Югары дәрәҗәле кунакларны район буйлап сәфәрдә республика авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Азат Җиһаншин, район хакимияте башлыгы Радик Ишмөхәммәтов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Нурфаиз Насретдинов, “Башкортстан казы” компанияләр төркеме директоры Рәсим Сәетбатталов озатып йөрде.
“Башкортстан казы” җәмгыятендә кунакларны көтеп торганнар. Алар өчен биредә җитештерелүче продукция күргәзмәсе оештырылган иде. Анда җәмгыятьнең компанияләр төркеменә караучы “Серафимовская пушинка” предприятиесенең каурый-йон эшләнмәләре, каз ите һәм иттән төрле ризыклар тәкъдим ителде. Шулай ук, биредә кунаклар инкубация цехы, каз бәбкәләрен үстерү өчен җиһазландырылган читлекләр, яшь үрчемне күчереп йөртү өчен автомобильне карады. Аларны аеруча каз үрчетү буенча интеграция программасы кызыксындырды. Рәсим Касыйм улы һәр сорауга җентекле җавап бирде.
Арытаба делегация Алешкино авылына юнәлде. Биредә 22 мең инә каз тотыла һәм 10 мең яшь үрчем үстерелә. Зур вольерлар алдында кызыксынучан иранлылар каз үстерү серләренә төшенергә тырышты. Мәйданның өчтән берен — чүллек, күп өлешен таулар һәм урманнар тәшкил иткән илдә иранлылар башлыча терлекчелек белән шөгыльләнүне хуп күрә. Малны абзарларда асрыйлар. Ә биредә аларның иркенләп җәйләүдә йөрүен, казларның яланда чирәм уртлавын күреп, алар бик гаҗәпләнде.
Безнең як табигатенең гүзәллеген күреп, алар ихлас соклануын яшермәде. Төшке ашка “Сөярембәт” чишмәсенә килгәч, кунакларның берсе, кулларын өскә сузып: “Сез бит оҗмахта яшисез!” — диде. Алар салкын чишмә суыннан авыз итте, табигать кочагында фотога төште, арытаба Федоровка авылы мәчетенә намазга юлланды.
Шул ук көнне делегация Мәләвез районында урнашкан күркә итен җитештерү һәм эшкәртү буенча тулы цикллы заманча җиһазландырылган эре предприятиедә — М. Гафури исемендәге Башкортстан кошчылык комплексында булды.
Иран делегациясе авыл хуҗалыгы буенча республиканың ике районында гына булды һәм алар анда алган тәэссоратлар буенча фикер туплаячак. Чит ил делегациясенең мондый югары дәрәҗәдәге рәсми сәфәре — безнең өчен сирәк күренеш. Зур кунакларны федоровкалылар лаеклы каршылады һәм нәтиҗәле эшләү өчен аларга барлык мөмкинлекләрне дә тудырды.
Зөфәр Аршун,
Мәркәз провинциясе губернаторы урынбасары:
— Сезнең район халкы бик кунакчыл, безне елмаеп, колач җәеп каршы алдылар.
Аллаһы Тәгалә сезгә оҗмах бакчасыдай гүзәл табигать бүләк иткән. Биредә халык шушы илаһи байлыкка шөкер итеп, рәхмәт әйтеп яшидер, дип ышанам.
Җылы, ихлас мөнәсәбәтегезне беркайчан да онытмаячакмын. Аерым игътибары һәм хәстәрлеге белән район хакимияте башлыгы Радик Ишмөхәммәтов безгә зур хөрмәт күрсәтте.
Үз илемә кайту белән мин рәсми җыелышта Башкортстан турында сөйләячәкмен. Федоровка районы икътисадына үз акчаларын юнәлтергә теләүче инвесторларны җәлеп итәргә тырышачакмын.
Терлекчелек продукциясен читкә чыгару буенча бездә бик күп яңа идеяләр барлыкка килде.
Әгәр Русиядә иранлыларга арендага җир алу мөмкинлеге бирүче закон чыкса, без сезнең төбәктә авыл хуҗалыгын алга җибәрергә, төрле яңа продукция җитештерергә теләр идек. Моның өчен сездә бөтен мөмкинлекләр дә бар.
Рәсим Сәетбатталов,
“Башкортстан казы” компанияләр төркеме директоры:
— Рәсми делегациянең эш сәфәре барышында әлегә предприятие белән танышу гына булды. Сүз Иран белән Русия арасында үзара бәйләнешләр, төбәкләр, төрле предприятиеләр белән хезмәттәшлекне җайга салу турында бара. Делегация вәкилләре без җитештергән продукция белән җитди кызыксынуын белдерде.
Галина БАТМАНОВА