+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 февраль 2016, 02:00

Хоккейчы да, тимурчы да алар

Балалар йортында тәрбияләнүчеләр төрле яклап үсеш ала.2002 елда Борай районының Шабай авылында балалар йорты ачыла. Бүген биредәге мәктәптә 48 укучы белем алса, аларның яртысыннан күбрәге балалар йортында тәрбияләнүчеләр.

— Бердәм, тату коллективыбызда 24 ­кеше эшли, — ди Шабай балалар йорты директоры Рәдис Вахитов. — Тәрбияләнүчеләребезнең күбесе — малайлар, сигезе генә кыз бала. Шуңа тәрбиячеләребез арасында ир-егетләр дә булуы күңелле. Флүс Әхмәтшин, Ришат Шәйнуров, Айдар Хәбиров — балалар күңеленә изгелек орлыклары салучы, акны карадан аерырга өйрә­түче, үз һөнәрләренә мөкиб­бән шәхес­ләр. Башка тәрбияче­ләребез хакында да мактау сүзләре генә әйтеп була.

Рәдис Мәснәви улы — балалар йорты ачылганнан бирле аның алыштыргысыз җитәкчесе. Коллективта белемле, балаларны чын күңелдән яратучы кадрлар туплануы — нәкъ менә аның хезмәт җимеше.

— Учреждениенең 25 сутый җире бар, — дип дәвам итә директор. — Анда бәрәңге, кишер, чөгендер, суган, кыяр, помидор һәм башка яшелчә-җимеш үстерәбез. Теплица да алдык. Үстерелгән уңыш, ашханәдә эшкәр­телеп, балалар өчен тәмле ризыкларга әверелә. Яңа елга кадәр үзебезнең бакча нигъмәтләре белән дә сыйлана алар. Балаларга хезмәт тәрбиясе бирү дә әһәмиятле. Киләчәктә тормышта үз юлын, урынын тапсын, җәмгыятькә файдалы шәхес булып формалашсын өчен бала кечкенәдән икмәкнең тир түгеп табылуын белеп үсәргә тиеш.

Балалар буш вакытын файдалы да, кызыклы да итеп үткәрсен өчен тәрбиячеләр күп көч сала. Алар тырышлыгы белән Шабайда алтынчы ел инде кышларын хоккей тартмасы эшләп килә. Балалар йорты спортчылары өчен махсус хоккей формасы да сатып алынган. Горурланып искә алырлык җиңүләре дә бар: Борай районы хакимияте башлыгы кубогын яулаган алар, Бөре шәһәрендә уздырылучы ярышларда да даими катнашалар.

— Фәһемле сәяхәтләргә еш чыгабыз, — ди Рәдис Мәснәви улы. — Тәрбияләнүчеләребезнең республика башкаласында гына түгел, Мәскәүдә дә булганы бар. Былтыр Кырымда ял итеп, матур тәэссоратлар белән кайттылар.

Балалар йортында шахмат, “Оста куллар” түгәрәкләре уңышлы эшли. Малайлар бик теләп милли көрәш, армреслинг белән шөгыльләнә. Кызлар өчен аш бүлмәсендә махсус дәрес­ләр үткәрелә: булачак хуҗабикәләр токмач кисәргә дә, төрле салатлар ясарга да, аш-су әзерләргә дә өйрәнә. Үзаллы тормыш көтә башлагач, боларны белү бер дә артык булмаячак.

Канат ныгытып, балалар йортыннан мөстәкыйль тормышка аяк басучы тәрбияләнүчеләренең язмышы белән дә һәрдаим кызыксына остазлары: мәктәпне тәмамлаучыларга һөнәр сайлаганда да, уку йортларына кергәндә дә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр, тулай торакка урнаштырып кайталар. Алар арасында Нефтекама шәһәрен­дәге машина төзүчеләр, нефть кол­ледж­ларында белем алучылар күп. Ка­никулларда балалар йортына кунакка кайталар.
— Беркетелгән торагы булмаган һәр баланы, 14 яше тулгач та, фатир алу өчен чиратка кую хәстәрен күрәбез, — ди директорның укыту буенча урынбасары Илсөяр Сафиуллина. — Тәрбияләнүчеләребезне тораклы итү мәсьәләсе белән район хакимияте җитди шөгыльләнә. Былтыр, мәсәлән, ятимнәр өчен Борайда икешәр фатирлы өч йорт төзелде.

Балалар йортында күп еллар тимурчылар хәрәкәте эшләп килә икән. Кызлар, малайлар буш вакытында авылдагы ялгыз әби-бабайларга бик теләп ярдәм итә. Кар көрәү, су китерү кебек эшләрне башкарырга бер дә иренеп тормыйлар, авыл аксакаллары, ак әбиләр белән аралашу балаларны рухи яктан тагын да баета, күңелләренә иман нуры өсти.
Читайте нас: