“Авылны макта да шәһәрдә тор”. Ни хәл итәсең, әлеге гыйбарәгә ярашлы, авылда туып-үскәннәрдән күпләр, атап әйткәндә, туган төбәген бүген дә сагынып-елап шигырь язучы шагыйрьләрдән башлап, тагын да әллә кемнәр яшәү урыны итеп нәкъ менә каланы сайлый. Әмма шәһәргә күченеп китәргә зур мөмкинлекләре булып та яхшы хезмәт урынына кызыкмыйча, табигатенә каршы килә алмыйча авыл җирендә гомер кичерүчеләр дә бихисап. Мондыйлар турында “кендеге белән туган туфрагына береккән” диләр. Әлшәй районы хакимияте башлыгы урынбасары, туган төбәгендә мактаулы ил агасы, шушы көннәрдә 60 яшен тутыручы Закуан Әхмәтовны да һич икеләнмичә шундыйлар сафына кертергә була.
Аның хезмәт юлына багышланган язманың төп өлешенә керешкәнче, шундый искәрмә дә ясап үтик. Өлкән буынның хәтерендәдер: яшьләрне туган төбәкләрендә, мәсәлән, авылда калдыру-төпләндерү мәсьәләсе үткән гасырның 60нчы елларында ук бөтен җитдилеге белән калкып чыккан иде. Моңа ярашлы, яшь буынны, атап әйткәндә, авыл хуҗалыгы тармагына җәлеп итү дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә күтәрелде, мәктәп тәмамлап, колхоз-совхозларда эшкә калучыларга социаль өлкәдә дәртләндерү чаралары кулланылды, тормыш-көнкүрештә саллы гына ташламалар ясалды. Әмма, бүгенге күзлектән караганда җитди генә чаралар күрелсә дә, бер ерылган ташкынны туктатам димә — яшьләр барыбер шәһәрләргә агылды. Ә бит 1978 елда Октябрьнең 40 еллыгы исемендәге Башкортстан дәүләт университетын тәмамлау алдында торган Закуан Әхмәтовка да уку йортының башкорт кафедрасында аспирантурада калып, язмышын гыйльми эшчәнлеккә багышлау тәкъдиме белән чыктылар. Мәкалә герое белән без университетта бер чорда укыдык, алай гына да түгел, бер тулай торакта яшәдек, шуңа да әлеге хәл-вакыйгалар турында яхшы хәбәрдармын. Әйткәндәй, Закуанның кайбер курсташлары, әлеге мөмкинлектән файдаланып, хәзер башкорт тел гыйлеме һәм әдәбияты өлкәсендә күренекле галимнәр сыйфатында танылды.
Ә менә Закуан Әхмәтов, дипломлы яшь белгеч буларак, юллама буенча хезмәткә туган районына кайта. Педагогик эшчәнлеген укытучы вазыйфасында башлап, һөнәри юнәлештә тиз арада үсешкә ирешә, атап әйткәндә, 1978 елда ук Балгазы сигезьеллык мәктәбе директоры итеп билгеләнә. Гомумән, төп белгечлеге башкорт теле һәм әдәбияты, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булган Закуан Зөфәр улына мәктәптә эшләгән чорда, әлеге предметлардан тыш, тарих, география буенча да дәресләр бирергә туры килә. Бер сүз белән әйткәндә, төрле өлкәләрдә шактый педагогик тәҗрибә туплый.
Бу җәһәттән шуны да билгеләп үтик. Ул төбәктә борынгы һәм эре башкорт авылларының берсе Кыпчак-Аскарда туып-үскән. Балгазыдан соң Яңавыл мәктәбендә дә эшләп ала. Менә шулай йөреп, туган тарафларына эшкә 1981 елда гына кайтырга насыйп була. Апрельдә аңа Кыпчак-Аскар авыл Советы башкарма комитеты рәисе вазыйфасы йөкләтелә. Аның моннан соң биләгән эш урыннары, нигездә, кайчандыр үзе укып чыккан туган мәктәбе белән бәйле. 1990-95 елларда биредә директор була.
