+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 июль 2016, 02:00

Шатлыклар да, кайгылар да бергә

Мондый хәстәрлекле, киң күңелле социаль хезмәткәрләр булганда хәтта ялгыз картлык та куркыныч түгел.Социаль хезмәткәр — бик кирәк­ле һәм кешелекле һөнәрләрнең берсе. Нәкъ алар ярдәмгә мохтаҗ, аралашуга сусаган картлар турында хәстәрлек күрә. Ә мондый кешеләр саны илебездә елдан-ел арта. Сәбәп­ләре күптөрле: кемдер бөтенләй ялгыз кала, кемнеңдер балалары еракта яши, еш кайта алмый, ә кайчак кайтырга да теләми...

Мәләвез районында халыкка йорт шартларында социаль хезмәт күрсә­түне бер ел инде коммерциягә карамаган “Гармония” автономияле оешмасы башкара.

— Бүген безнең оешмада 60тан артык кеше эшли, — ди аның җитәкчесе Иршат Хисаметдинов. — Шуларның 59ы — социаль хезмәткәрләр. Алар азык-төлек һәм башка товарлар сатып алудан башлап, йорт җыештыру кебек эшләргә кадәр башкара. Шулай ук торак, коммуналь хезмәтләргә түләүдә ярдәм итә, рецепт буенча аптекадан дару алып кайта. Кыскасы, таләп ител-гән бөтен эшне башкара.

Мәсәлән, Зөлфирә Зәйнуллина 22 ел дәвамында әби-бабайларга ярдәм итә. Бүген шәһәрдә 11 кеше ишеклә-реннән күз дә алмый аны көтә.

— Эш дәверендә унар ел йөргән әбиләрем бар. Күпләр өчен инде мин гаилә әгъзасы кебек. Мине көтәләр, ышанып торалар икән, әлбәттә, мин аларның ышанычын акларга тиеш. Аз гына соңга калсаң да, борчыла башлыйлар, шалтыратып сорашалар. Озак еллар дәвамында бу кешеләр туганга әйләнә, аларның үлемен шәхси кайгым кебек кабул итәм, — ди Зөлфирә.

Флүзә Ишбаева 18 ел дәвамында өлкәннәргә ярдәм күрсәтә. Аның карамагында — шәһәрнең төрле төбәклә-рендә яшәүче 11 пенсионер. Флүзә Гафур кызы сукырайган әбиләргә ешрак йөри, чөнки алар аерым хәстәрлек һәм игътибар таләп итә.

Бүген “Гармония”дә хезмәт салучы социаль хезмәткәрләр 668 кешенең йортына барып ярдәм күрсәтә. Кайбер картлар янына алардан башка килүче дә юк. Араларында инвалидлар күп. Әйтик, сукырларга ашарга пешерергә дә, ризыкны ашатырга да, аларны юындырырга да кирәк. Әлбәттә, карт кешенең холкы үзгәрүчән, кайчак уртак тел табу да бик авыр була. Ләкин кешегә яхшы уй-ниятләр белән килсәң, ул сиңа ышана, эч серләрен сөйли. Мәләвездә һәр хезмәткәргә 11-15 өлкән кеше туры килә. Һәрбер­сенең янында атнасына ким дигәндә ике тапкыр булырга кирәк. “Олы гаиләдәге кебек, без бергә куанабыз, бергә кайгырабыз”, — ди хезмәткәрләр үзләре.

Ә ерак авылларда яшәүчеләр янына мобиль бригадалар чыга. Алар өлкәннәргә медицина тикшерүе үткәрә, дару рецептлары яза, кирәк икән, дәваханәгә алып бара.

Әйе, социаль хезмәткәр — җитди һөнәр. Бу эшкә кеше зур акча артыннан да, карьера артыннан да килми. Озак еллар өлкән кешеләр янында эчендә кере булмаган олы җанлылар гына эшли аладыр. Аларның күпчелегенең хәле бик катлаулы, туганнары мәрхүм яисә алар белән элемтә юк, менә шунда нәкъ социаль хезмәткәр аларны дөнья белән бәйләүче күпергә әйләнә.
Читайте нас: