Бүлекчә директоры Әнвәр Закиров безне монда яшәүчеләр белән таныштырып чыкты. Менә 56 яшьлек Фәнүз Арсланов. Ул — Әбҗәлил районында туып, гомерен Межгорье шәһәрендә үткәргән яугир-әфганчы. Кызганычка каршы, гомер көзе мактанырлык түгел аның. Заманында Фәнүз дә матур тормыш корган, улы белән кызы туган. Түгәрәк гаиләдә гомеренең соңгы көненәчә яшәргә дә бит, тик язмыш ирне ялгыш юлга этәрә. Гаилә дә, балалар да онытыла. Еллар үтү белән ул үзенең беркемгә дә кирәксез булуын аңлый. Торыр урыны, сыеныр кешесе калмый. Бер ел элек Фәнүз шушында эләгә. Әнвәр Закиров тырышлыгы белән ул улы белән бәйләнешкә керә алган, шалтыратышып торалар.
Әйткәндәй, Әнвәр Мирван улы бу вазыйфага тәгаенләнгәнче 11 ел авыл хакимияте башлыгы йөген тарткан. Җиде ел шушында хезмәт кую дәверендә төрле кешеләр белән очрашырга туры килә аңа. Бүген ул — яхшы психолог, һәр кешенең күңеленә юл таба белә.
— Безнең учреждениегә иң соңгы чиккә җиткән авыр язмышлы бичаралар китерелә, — ди ул. — Без аларны юындырып, киендереп, бер-ике атна эчендә кеше ясыйбыз.
Оптимальләштерү җилләре бу учреждениене дә читләп үтмәгән. Ике шәфкать туташы вазыйфасын кыскартканнар, бүлекчә үзе Туймазы районының Югары Троицкий авылындагы психоневрологик интернатка кушылган.
Монда яшәүчеләр көненә биш тапкыр туклана, телевизор карый, шахмат-шашка уйный.
— Без мотлак рәвештә дини бәйрәмнәрне үткәрәбез, — ди Әнвәр Мирван улы. — Корбан бәйрәмендә корбан ите китерүчеләр күп. Яшелчәне үзебезнең бакчада үстерәбез. Чәчәкләр утыртабыз, кыскасы, яшәгән җиребезне ямьләргә тырышабыз. Бу эшкә учреждениедә яшәүчеләрнең дә кушылуы икеләтә куанычлы. Әйе, дөньяда төрле хәлләр булуы мөмкин, ләкин кеше һәрвакыт кеше булып калырга тиеш...