Әлеге документларда билгеләнгәнчә, эшләр кулдан язма рәвештә, почта һәм факс элемтәсе, электрон почта аша, шулай ук, “Башкортстан Республикасы власть органнарының кабул итү бүлмәсе web-сервисына кабул ителә. Барлык язма мөрәҗәгатьләр дә өч көн эчендә теркәү үтеп, Башкортстан Башлыгы, Хөкүмәт Премьер-министры, аның урынбасарлары тарафыннан карала һәм тиешле йөкләмәләр белән чара күрү өчен республиканың башкарма власть органнарына, муниципаль район һәм шәһәр округлары хакимиятләренә, тәгаен оешмаларга җибәрелә.
Бу җәһәттән узган елда республика Хөкүмәтендә җәмгысы 14 мең 313 мөрәҗәгать кабул ителгән. Эчтәлегеннән чыгып, аларның 1476сы – Башкортстан Башлыгы Хакимиятеннән, 6442се – Русия Президенты Хакимиятеннән, 131е – Дәүләт думасыннан, 486сы – ил Хөкүмәте Аппаратыннан, 5778е почта аша, кулдан һәм электрон почта белән башка чыганаклардан алынган. 2024 мөрәҗәгать Башкортстан Хөкүмәте Аппаратында контрольгә куелган. Янә килеп, югары дәрәҗәле органнардан гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш турында мәгълүмат сорап 632 запрос килгән.
Гражданнарны күпчелек нинди мәсьәләләр борчый соң? Республика Хөкүмәтеннән хәбәр итүләренчә, 14 мең 313 мөрәҗәгатьтә җәмгысы 14 мең 692 мәсьәлә күтәрелгән. Аларның иң зур өлеше – 5713 сорау (38,9 процент) – торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагыла. Мөрәҗәгать итүчеләрнең 22,3 процентын (3272 сорау) икътисад үсеше мәсьәләләре борчый. 3171 сорауда (21,6 процент) социаль мәсьәләләр күтәрелгән. 2240 сорау (15,2 процент) дәүләт, җәмгыять үсеше мәсьәләләренә һәм сәясәткә кайтып кала. 296 сорау бирүче (2 процент) оборона, хәвефсезлек һәм законлылык мәсьәләләре белән кызыксынган.
Һәр өлкәдәге мәсьәләләргә аерым килгәндә исә халыкны әле һаман да иң күбе торак белән тәэмин итү һәм авария хәлендәге торактан күченү мәсьәләләре борчый. 934 мөрәҗәгатьтә, ягъни барлык мөрәҗәгатьләрнең 6,4 процентында нәкъ әлеге мәсьәлә күтәрелгән. Тагын да шул, әлеге мәсьәлә белән мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге – Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары, пенсионерлар, мәҗбүри рәвештә күченеп килүчеләр, запастагы офицерлар һәм авария хәлендәге торак хуҗалары. Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү, торак субсидияләре, торак сатып алуга кредит бирү мәсьәләләре дә популяр булып кала. Кызганычка каршы, торак сатып алганда алданган гражданнар мөрәҗәгатьләре дә алар арасында аз түгел.
Иң күп мөрәҗәгатьләр исә, һәрвакыттагыча, Уфа (22 процент), Стәрле-тамак (7 процент), Октябрьский (3 процент), Салават (2,3 процент), Нефтекама (2 процент) шәһәрләреннән һәм Уфа (2,3 процент), Стәрлетамак (1,3 процент), Иглин (1,2 процент), Туймазы (1 процент) районнарыннан килгән.
Әйткәндәй, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында тулы мәгълүмат Башкортстан Хөкүмәтенең рәсми порталында http:/www.pravitelstvorb.ru адресы буенча урнаштырылган. Анда кереп, гражданнар дәүләт власте органнары җитәкчеләренең күчмә кабул итү графиклары, Хөкүмәт Регламенты, кабул ителгән мөрәҗәгатьләрне анализлау, бәйләнеш реквизитлары, Хөкүмәткә интернет-мөрәҗәгать итү турында тулы мәгълүмат алала.
