+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 март 2016, 02:00

Ташкынга әзербезме?

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Уфада эш сәфәре барышында ташкынга каршы штаблар эшчәнлеге һәм язгы ташкынга әзерлек мәсьәләләре белән танышты.

Иң элек республика Башлыгы ясалма корылмаларны ремонтлау һәм карау буенча махсуслашкан идарәдә булды һәм Уфаның Киров районы ташкынга каршы штабы эшчәнлеге белән танышты.

Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, ташкынга каршы комиссия рәисе Олег Котов белдерүенчә, “Кооператив ялан” (1301 йортта 3 мең 900 кеше яши) һәм “Өченче пристань” (49 йортта 242 кеше яши) микрорайоннары су басу ихтималы булган зонага карый. Әлеге вакытта ихаталарны тикшерү һәм халыкка хәвефсезлек инструкцияләрен тарату эше тәмамланган. 3700 кешегә исәпләнгән 35 вакытлыча торак пункты әзерләнгән.

Республика җитәкчесенең милекне страховкалауга кагылышлы соравына җавап биреп, Олег Котов страховка компанияләренең, ташкын булу ихтималын белә торып, бу юнәлешкә тиешле игътибар бирмәүләре турында сөйләде.
— Бу дөрес түгел. Страховка компанияләре мондый эшне гамәлгә ашырырга тиеш. Әйткәндәй, зур су басулар 10-15 елга бер генә була, — дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов.

Республика Башлыгы ташкынга каршы чараларны тәэмин итү өчен җәлеп ителәчәк көчләр һәм чараларның әзерлеген бәяләде, “Кооператив ялан” һәм “Өченче пристань” микрорайоннарының яр буйларын карады.
“Уфа” елга портының Нижегородка йөк төяү-бушату терминалында Рөстәм Хәмитов Ленин районының ташкынга каршы штабы эшчәнлеге белән танышты һәм яр буйларын карады.

Район хакимияте башлыгы Альбина Йосыпова Нижегородка, Затон микрорайоннарында һәм Козарез утравында яшәүчеләрне су басу ихтималы булуын белдерде. Әлеге вакытта монда барлык әзерлек чаралары да күрелгән. Нижегородкада гына ташкынга каршы өч штаб оештырылган. Биредә 2 мең 26 кеше яшәгән 577 йортны су басу ихтимал.

— Иң мөһиме — кешеләр белән эшләү, — диде Рөстәм Хәмитов. — Барысы да тынычланды, чөнки 10 ел зур су булмады. Агымдагы елда су мотлак 8,5 метрга күтәреләчәк дип әйтә алмыйбыз. Әмма кинәт җылытып җибәрү, явым-төшемнәр зур су басуга китерергә мөмкин. Без моңа әзер булырга тиеш.
Читайте нас: