Әйе, без әби-бабаларыбызның илләр генә тыныч булсын, дигән теләкләрен сеңде-реп үскән буын. Русия халкы беркайчан да җиңел яшәмәгән, сугышлар булып торган, ачлык-ялангачлык интектергән, түрә-ләрнең башбаштаклыгыннан, гаделсезлегеннән изелгән. Әле икмәккә туюыбызга да чагыштырмача аз вакыт үткән. Бүген дә күпләр очын-очка ялгап көн күрә. Ләкин халык барыбер зарланмый, башын иеп яшәвен дәвам итә. Аның өчен иң мөһиме — тынычлык. Әмма менә соңгы ике елда иртәгәсе көне-безгә ышаныч какшады, әле Европадан, әле Америкадан төрле янаулар ишетелә. Шушы шартларда халыкның тынычлык теләве — табигый хәл.
Ләкин шундый сорау тынгы бирми: тиеннәргә риза булып, акча, пенсия арттыруны таләп итмичә, тынычлык теләп кенә яшәгән халыкка властьлар бераз гына булса да игътибарын арттырырмы? Бөтен тормыш Мәскәү белән Кремль тирә-сендә генә әйләнми бит. Башкасы да бар. Ләкин радио-телевидение бу хакта дәшми, гәзит-журналлар сирәк яза. Интернетта соңгы берничә елда социологларның ни белән кызыксынганын караган идем. Баксаң, алар ил төбәкләрендә-ге хәлләргә бөтенләй битараф икән. Бөтен тикшеренүләр дә зур сәясәт, Путин чыгышлары тирәсендә бөтерелә. Кем әйтмешли, Болотный мәйданы турында Русиядәге бөтен сазлыклар, урманнар һәм болыннардан да күбрәк язалар. Радио һәм телевидение уен-көлкегә көйләнгән: җырлыйлар да, бииләр. Соңгы сораштыруларның нәтиҗәсе мондый: имеш, 1990 елдан алып илдә бәхетле кешеләр саны биш тапкыр арткан. Ә киләчәккә оптимизм белән караучылар аннан да күбрәк. Шунысы кызык, танышларым арасында андыйлар юк дәрәҗәсендә. Хәлвә дигәннән генә авыз балланмый шул.
Шул ук вакытта төбәкләрдә тормыш соңгы ун елда бөтен-ләй үзгәрешсез кала. Проблемалары да шул ук. Хрущев бабайның биш катлы йортларында, җимерек өйләрдә һәм баракларда яшәүче миллионлаган кешене безнең самолет-ларның Сүриядә ничә террорчыны кырганы да, Украинада ничә Ленин һәйкәлен аударулары да, Президент Обаманың рейтингы күпмегә төшкәне дә аз кызыксындыра. Аларны бәяләрнең котырып үсүе, хәерчелек, халыкның катламнарга аерылуы борчый. Ә менә социологик тикшеренүләр халык-ның 52 процентының бәяләр үсүе, сумның түбән тәгәрәве уңаеннан да борчылмавын күрсәтә, хәтта. Кайда кемне тикшерә икән алар?
Илдә финанс хәлнең тотрыксызлыгы халыкның имин катламын ныграк хәвефләндерә. Барыннан да элек, бюджетка якын булган чиновникларны. Аларның үз хәсрәте. Чит илләргә чыгуны тыйсалар, нишләргә? Сумны долларга әйләндерми башласалар? Ә балаларны Лондонда укытырга каршы килсәләр? Элита нидәндер курка. Һәм анык чаралар күрә дә башлаган. Былтыр сигез ай эчендә 200 меңнән артык югары квалификацияле белгечнең илдән чыгып китүе шушыңа дәлил. Хәтта бөтен коллективлары белән китүчеләр бар. Сәбәбе билгеле: финанслауны кыскарту нәтиҗәсендә инновацион проектлар ябылу.
Совет власте заманында Русиядә бәхет турында 30 мең җыр язылган диләр. Аларның күбесен бүген дә рәхәтләнеп җырлыйлар. Ә бәлки, чыннан да, ничек яшәүләре турында халыкның исенә төшермәскә кирәктер. Телевизор көне-төне Сүрияне күрсәтсен, әйдә, Германиядәге болганышлар белән башны ватсын. Ә безнең халык җырласын. Әнә экспертлар алдагы ун елда билләрне тагын да кысыбрак буарга туры килер, дип куркыта. Ә халык бәхет турында җырлый. Аның тынычлыгын бозу нигә кирәк? Кеше шул җырларны җырлап булса да үзен бәхетле тойсын.