+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 август 2016, 02:00

Хәстәрлекле ир киләчәккә карап яши

Караидел төбәгендә билгеле малтабар Николай Порядин эшчәнлегендә малтабарларның уртак проблемалары чагыла.Районда уңышлы гына эшләп килүче малтабар Николай Порядин турында Караиделгә бер сәфәремдә язып чыккан идем инде. Элекке мәкаләм геройларының язмышы белән даими кызыксынып торганлыктан, моны эшемнең үземә кагыйдә итеп алган бер мотлак тәртибе, кануны иткәнлектән, мин аларның соңгы вакыттагы яшәешенә, эшчәнлегенә вакыт-вакыт әйләнеп кайтам. Ул якларга чираттагы баруымда да бу тәртипкә тугры калып, чик буе гаскәрләренең отставкадагы подполковнигының урман хуҗалыгы тармагында башлаган эшкуарлыгында нинди уңышларга ирешкәнлеге, нинди шатлык-куанычлары яисә проблемалары булуы белән кызыксындым: матур гына эшләп китә алганмы, әллә инде бетмәс-төкәнмәс каршылыклардан, проблемалардан тәмам гаҗиз булып, башлаган эшенә дә кул селтәгәнме?

Николай Васильевич белән бу очрашу да җанлы әңгәмә артында үтте. Аның эшкуарлык белән шөгыль­ләнеп китү тарихын искә төшерсәк, ул бик үзенчәлекле. Югарыда телгә алынганча, отставкага чыккач, офицерның туган якларына әйләнеп кайтуын һәм биредә агач эшкәртү тармагында көчен сынап карарга уйлавын, ә район хакимияте, аның бу теләген хуплап, җир участогы бүлеп бирүен язган идек инде. Үз көче һәм ике эшче ярдәме белән ул ике ай дигәндә җитештерү биналары, агач яру һәм бүрәнәләрне цилиндровкалау цехлары төзи һәм эш башлый. Социаль торак төзү программасына кушылып, ике фатирлы дүрт йорт төзеп тапшыра, һәр фатирны үз чыгымнары исәбенә бүлмәләргә бүлеп бирә, нәтиҗәдә, ятимнәр бүгеннән кереп яши алырлык тораклы була. Нәкъ шушыларны күз уңында тотып, хәтта мәкаләмне дә “Малтабарны социаль җаваплылык бизи” дип атаган идем.

Ә арболит блоклар җитештерүе – бу якларда бөтенләй күрелмәгән яңалык. Ул исә сыек пыяла һәм цементка үзенең җитештерү калдыкларын – агач чыралар һәм йомычка кушып ясала. Бик заманча, гадәти төзелеш материалларыннан арзанрак һәм җылылыкны ныграк саклаучы бу блоклардан малтабар инде үзенә дә йорт төзеп бетереп килә.

Җитештерү калдыклары, дигәннән. Николай Василье­вичның кече предприятиесе җитештергән шәм сыман бүрәнәләрдән (алардан җыел­ган буралар нигезендә йорт һәм мунча комплектлары туп­лана һәм сатып алучыларга озатыла) калган йомычкалар арболит блокларга китә, хәтта артып та кала. Пычкы чүбе дә артыгы белән. Шуңа эшкуар яңа төзеләчәк зур булмаган объектларның җылыту системасын шушы төр ягулыкка көйләп, аларны ягулык белән даими рәвештә бушлай (!) тәэмин итәргә дә әзер. Моннан бит һәркемгә әллә күпме файда булыр иде! Экология дә зыян күрмәячәк, күпме акча янга калачак. Әлегә болар тәкъдим һәм ниятләр генә, әлбәттә, ләкин алар да игътибарга һәм ихтирамга лаек.

Әмма Николай Васильев­ич­ның төп проблемалары болар түгел, билгеле. Элекке язмамда да телгә алганча, гомумән, бик күп эшкуар­ларның төп проблемасы – озайлы вакытка исәпләнгән аз процентлы кредитлар. Бу хакта инде күпме сөйләнелде, язылды, малтабарлар форумнарында “түгәрәк өстәл”ләр үткәрелде, власть әһелләренә күпме мөрәҗәгатьләр кабул ителде – файдасыз. Мөрә­җәгать, дигәннән, Николай Порядин Караидел районына эшкуарлар белән очрашулар үткәрергә еш килүче икътисади үсеш министры Сергей Новиковка хат та юллап караган. Караган да соң... Ни генә эшли ала инде Сергей Владимирович, законнар кабул итәргә хокукы юк аның, банкларны да мәҗ­бүрили алмый, шул ук “Башкортстан Респуб­лика­сының кече бизнесын микрофинанслау оешмасы”на мөрә­җәгать итеп карарга киңәш кенә бирә ала. Анда исә, Николай Васильевич әйтүенчә, зур суммалык залог бәра­бәренә кыска гына вакытка аз гына акча бирергә мөмкиннәр.

