— Былтыр армия сафларына 11600 егет озатылды. Шәһәр һәм районнарда 68 чакыру комиссиясе эшләде, аларга 600дән артык кеше җәлеп ителде. Призывникларның 7 меңе — коры җир, 1 меңе эчке гаскәрләрдә, калганнар хәрби-һава, хәрби-диңгез флоты, хәрби-десант гаскәрләрендә хезмәт итә, — диде Риф Мәсгуть улы.
Былтыр медицина комиссиясе үткән егетләрнең 11 меңнән артыгы сәламәтлеге торышы, укуын дәвам итү кирәклеге, гаилә хәлләре буенча кичектерү алган. 2,5 мең призывник — югары, 4 меңе — урта һөнәри, 3 меңе — башлангыч һөнәри, 2 меңе гомуми урта белемгә ия. 220 егет нибары 9 сыйныф белемле. Хәрби хезмәткә чакырылган вакытка 1300 кеше эшләмәгән дә, укымаган да.
— Армиядә реформа бара. Солдатларның физик торышына җитди игътибар бирелә. Былтыр 400 призывникның беренче спорт разряды бар иде, — ди Риф Вәлиев.
Тагын да 107се өйләнгән булган, 57се бала үстергән, 860 призывник әнисе тәрбиясендә генә үскән, 130ы —ятим бала. Хәрби хезмәткәрләр гаиләләрен социаль яклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Балалары, чирле яисә өлкән яшьтәге әти-әнисе булган призывниклар хезмәт итү өчен яшәгән урыннарыннан ерак булмаган җиргә җибәрелә. Моннан тыш, аларның хатыннарына һәм балаларына социаль түләүләр каралган. Хәрби хезмәткәрнең авырлы хатынына бер тапкыр бирелә торган пособие күләме —24 мең 565 сум, ә өч яшькә кадәр бала үстерүчеләр ай саен 10 мең 528 сум ала.
— Булачак солдатларны әзерләүгә безгә ДОСААФ нык ярдәм итә. Былтыр 1305 кешене төрле категория водитель, ремонтчы һөнәрләренә укыттык, — ди хәрби комиссар вазыйфасын башкаручы.
Сигез призывник фәнни роталарга озатылган. Илдәге шундый 12 ротаның күпчелеге Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә урнашкан. Бу призывникларга таләпләр югары.
Риф Вәлиев армия хезмәтеннән качып йөрүчеләр мәсьәләсенә дә кагылды. Узган елда шундыйлар сафын 96 кеше тулыландырган. Җинаять кодексының 328нче мәддәсе белән аларга хөкем җәзасы каралган. Былтыр — 10, 2014 елда — 21, 2013 елда 13 кеше суд алдына баскан. Андыйларның саны кимү куандырса да, бу җәһәттән яшьләр арасында патриотик тәрбия эшенең аксавы күзгә бәрелеп тора.
үзәккә үткән тагын бер мәсьәлә — законлы шартларда хәрби билет тәкъдим итүне рекламалаучы оешмалар саны арту. Бу рекламалар автобус тәрәзәләренә кадәр беркетелгән. Әлбәттә, халык аларга ышана.
— Хәрби билет хәрби комиссариат карары белән генә бирелә ала. Башкача моның законлы юлы юк. Бу оешмаларның максаты — акча эшләү. Документ өчен алар 70 мең сум һәм аннан да артыграк акча сорый, ә гарантия бирмиләр, — ди Риф Мәсгуть улы.
Аны Башкортстан егетләре арасында альтернатив хезмәтнең популяр булмавы шатландыра. Былтыр 1000 кешенең сигезе генә шундый теләк белдергән. Алар, нигездә, дәваханәләрдә санитар яисә почтада, башка учреждениеләрдә хуҗалыкта ярдәм итүче булып эшли. Хезмәт итү вакыты — 18 ай. Быел альтернатив хезмәткә барырга теләүчеләрдән нибары дүрт гариза алынган.
Ә менә югары хәрби училищеларда укырга теләүчеләр саны арта. Узган елда сайлап алынган 1178 кешенең 446сы укырга керә алган. Быелга наряд күбрәк — 1192 кеше, әле үк инде 993 кеше сайлап алынган.
Гомумән алганда, язын 5300 егет армиягә чакырылырга тиеш. Алар бөтен төр гаскәрләргә дә озатылачак.
Чарада катнашкан республика хәрби-табиб комиссиясе рәисе Борис Усатов призывникларның сәламәтлеге торышына тукталды. Былтыр медицина тикшерүе үтүчеләрнең 72,5 проценты армия хезмәтенә яраклы дип табылган. Бу сан елдан-ел яхшы якка үзгәрә. Бигрәк тә Бишбүләк, Благовещен, Дуван, Кыйгы, Күгәрчен, Зианчура, Чакмагыш, Уфаның Дим районнары, Межгорье шәһәре күрсәткечләре сөендерә.