайланган депутат буларак, аеруча әлеге хакимиятләр һәм алардагы торак пунктлар халкы белән тыгыз бәйләнештә эшлибез. Мәсәлән, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Кушманак авыл биләмәсе хакимияте һәм урындагы халык ярдәме белән Абзай авы­лында мемориал ачылды. Каенлык авыл билә­мәсенә караучы Бигәнәй авылында юлга ком-таш салынды, ул тулысынча тәртипкә китерелде. Мондый мисалларны тагын да китерергә була һәм алдагы чор­га да бу җәһәттән ниятләгән мөһим башлангычлар аз түгел. Иң мөһиме, урындагы халык күтәргән һәм без район Советы, хакимият карамагына чыгарган бер генә мәсьәлә дә игътибардан читтә калмый. Иң четерекле мәсьәләләрне дә район җитәкчелеге нәтиҗәле хәл итү хәстәрен күрә. Мондый хәл-шартларда безгә — депутатларга да халык белән эшләве җиңел, вәкиллекле власть органнарына аларның ышанычы арта, — ди бу уңайдан зур канәгатьлек белән Илһам Фәһап улы.

Депутатка ышанычны, әлбәттә, аның үз бурычларын нәтиҗәле башкаруы гына түгел, шәхси сыйфатлары һәм һәрьяклап үрнәкле булуы да ныгыта. 1969 елда районның Абзай авылында туып, Каенлык урта мәктәбеннән соң Уфа урман техникумын, Баш­­корт­стан дәүләт аграр университетын тәмам­лаган, Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән Илһам Хәкимов менә инде чирек гасыр Борай урманчылыгында намуслы тырыш хезмәт сала. Шул исәптән соңгы җиде елда участок лесничие булып эшли ул. Бу җәһәттән Илһам Фәһап улы иңнәренә никадәр җаваплы бурыч салынуы шуннан да ачык күренә: бүген ул янә ике хезмәттәше белән берлектә 7 мең гектардагы урман өчен җавап бирә. Яшь үсен­теләр утырту, урманнарны карау, чистарту, саклау бурычы да аларга йөкләтелгән. Ә инде эшне Илһам Хәкимов чын-чыннан тел тидергесез башкара. Бу хакта аның күпсанлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары да сөйли. 2014 елда исә алдынгы хез­мәткәргә “Башкортстан Республикасының атказанган урманчысы” дигән мактаулы исем бирелгән.

Илһам Хәкимов күркәм гаиләсе белән дә якташларына үрнәк булып тора. Тормыш иптәше Раушания ханым белән үзләре кебек булдыклы ике ул үстерәләр, аларга, чын-чыннан, ныклы хезмәт тәрбиясе бирәләр. һәрхәлдә, күпләп мал асраучы, умарта тотучы хуҗалыкта балаларның илке-салкы йө­­рүенә юл куелмый, малайлар чын егет булып, эшкә өйрәнеп, хезмәт чыныгуы алып үсә. Алдагы чорда исә Илһам Хәкимов шәхси ихатасын тагын да киңәйтеп, фермер хуҗалыгын оештыру теләге белән дә яна.

Кыскасы, район Советы депутаты халык мән­фә­гать­ләрен хәстәрләп, аларны борчыган мәсьә­ләләрне хәл итеп кенә калмый, күркәм тормыш рәве­ше белән дә якташларына үрнәк күрсәтә, үзе артыннан әйди. Чын депутат нәкъ шулай булырга тиештер дә! Бу җәһәттән Борай районындагы алдынгы тәҗрибә башкалар өчен дә яхшы үрнәк булып тора.
Читайте нас: