+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 март 2016, 02:00

Коткаручылардан өлгеррәк

Алена Караваева, кыюлык күрсәтеп, батып баручы ирнең гомерен саклап кала.Гап-гади, хәтта бераз оялчан да кыз ул. Туймазы шәһәре­нең 6нчы мәктәбендә 7нче сыйныфта укучы Алена Караваева башкалардан әллә ни аерылып тормый. Ә менә хәлиткеч мизгелдә югалып калмыйча, кыюлык күрсәтә белгән.

Каникулларын ул әти-әнисенең Кандракүлдәге кечкенә базасында үткәрә. Узган җәйдә эссе көннәрнең берсендә яр буенда ял итүче кыз күлдә батып баручы берәүне күреп ала. Ул, тиз генә якындагы катамараннарның берсенә утырып, ярдәмгә ашыга. Батучы янына коткаручылардан алдарак килеп җитә һәм аңа катамаранга күтәрелергә булыша. Ярдан 300 метр чамасы йөзеп кергән ирнең хәле беткән була. Ул үзе, җил чыгып, һава тутырылган матрас әйләнеп киткәч бата башлаган кызын коткарырга ташланган. Аны ярга чыгаргач, шактый ерагайган матрас артыннан йөзгән һәм көчсезләнүен тойган.

— Хәлиткеч мизгелдә батучы янына тизрәк барып җитү турында гына уйладым, курку бөтенләй булмады, — ди батыр кыз.

1 сентябрьдә мәктәптә үткән тантаналы линейкада суга батучыны коткарган өчен Алена Караваевага Рәхмәт хаты һәм бүләк сертификаты тапшырылган.
Читайте нас: