-4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 апрель 2016, 02:00

Акча түләмиләр икән, эшеңне туктатып тор!

Һәм җитәкченең законсыз гамәлләре турында дәүләт органнарына хәбәр ит.Кризис, дибез, хезмәт хакларын кистеләр, дип уфтанабыз. Ләкин арабызда хәләл тиеннәрен айлар буена алалмыйча тилмерүчеләр дә аз түгел. Соңгы арада хезмәт хаклары буенча бурычлар көннән-көн арта. Бичара эшчеләр баш иеп эшләвен дәвам итә, ә намуссыз җитәкчеләр акча табу өчен бармакка бармак та сукмый яисә булганын башка өлкәләргә юнәлтә.

Ә бит Русия Конституциясе һәр кешенең хезмәте өчен вакытында һәм тулы күләмдә түләүне гарантияли. Дәүләтнең төп законын санга сукмаучылар өчен анык чаралар күрергә, ә хезмәткәрләргә хокуклары турында белергә вакыттыр ләбаса. Шушы уңайдан без Башкортстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе – баш дәүләт хезмәт инспекторы Татьяна АСТРЕЛИНАга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

— Татьяна Николаевна, соңгы вакытта республикада хезмәт хаклары буенча бурычларның артуы турында еш ишетергә туры килә. Бүген аның күләме нинди?

— Чыннан да, Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүмат­лары буенча, узган елның гыйнварыннан хезмәт хаклары буенча бурычлар артып килә. 2015 елның 1 гыйнварына аның күләме 152,3 миллион сум булса, агымдагы ел башына ул 295 миллион сумга якынайды. Ә 1 мартка республикада 49 предприятиенең 8 мең хезмәткәре алдында 332 миллион сум бурычы бар.

— “Кара исемлек”кә кайсы предприятиеләр кергән?

— Бу өлкәдә закон бозуга юл куючы пред­приятиеләрнең яртысыннан күбрәге — кече бизнес субъ­ектлары. Шул ук вакытта бурычларның 100 миллион сумнан артыгы 17 дәүләт һәм муниципаль предприятие, шулай ук дәүләтнең өлешләтә катнашлыгы булган оешмаларга туры килүе хафага сала. Хезмәт хаклары буенча бурычы булган намуссыз эш бирүчеләр исемлеге Дәүләт хезмәт инспекциясенең рәсми сайтында урнаштырылган.

— Эш бирүчене килешү шартларын үтәргә ничек мәҗбүр итәргә?

— Русия Хезмәт кодек­сының 142 мәддәсенә ярашлы, хезмәт хакы 15 көннән дә озаграк вакыт түләнмәсә, хезмәткәр, эш бирүчене язма рәвештә кисәтеп, тиешле сумма түләнгәнче, эшен туктатып торырга хокуклы.

Берничә очракта гына закон эш туктатуны тыя. Әйтик, Русия Кораллы Көчләре органнары һәм оешмалары, дәүләт хезмәткәрләре, җитештерүнең аеруча хәвефле төрләрен хезмәтләндерүче оешмалар, хезмәт бурычлары халыкның тормыш эшчәнлеген тәэмин итү белән бәйле булган эшчеләр шундый төркемгә керә.

Хезмәт эшчәнлеген туктатып торганда граждан эш вакытында эш урынында булмаска хаклы. Бу чорда аның уртача хезмәт хакы саклана. Эш урынына ул эш белән тәэмин итүчедән хезмәт хакы бирергә әзер булуы турында язма белдерү алгач, икенче көннән дә соңламыйча чыгарга тиеш.

Моннан тыш, хезмәт хакын вакытында түләмәгән өчен административ (Русия Административ хокук бозулар кодексының 5.27 мәддәсе) һәм җинаять (Русия Җинаять кодексының 145.1 мәддәсе) җаваплылыгы карал­ган.

Шул рәвешле, эш бирүче хезмәт хакын түләү буенча бурычын үтәмәгән очракта хезмәткәр эшен туктатып торырга һәм шуның белән беррәттән дәүләт органнарына (Дәүләт хезмәт инспекциясе, прокуратура, тикшерү комитеты) тиешле шикаять белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Читайте нас: