Аерым алганда, тәүге ике айда Башкортстанда азык-төлек бәясе — 1,6, азык-төлек булмаган товарлар — 1,8, хезмәтләр 0,6 процентка арткан. Мәсәлән, азык-төлек товарларыннан сөт — 1,9, сөт продуктлары — 1,8-3,6, колбаса-сосискалар — 1,6-3,7, балык консервалары, борчак һәм ярмаларның аерым төрләре 2,4 процентка кыйммәтләнгән. Кыяр-помидорның хакы да 3,4-6,1, алманыкы — 4,3, сарымсак һәм лимонныкы исә хәтта 11-16,5 процентка кадәр күтәрел-гән. Фәкать кош ите һәм йомырка гына берникадәр арзанайган.
Кулланыш товарлары арасында ике айда көнкүреш техникасы — 0,5-4,9, кием-салым һәм аяк киеме 0,5-7 процентка кыйммәтләнгән. Парфюмерия-косметика товарлары, юу һәм чистарту әйберләре, галантерея эшләнмәләре өчен хәзер 0,8-7,3 процентка күбрәк түләргә кирәк. Алтын әйберләрнең хакы — 5,4, җиңел автомобильләрнеке 4,2 процентка арткан. Шул ук вакытта “Башкортостанстат” кайбер сезонлы киемнәргә һәм газ-мотор ягулыгына хакларның 5,6 процентка түбәнәюен билгели.
Хезмәт күрсәтү өлкәсендә исә чит ил туризмына хаклар 3-8,8 процентка югары сикергән. Республикадагы ял йортлары да алардан калышмаган – бәяләрне 3,8 процентка күтәргән. Янә килеп, фотоателье хезмәтләре — 3,5, аерым төр шәһәр автомобиль транспорты хезмәтләре 1,1-1,6 процентка кыйммәтләнгән. Аның каравы фатирны арендалау бәясе — 3,6-3,7, машина йөртүгә өйрәтүнең башлангыч курсы өчен түләү 8,7 процентка түбәйнәйгән.
Бер үк вакытта “Башкортостанстат” белгечләре, узган елның гыйнвар-феврале белән чагыштырганда, инфляция темпларының акрынаюын билгели. Ягъни, статистика мәгълүматларына ышанганда, илдә һәм республикада дөньякүләм финанс көрчегенә бәйле социаль-икътисади хәл акрынлап тотрыклылана, дигән фикер кала. Ә чынбарлыкта хәл ничек соң?
Иң тәүдә инфляциягә бәйле хәлгә берникадәр ачыклык кертеп үтик. Статистика хезмәте белгечләре аны 1,4 процент күләмендә билгеләсәләр дә, безгә калса, ул шактый югарырак дәрәҗәдә кебек. Мәсәлән, “Башкортостанстат” мәгъ-лүматларында хакы аеруча нык сикергән продуктлар исәбендә телгә алынмаган көньяк җимеше — бананга гына тукталыйк. Башкаланың эре сәүдә челтәрләренең берсендә ел башында аның бер килограммы 58 сум тора иде. Бүген исә бер килограмм банан чагыштырмача арзанлы саналган әлеге гипермаркетта да 99 сумга барып баса. Күренүенчә, бананның хакы 1,4 процентка түгел, ике тапкыр диярлек арткан булып чыга.
Көндәлек ризыгыбыз булмаса да, чикләвекләр хакы, мәсәлән, ике тапкырдан да күбрәккә артып киткән, диләр. яңа елга кадәр аларның бәясе бер килограмм өчен 400-500 сум тирәсе булса, хәзер ким дигәндә меңлегеңне чыгарып салырга кирәк.
Хәер, көндәлек товарларга хаклар артуы да 1,4 процент белән генә чикләнми. Ашаган белми, тураган белә дисәләр дә, сөт, икмәк, май, кефир, башка төр азык-төлекнең ел башыннан ничә сумга артуын статистика хезмәте белгечләреннән башка да һәр кулланучы төп-төгәл итеп әйтеп бирергә мөмкин. Бу җәһәттән вәкаләтле орган мәгълүматларына караганда, гади халык, кулланучы күзәтүләренә ныграк ышанырга кирәк. Шушы уңайдан узган атнада редакциягә бер шалтыратучының сүзләре аеруча күңелдә уелып калды.
— Авыл җирендә яшим. Аңлыйсыздыр, авылда иң “ходовой товар” — галош һәм резин итек. Шуңа да сезон башлану белән аларны яңартып торам. Әмма быел галош һәм резин итек өчен былтыргыдан икеләтә күбрәк хак — мең сум чыгарып салырга туры килде, — диде ул канәгатьсезлек белдереп. Менә сиңа еллык — 12, ике айда 1,4 процент инфляция...
Монысы мәсьәләнең бер ягы булса, аның гади халыкка бик күренеп бармаган өлеше дә бар. Мәсәлән, быелга кадәр пенсияләр даими рәвештә еллык инфляция дәрәҗәсендә арттырылып килде. Быел исә пенсиягә өстәмәләр 4 процент белән чикләнде. димәк, еллык инфляция күрсәткече илдә 10-12 процент булган очракта да, пенсионерларның әйбер сатып алу, түләү мөмкинлекләре, башкача әйтсәк, акчалата керемнәре 6-8 процентка кимиячәк дигән сүз. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә дә сөенәсе түгел. Республикада, мәсәлән, журналистика өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы менә инде алты ел дәвамында күтәрелгәне юк. хәзер турыдан-туры бюджетка караучы өлкәләрдә дә, катлаулы финанс-икътисади хәлгә бәйле, һәртөрле арттыруларга нокта куелып, илкүләм оптимальләштерү процедурасы җәелдерелде. Һәрхәлдә, федераль дәрәҗәдә бюджет чыгымнарын ун процентка кыскарту бурычы куелган икән, моңа мотлак ирешеләчәк һәм бу хезмәт хакларында да чагылмый калмаячак. Димәк, күзгә күренеп торган рәсми 10-12 процент инфляция янына 10 процент бюджет чыгымнарын киметүне дә өстәргә кирәк. Ә сез соңгы бер елда реаль акчалата керемнәрем 20 процентка кимегән дип аптырыйсыз, җәмәгать...
Бер сүз белән, республикада инфляциягә бәйле хәл илдәгедән яхшырак булса да, җитеш тормышыбызга сөенеп, күккә сикерерлек түгел. Барлык илдәге кебек үк, безгә дә алдагы чорда күбрәк хезмәт салып, азрак акча эшләргә һәм хаклар айдан-айга сикергән вакытта шуңа канәгать булырга туры киләчәк. Монысы әлегә — реаль чынбарлык. Ә шулай да статистика мәгълүматларының яхшы якка үзгәрүен юрыйк.