– Микрофинанслау оешмасында, мәсәлән, өч елга бер миллион сум бирүләре ихтимал, – ди малтабар. – Әгәр өч миллион сумга исәп тотарга уйласаң, 4-5 миллионлык залог кирәк. Ә миңа, әйтик, кимендә 5 елга 5 миллион сум таләп ителә, ләкин мондый вакытка бу кадәр сумманы беркем дә бирергә җыенмый. Банклар­ның процент ставкасы исә якын барырлык түгел. Җитештерүне киңәйтмәгәч, бер урында таптанган кебек килеп чыга бит, продукция сатудан кергән акча белән генә ерак китеп булмый. Ничәмә төрле закон, норматив-хокукый актлар булуына карамастан, малтабарлар файдасына, димәк, республика икътисады файдасына эшләүче хокукый нигез бүген бик йомшак, аны булдыру – көн таләбе.

Бу кредитны ала алган очракта, эшкуар аны нинди максатларга тотынырга җыена соң? Искә алуыбызча, бүген Николай Порядин җитеш­тергән агач бураларны, аларның зурысы-кечесеннән эшләнгән төрле корылмаларны, йорт һәм мунча комплектларын, арболит блокларны һәм шушы ук материалдан да җыелучы йорт комплектларын Караидел районы халкы, күрше-тирә шәһәр һәм районнардан, хәтта Уфадан да чират торып алып бетереп баралар. Әзере җитмәгәнлектән, алдан ук заказ биреп куялар. Шуның өчен кичекмәстән җитештерү мәй­даннарын киңәйтү һәм корылма-җиһазларны яңарту, ка­милләштерү, аларның җитеш­терүчәнлерәк булганнарын сатып алу таләп ителә.

– Сменага 1,5 кубометр цилиндровкаланган бүрәнә бик аз, ә минем аны башта – 5кә, аннары 20гә җиткерергә исәп. Беренче максатка ирешү өчен — булган җиһазларны камилләштерергә, ә ике дистәгә ирешү өчен яңа станоклар сатып алырга кирәк. Арболит блоклар белән дә шул ук хәл. Аларны җитештерүнең әлеге күләмен кимендә 2 тапкыр арттыру таләп ителә, чөнки алучылар күп, ихтыяҗ зур, – ди ул.

Арболит блокларга ихт­ыяҗ­ның артуы шуның белән дә аңлатыла.

Беренчедән, малтабар үзенә дә йортны шуннан төзеп үрнәк күрсәткәч, халык та акрынлап күнеккән, яңа төзелеш материалы белән ныклап кызыксына башлаган, башта бик сәерсенеп караган блокларны хәзер күпләп алалар икән.

Икенчедән, башка төзелеш материаллары, дәүләт тарафыннан катгый тикшерү үтеп, торак төзү өчен яраклы дип табылган булса, “Башкортстан Республикасының торак төзелешен үстерү фонды” күптән түгел халыкны ташламалы “Торак йорт комплекты” программасы нигезендә арболит блоклардан әзерләнгән йорт комплектлары белән тәэмин итү мөмкинлеген дә тикшергән һәм, экспертиза нәтиҗәләреннән чыгып, уңай бәя биргән, бу төзелеш материалына эксперимент рәве­шендә хәзер “яшел ут” янган. Бу да, үз чиратында, арболит блоклар җитештерүне үстерүгә яңа мөмкинлекләр ача. Димәк, рәхәтләнеп, җиң сызганып эшлә генә!

Юк шул менә, бездә әнә шул сызганулы кулларга таяк белән сугып торучылар һәрвакыт табыла: я төрле тикшерү органнары талпан кебек килеп ябыша (шөкер, ил Президенты Владимир Путин “Не кошмарьте бизнес!” дигәч, аларның башбаштаклыгына чик куелды бугай инде), я салым органнары имә, я башкалары буа, ахыр чиктә акча бирмичә булса да аяк чалу юлларын табып кына торалар.

Ләкин элекке офицер (хәер, алар элекке булмыйдыр да) төшенкелеккә бирелергә җыенмый. Югарыда язылганча, социаль җаваплылык тоеп эшләүче бу малтабар үз мәнфәгатьләре өчен генә борчылмый, туган ягы, аның кешеләре тормышын яхшырту турында да уйлана. Шуның өчен дә ашкынып кайтты бит ул ничә дистә еллар буе читтә йөргән чакта өзелеп сагынган гүзәл кече ватанына. Караидел авыл Советы биләмәсе депутаты буларак, аны җәм­гыятебездә соңгы елларда тамыр җәйгән эшсезлек проблемасы да уйландырмый калмый. “Ә бит җитештерүне арттырган, киңәйткән очракта, төзелешләр дә гөрләп барыр, нәтиҗәдә, ничәмә кешене эшле дә, ашлы да итеп булыр иде!” – ди ул.

Менә шундый уй-ниятләр, борчылу-хәстәрлекләр белән янучы булдыклы ирләре бул­ганда Караиделнең киләчәге дә матур булачагына шик калмый. Сезнең кебек үз алдына матур максатлар куеп яшәүчеләр бизи бүгенге тормышыбызны, Николай Васильевич, нәкъ сезнең кебекләр бул­ганда иртәгәсе көнгә өмет тә яши!
Читайте нас: