Атап үтелгән Кодекс буенча урамда моның өчен махсус билгеләнмәгән урыннарда товар саткан һәм хезмәт күрсәткән гражданнарга —500 сумнан 1500 сумга кадәр, вазыйфалы кешеләргә — 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик берәмлекләргә 50 меңнән 100 мең сумга кадәр административ штраф яный.
Бу норма республиканың Административ хокук бозулар турында кодексына 2013 елның 3 июлендә кертелеп, тәүдә азрак күләмдә штраф салуны күздә тота иде. 2014 елның 10 июлендәге закон белән бу нормалар катгыйлатылды. Рима Әхмәт кызы фикеренчә, алар элек тә, хәзер дә республика Конституциясенең 1, 2, 3, 7, 9, 11, 33, 46 мәддәләре таләпләренә каршы килә, гражданнарның һәм шәхсән аның конституцион хокукларын боза.
— Мин 7700 сум пенсия алам. Бакчада хәләл тиремне түгеп үстергән яшелчә-җимешне, халык ихтыяҗын канәгатьләндерүче әйберләрне сату шушы акчага сизелерлек өстәмә була иде. Ләкин шәһәрнең безнең ишеләргә каршы көрәшү өчен махсус төзелгән Җәмәгатьчелек хәвефсезлеге үзәге хезмәткәрләре безне сагалап кына тора, аннары штраф чәпи. Ә бит урам сәүдәсенә акчага нык мохтаҗ кешеләр генә чыга. Без менә инде 20 ел шәһәр хакимиятеннән сату итү өчен уңайлы урын билгеләүләрен сорыйбыз. Кайчандыр Үзәк базарда яшелчә сата торган павильонны бирүләрен сораган идек, башта килешкән кебек булсалар да, ул безгә тәтемәде. Кемгәдер зур акчага арендага бирделәр, әлбәттә, аренда өчен ул кадәр түләргә безнең көчтән килми. Безгә исә сату итү өчен кеше йөрмәгән җирдән урын билгелиләр.
Мин — Русия Федерациясе гражданы. Шушында туып-үстем, хәләл көчемне чыгарып хезмәт иттем. Мин үстергәнемне сатарга хокуклы һәм миңа моның өчен шартлар тудырылырга тиеш. Конституциядә. байлар гына сәүдә итәргә тиеш, дип язылмаган. Безгә Үзәк базарда һәм башка сәүдә комплексларында урын булдырыгыз. Хакимият тә, Хөкүмәт тә халык яклы булырга, безгә икмәклек акча эшләргә форсат бирергә тиеш, ә минем кебекләр бик күп, — дип хис-тойгыларын яшерми чыгыш ясады Рима ханым.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Секретариаты җитәкчесе урынбасары Азамат Абдрахманов та утырышка җентекле әзерләнеп килгән иде. Ул, законнарның исемен, кайчан чыгуын, мәддәләрен атап, депутатлар чыгарган норматив актлар Русия законнарына каршы килми һәм, гомумән, Якупованың дәгъвалары нигезләнмәгән һәм канәгатьләндерелә алмый, дип белдерде.
Башка чыгыш ясаучылар да Кодексның бу нормасы федераль законнарга каршы килмәвен һәм гражданнарның конституцион хокукларын бозу булмавын белдерде. Республиканың Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Вячеслав Гыйләҗетдинов әйтүенчә, бу хәлне гражданның җан авазы һәм рәнҗүе дип атарга була.
— Конституцион суд мәсьәләнең эмоциональ һәм икътисади ягын карый алмый. Моны халыкның теге яки бу нормага каршы килгәнен күргән депутатлар эшләргә тиеш. Әлеге очракта, норманы яңадан карап, кешеләргә яхшырак булган юлны эзләргә кирәк. Әгәр дә сәүдә итү өчен махсус урыннар җитешми яисә алар уңайсыз икән, пенсионерлар өчен кулай булган урыннарны оештыру зарур,— диде ул.
Конституцион судның соңгы карары чираттагы утырышта билгеле булачак.