Гражданнар мөрәҗәгатьләрендә күтәрелгән мәсьәләләрнең тиз арада, күпьяклы һәм объектив тикшерелүен һәм тиешле җавап юллануын тәэмин итү, әлеге эштә җитешсезлекләрне кичектергесез гамәлдән чыгару максатында Хөкүмәттә ныклы һәм даими контроль булдырылган. Аеруча закон бозу, коррупция, вазыйфадан шәхси мәнфәгатьләрдә файдалану очраклары турында, ягъни гомум җәмгыять үсешенә кагылышлы мәсьәләләр шундук игътибар үзәгенә алына.
Мөрәҗәгатьләр буенча эшнең вакытында башкарылуын “Дело” электрон документлар әйләнеше системасындагы бүлек җитди контрольдә тота. Бу хакта мәгълүмат атна саен Хөкүмәт Премьер-министры урынбасарына җиткерелә.
Хөкүмәткә гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне тикшерү турындагы мәгълүматлар белән ярты ел саен, шулай ук, Башкортстан Башлыгы таныша. Бу хакта тиешле мәгълүмат Хөкүмәтнең рәсми сайтында һәм республиканың рәсми киңкүләм мәгълүмат чараларында бастырыла. Ә инде ел нәтиҗәләре Башкортстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкилгә җибәрелә.
Әлбәттә, һәркемнең үзен борчыган мәсьәлә буенча Хөкүмәткә, Башкортстан Башлыгына мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булмаска да мөмкин. Шуны исәпкә алып, Хөкүмәт күрсәтмәсенә ярашлы, Премьер-министр урынбасарларының һәм дәүләт власте органнары җитәкчеләренең алдагы кварталга гражданнарны күчмә кабул итү графиклары расланган, бу хакта киңкүләм мәгълүмат чараларында җиткерелә.
Премьер-министр урынбасарлары гражданнарны, шулай ук, Уфа шәһәре, Тукай урамы, 46 адресы буенча Хөкүмәт Аппаратында да кабул итә. Кабул итү графигы турында мәгълүмат http:/www.pravitelstvorb.ru рәсми сайтында урнаштырылган.
Бу җәһәттән бары тик узган елда гына Премьер-министр урынбасарлары Хөкүмәт Аппаратында 33 гражданнарны кабул итү үткәргән. Әлеге төр кабул итү барышында алар 250 гражданны тыңлаган. Янә килеп 30 күчмә кабул итү барышында Премьер-министр урынбасарларына 216 кеше мөрәҗәгать иткән.
Дәүләт власте органнары җитәкчеләре исә шушы вакыт эчендә 226 гражданнарны күчмә кабул итү үткәреп, 1526 кешенең соравына җавап биргән һәм мәсьәләне игътибар үзәгенә алган.
Күренүенчә, республика дәрәҗәсендә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән колачлы эш алып барыла. Шул ук вакытта урыннарда, ягъни муниципаль дәрәҗәдә халык мөрәҗәгатьләренә игътибар артса, Хөкүмәткә ярдәм сорап хат юллаучылар саны сизелерлек азрак булыр иде дигән фикер кала. Һәрхәлдә, узган атнада Башкортстан буенча Баш федераль инспектор Андрей Чечеватов үткәргән гражданнарны кабул итү дә нәкъ шуны раслады. Барлык сигез мөрәҗәгатьтә дә диярлек урыннарда хәл ителергә тиешле мәсьәләләр күтәрелде.
Әлбәттә, моның белән халык республика власть органнарына азрак мөрәҗәгать итсен иде, дип, теләмибез. Киресенчә. Аерма фәкать шунда гына: урындагы мәсьәләләрнең урында хәл ителеп, гражданнарның республика власть органнарына күбрәк рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итүен күрәсе килә. Ахыр чиктә ил күләмендә үткәрелүче барлык дәрәҗә власть органнарының да нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән дәүләт сәясәтенең асылы да нәкъ шуңа кайтып кала бит!