Закуан Әхмәтовның тормышында һәм эшчәнлегендәге шуннан соңгы чор тулысынча район үзәге Раевка авылы белән бәйләнә. Гомумән, 1995 елда аның район Советы башкарма комитетының халык мәгарифе бүлеге мөдире итеп үрләтелүе һич очраклы булмый, әлбәттә. 40 яше дә тулмаган ир узаманына социаль өлкәнең мөһим тармагын заман таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәгә күтәрү һәм, нәтиҗәдә, төп күрсәткечләр буенча республикада алдынгылар сафына чыгару юнәлешендә байтак көч һәм тырышлык салырга туры килә. Гомумән, Закуан Зөфәр улының район мәгарифенә 6 ел җитәкчелек итү дәверен бу өлкәдәге байтак уңай үзгәрешләр белән билгеләргә мөмкин. Бу, мәктәпләрнең матди-техник нигезе яхшыруы белән бергә, укытучылар хезмәтенә заманча технологияләр үтеп керүдә, уку-укыту процессын компьютерлаштыру башлануда да чагылыш таба.
Әйтергә кирәк, өч ел район почта хезмәтенә җитәкчелек итүен исәпкә алмаганда, Закуан Зөфәр улының алдагы эшчәнлеге дә күпмедер дәрәҗәдә мәгариф челтәре белән бәйле булачак әле. Эш шунда: 2004 елның язында ул Әлшәй районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп тәгаенләнә. Белүебезчә, әлеге вазыйфа вәкаләтләренә районның киңкырлы социаль өлкәсенә җитәкчелек итү, моннан тыш, кадрлар сәясәте үткәрү дә керә. Бер сүз белән әйткәндә, гаять зур хезмәт даирәсе бу. Аны колачлау белән бергә, эшне тиешле дәрәҗәдә һәм бүгенге чор куйган бурычлар югарылыгында алып бару район хакимияте башлыгы урынбасары, ягьни төбәкнең социаль өлкәсе баш белгеченнән, һәр мәсьәләдә компетентлыктан тыш, оста оештыручы булуын да таләп итә.
Закуан Әхмәтовның бу юнәлештәге озайлы хезмәтенең уңай нәтиҗәләренә мисал рәвешендә шуларны билгеләп үтик. Һичкем инкарь итмәс: соңгы чорда районның социаль йөзе танымаслык булып үзгәрде. Бу, иң беренче чиратта, күпчелек социаль объектларның тышкы яктан күркәмләнүендә дә чагыла. Ә эчке матурлыкны исә биредә эшләүче хезмәт коллективлары тәэмин итә. Бу җәһәттән шуны гына билгелик: районның мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, почта хезмәте, физкультура һәм спорт өлкәсенең күпчелек учреж-дениеләре алдынгы тәҗрибә мәктәбенә әверелеп, республика дәрәҗәсендә дә танылу алды. Шуңа да соңгы елларда социаль тармакның Башкортстан күләмендәге чараларының саллы гына өлеше нәкъ менә Әлшәй җирендә үткәрелүе гаҗәп түгел.
Әлеге фикергә куәт рәвешендә “Башкортстан энҗеләре”, “Дим моңы”, “Башкорт паласы” республика конкурсларын, шайбалы хоккей һәм милли көрәш буенча ярышларны, күпсанлы семинар-киңәшмәләрне искә төшерик. Бу җәһәттән социаль мәсьәләләр буенча урынбасар Закуан Әхмәтовның “шәхси” инициативасын күрсәтеп үтү дә урынлы булыр. Нәкъ менә аның башлангычы белән берничә ел элек районда балыкчыларның спорт бәйгеләре оештырыла башлаган иде, соңгы чорда алар республиканың көньяк-көнбатышында төбәкара статусын алды.
Социаль мәсьәләләр дигәндә алгы планга, әлбәттә, тармактагы хезмәт коллективларына эшчәнлекләрендә анык юнәлеш бирү тора. Әйткәндәй, райондагы социаль учреждениеләрнең һәрберсендә, мәсәлән, балалар бакчасымы яисә полиция бүлегеме ул, Закуан Әхмәтовны яхшы беләләр, алай гына да түгел, ул биредә күптән үз кеше. Шуңа да урынбасарның киңәше дә, кайчак хәтта таләп-тәнкыйте дә аңлап кабул ителә. Эш өчен янып йөрүче җитәкченең шуңа да абруе зур.
Сүз дә юк, урындагы власть әһеле буларак, Закуан Әхмәтов — туган төбәгендә күренекле кеше. Моны аның килеш-килбәте, мәһабәт буй-сыны да раслап тора сыман. Шул ук вакытта, 50 меңгә якын кеше яшәүче Әлшәй районында Закуан Зөфәр улы үзе шәхсән күреп-белмәгән кеше юктыр да. Әйтик, район хакимияте дәрәҗәсендә үткәрелүче киңәшмәдә теге яки бу шәхес турында сораулар туарга мөмкин. Мәсәлән, Фәләнов ниндирәк кеше, хезмәтенә мөнәсәбәте ничек, гаиләдә үзен ничек тота? Әлеге сорауларга төпле җавап табылмаса, Әхмәтовка мөрәҗәгать итәләр. Ә ул барысын да, хәтта теге кешенең нәсел-нәсәбенә кадәр белә. Шуңа да “Закуан Зөфәрович белмәсә, ул кеше безнең районда яшәми, димәк” тәгъбире очраклы барлыкка килмәгән.
Әлбәттә, төбәктә кадрлар сәясәте өчен җаваплы кешене әлеге сыйфаттан башка күз алдына китерү дә авыр. Була бит шундый кешеләр, андыйлар турында, “аның кешеләр йөзенә хәтере шәп” диләр. Әйе, Закуан Әхмәтов — нәкъ шундый үзенчәлекле шәхес, әмма ул якташларын танып-белү белән генә чикләнмичә, аларның көндәлек ихтыяҗ-мәшәкатьләре турында да яхшы хәбәрдар. Сугыш һәм хезмәт ветераннары, мохтаҗ гаиләләр аның аерым игътибар үзәгендә тора һәм алар, һичшиксез, хакимият башлыгы урынбасарында яклау һәм ярдәм таба.
Районда үткәрелүче кадрлар сәясәте турында сөйләгәндә шуны да билгелисе килә: республикадагы кайбер төбәкләрдән аермалы, Әлшәйдә нәкъ менә үзләрендә тәрбияләнгән кадрларга таяналар. Алар, кагыйдә буларак, урындагы власть органнарында һәм барлык әйдәүче тармакларда җитәкче урыннарда нәтиҗәле эшли. Туган төбәгенең чын мәгънәсендә ялкынлы патриоты булган Закуан Әхмәтовның хезмәт өлеше дә төсмерләнә монда. Әйткәндәй, Әлшәйдә туган төбәкләреннән читтә яшәүче күренекле якташларны район тормышына җәлеп итү юнәлешендә дә максатлы эш алып барыла. Ике ел элек, мәсәлән, Әлшәй якларыннан чыккан сәнгать осталары катнашлыгында Уфада зур концерт оештырылды, гомумән,әлеге башлангыч озын гомерле булмакчы.
Тормыш һәм хезмәт үрен Закуан Зөфәр улы күркәм казанышлар һәм, әлбәттә, күңел күтәренкелеге белән каршылый. Моның өчен җирлек тә, ныклы нигез дә бар. Атап әйткәндә, хезмәте лаеклы бәһаләнгән, моңа дәлил булып Русия һәм Башкортстан дәрәҗәсендәге күпсанлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тора. Һөнәри бүләкләр арасында аңа, бар булмышы белән укытучы-педагогка, иң кадерлесе — 1998 елда бирелгән “Башкортстан Республикасының атказанган халык мәгарифе хезмәткәре” мактаулы исеме. Истәлекле бәйрәме белән тәбрикләп, сабакташка яңадан-яңа хезмәт уңышлары, гомер үрендә дә балкып яшәвен телисе килә.