— Зариф Закирович, әле отпусклар чоры. Күп кенә ватандашларыбыз чит илләргә ял итәргә китә. Ләкин бурычлыларны контроль пунктларыннан кире боралар. Нинди бурычлар өчен чит илгә чыгу тыела?
— Русия Федерациясеннән чыгуны чикләү чарасы бурычлы билгеләнгән вакытка суд карары таләбен үтәмәсә генә кулланыла. Шул ук вакытта бурыч күләме 10 мең сумнан артыграк булырга тиеш.
Күп очракта болар — кредитлары һәм алиментлары буенча бурычы булучылар. Өченче урында — түләнмә-гән штрафлары (нигездә, ЮХХДИга) һәм салымнары җыелучылар, дүртенче урында — торак-коммуналь хуҗалык буенча бурычлылар.
Бүгенге көнгә Суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе суд приставы-башкаручылары республиканың 33 мең кешесенә чит илгә чыгуны чикләде, шуларның 5 меңе — балигъ булмаган балаларына алимент буенча бурычлылар. Бу былтыргыдан биш тапкыр күбрәк.
Әлеге чараны куллану нәтиҗәсендә бүген бер мең ярымнан артык кеше гомум күләме 140 миллион сум бурычын кайтарды. Аның өчтән бер өлеше — балаларын тәрбияләү өчен түләнмәгән акча, бу бурычны 800дән артык ата-ана каплаган.
— Бу чараның нәтиҗәлелеген күрсәтүче берәр мисал китереп үтсәгез иде...
— Алар бездә бик күп. Менә бурычлы Г. апрельдә үк 800 мең сум бурычын түләргә тиеш иде. Ләкин ул моны эшләргә ашыкмый, һәм хәтта 60 мең сумга җиткән башкарма җыемы да бурыч түләүне тизләтә алмый. Илдән чыгуны чикләү генә аны уйланырга мәҗбүр итте. Ләкин, аның һәм гаиләсенең үкенеченә, суд карарын үтәүне соңлату сәбәпле, Г. китәсе көненә чикләүне юкка чыгару белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә өлгермәде. Нәтиҗәдә, гаиләсе җылы якка очты, ә ул калды.
— Мондый хәлгә калмас өчен нинди киңәш бирер идегез?
— Үзегезне дә, якыннарыгызны да республиканың Суд приставлары федераль хезмәте сайтындагы “Башкарма производстволар мәгълүматлары банкы”ннан даими тикшереп торырга киңәш итәм. Әгәр дә үзегезне бурычлылар исемлегендә тапкансыз икән, аны түләүне озакка сузмагыз. Бурычны шул ук сайтта яисә теләсә нинди банк аша түләргә мөмкин. Аннары суд приставы белән бәйләнешкә кереп, акчаны түләү турында хәбәр итегез. Сезгә чит илгә чыгуны чикләгән булсалар, 7-10 көндә чикләү алыначак.
Ил чигендә түләү турында квитанцияне күрсәтүнең мәгънәсе юк — чик сакчыларының суд приставлары салган чикләүләрне юкка чыгару хокукы юк. Дөрес, гражданнарга уңайлырак булсын өчен суд приставлары хезмәте бурычны турыдан-туры аэропортларда түләү системасын эшләгән. Ләкин барлык электрон хәрәкәтләрне искә алсаң, процедура барыбер озак вакытны алачак.
Чикләүләрне юкка чыгару берничә этапта үтә: банкка электрон система аша түләү, банктан мәгълүматны түләү системасына тапшыру, мәгълүматның приставка барып җитүе, аның тарафыннан чикләүне алу турында карар чыгару, бу мәгълүматны чик буе хезмәтенә, аннары аны илдән чыгару пунктларына тапшыру. Бу этаплар үткәнче гражданның рейска соңга калуы да бик ихтимал.
— Гражданнарны бурычларын мәҗбүри түләтүнең тагын бер чарасы — машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү. Әгәр дә кешенең һөнәре водитель булып, ул таныклыксыз акча эшли, димәк, бурычын түли алмаса, аңа нишләргә?
— Бу чара автомобильгә, тракторга яисә башка авыл хуҗалыгы техникасына идарә итүгә махсус хокук белән файдалануны вакытлыча чикләү дип атала. Аны куллануның үзенчәлекләре бар. Әгәр дә кешенең хезмәт эшчәнлеге бу хокукны куллану белән бәйле булса, аны чикләмәячәкләр, ләкин шундый шарт белән: ул рәсми рәвештә эшкә урнашкан булырга һәм бурычны түләү өчен акча аның рәсми хезмәт хакыннан тотылырга тиеш.
Бурычлының водитель таныклыгы белән файдалануы тагын берничә очракта чикләнмәячәк. Беренчедән, әгәр дә бурычлы гаиләсе белән район үзәгеннән яисә шәһәрдән еракта яшәсә. Мәсәлән, җәмәгать транспорты да, кибете дә булмаган төпкел авылда. Икенчедән, әгәр дә бурычлы инвалид булып, транспорт чарасы аңа хәрәкәт итү өчен кирәк булса, яисә бурычлы тәрбиясендә йөртергә транспорт кирәк булган инвалидлар (туганнары, ире яисә хатыны, балалары һ. б.) булса. Һәм, ниһаять, әгәр дә суд тәртибендә бурычлының суд актын башкаруын кичектереп торсалар яисә бурычны түләүне берничә срокка бүлсәләр, аның транспорт йөртүгә хокукы чикләнмәячәк.
— Андыйлар арасында хокуксыз килеш руль артына утыручылар да еш очрый. Аларны нинди җәза көтә?
— Әгәр дә кеше хокуклары чикләнгән килеш руль артына утырса, аны административ җаваплылыкка тарттырып, бер елга водитель таныклыгыннан мәхрүм итәргә, яки мәҗбүри эшләргә җәлеп итәргә мөмкиннәр.
Шуны да истә тотарга кирәк: суд приставының махсус хокукны чикләү турындагы карары бурыч түләнгәннән соң вакытыннан алда юкка чыгарыла алса, мировой судьяның мондый карары мәхрүм ителү вакыты чыкканчы көчендә булачак. Кайсы яхшырак, үзегез сайлагыз.
“Мин алар кармагына эләкмәячәкмен” дип уйлаучыларга җавап бирәсем килә: эләгәчәксез. Суд приставлары һәм ЮХХДИ инспекторлары бу юнәлештә көчләрен берләштерде — “Юл приставы” һәм “Бурычлы” берлектәге рейдларын үткәрәбез, ведомствоара электрон документлар әйләнеше оештырдык. Бу, беренче чиратта, җәзаның әлеге төре янаган бурычлылар арасында алиментчылар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар күбрәк булу белән аңлатыла. Соңгы 7 ай эчендә административ штрафлары булган 1,5 мең кешенең һәм балаларына бурычлы 2,5 мең ата-ананың хокукларыннан файдалануын чикләдек.
Барлыгы шушы чорда чикләүнең бу төре гомум бурычлары 700 миллион сум күләмендә җыелган 5 меңгә якын кешегә карата кулланылды. Араларында күпчелеге — гамьсез ата-аналар, аларның 500 миллион сумнан артык бурычы исәпләнә.