+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 март 2016, 02:00

Сатып алучы һәрвакыт хаклымы?

Сыйфатсыз товарга юлыккан очракта иң мөһиме – югалып калмаска кирәк.Русиядә бу көн моннан 24 ел элек “Кулланучы хокукларын яклау турында”гы закон кабул ителгәннән соң билгеләнә башлый.

Без көн саен азык-төлек, кирәк-ярак сатып алырга кибеткә керәбез, хезмәтләндерү үзәкләренә мөрәҗәгать итәбез, транспортта йөрибез. Ком­муналь һәм медицина хез­мәтләреннән файда­ла­набыз, төрле түләүләр башкарабыз. Сатучы яисә җитеш­терүченең җавапсызлыгы аркасында кулланучы алданырга, шул рә­вешле сәламәтлегенә зыян китерергә дә мөмкин. Бу – “Кулланучы хокукларын яклау турында” законны бозу нәтиҗәсе.

Кибеттә сатучы һәм сатып алучы арасында барган низагта “Клиент һәрвакыт хаклы” дигән сүзләрне ишетергә мөмкин. Ә кулланучы һәр­вакытта да хаклымы соң? Шушы сорау белән кулланучылар хокукларын яклау буенча “Хаклык” төбәк иҗтимагый җәмгыяте юристы Оксана Бабичевага мөрәҗәгать иттек.

– Кулланучы һәрвакытта да хаклы, чөнки ул сатып алучы, – диде белгеч. – Күпчелек очракта сатып алучы алданган, хокуклары бозылган хәлдә дә үзен яклап белгечләргә мөрәҗәгать итми. Чыгымнар таләп ителер, вакыт бушка гына узар дип уйлый. Дәгъва гаризасы вакытында һәм дөрес итеп язылса, мәсьәлә, гадәттә, уңай хәл ителә. Һәрхәлдә, кибет хуҗасы, эш тирәнгә киткәндә, чыгымнар зур булачагын яхшы аңлый.

Сатучыдан мәгълүмат булмыйча, җитешсезлекләр ачыкланса, кулланучы сыйфатсыз товарны – шул ук төрле­сенә, өстәмә хак түләп, башкасына алыштырырга, хак киметүне, товар­ның җитешсезлекләрен төзә­түне яисә чыгымнарын каплатуны, сату-алу килешүен үтәү­дән баш тартып, товар өчен тү­ләнгән акчаны кайтаруны таләп итәргә хокуклы, диелә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” законда. кулланучы сыйфатсыз товарны сатучы таләбе белән һәм аның исәбенә китереп бирергә тиеш. Үз хокукла­рыңны белү мө­һим. Мондый хәлгә тарыганда, юрист­­ларга мө­рә­җәгать итәргә кирәк. Сорауга җавапны интернет чел­тәрен­нән эзләргә, яки кулланучылар хокукларын яклау буенча җәмгыять белгеч­ләре белән киңәшләшергә мөмкин. Алар һәрвакыт кулланучы яклы, теге яки бу хәлдә дөрес юнәлеш бирергә, юридик ярдәм күрсәтергә әзер.

Соңгы вакытта көнкүреш техникасы, кыйммәтле кесә телефоннарының сыйфатына зарланып мөрәҗәгать итүчеләр күп булуын белдерде белгеч. Гадәттә, эш судка барып җитми, дәгъва язылганда, сыйфатсыз товар өчен түләнгән акча сатып алучыга кайтарыла.

Затлы туннарның күпләп сатылуы да өстәмә мәшәкатьләр тудыра. Бер ханымга ире башкала кибет­ләренең берсеннән кыйммәт­ле тун алып бирә. Ике ел үт­ми, өс киеме үзеннән-үзе тө­сен югалта, җиңнәре ямьсез­ләнә. Вакыт үтүгә карамастан, тәҗрибәле юристлар эшкә тотынгач, суд аша кулланучы­ның хокукы яклана. Нәтиҗә­дә, кибет тунның тулы хакын, суд чыгымнарын һәм әхлакый зыян өчен зур гына күләмдә акча түли.

– Без эшне ахырына җитке­рәбез. Югары судка һәм Мәс­кәү судларына да документлар әзерләп тапшырабыз, – дип дәвам итә юрист. – Анда җи­ңүе­без – кулланучыга профессиональ ярдәм күрсәтә алуыбыз, максатка ирешүе­без нәти­җәсе ул. Кеше­ләрдән чын кү­ңел­дән рәхмәт сүзе ишетү – эшебезгә иң зур бәя, ул безгә хезмәт дәрте өсти.
– Дәгъва белән кибеткә мөрәҗәгать иткән очракта, төр­ле сәбәпләргә сылтанып, документны кабул итмәсәләр, нишләргә? – дип кызыксынам Оксана Анатольевнадан.

– Сатучы законлы таләбе­гез­не кире какса, шундый киңәш бирәбез. Берен­чедән, кибетнең исемен, адресын, үзегезнең исем-фамилиягезне, адресыгызны, телефоныгызны күрсә­теп, мәсьә­ләне җентекләп аңла­тып, анык таләбегезне куеп (ак­ча кайтарумы, товарны алыш­тырумы) ике данәдә дәгъва языгыз. Сатучы аны алмыйм дип карышса, ике шаһит ярдәмендә акт төзелә. Ләкин ул шаһит­лар­га судта чыгыш ясарга тиеш булуларын әй­тергә кирәк. Икен­чедән, җавап алуны хәбәр итү шарты белән почта аша хат җибәрергә кирәк. Хөрмәтле сатып алу­чы­лар, товарның чегын алырга онытмагыз! Техник җиһазның урыс телендә язылган аңлат­масын да таләп итегез. Азык-төлеккә килгән­дә, яраклылык вакытына игътибар итегез, юкса хәзер, шәһәрдә генә түгел, авыл­ларда да кибетләр җитәр­лек. Берсендә шик туса, икенче­сенә кереп алырга мөмкин!

Кызганычка каршы, халык, хокукларын яклау урынына, сыйфатсыз әйберне ташлауны хуп күрә. Ә бит сатучылар, бозык товарны вакытында ки­тергәндә, кулла­нучыларның законлы хокукларын таный.

Соңгы елларда кредит алуга бәйле шулай ук проблемалар күп. Аеруча машина, фатир сатып алганда – уяу, документларга имза куйганда юристлар игътибарлы булырга чакыра. Килешү төзегәндә шик туса, ашыкмыйча, бел­геч­ләр белән киңәш­ләшү мең бәладән коткарачагын исе­гездән чыгармасагыз иде.
Читайте нас: