+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 август 2016, 02:00

“Үсеш, яңарыш бертуктаусыз булырга тиеш!”

Күренекле тележурналист Инга Юмашева Әлшәй районының Шафран авылына сәфәренә бәйле уй-фикерләре белән уртаклашты.Шушы көннәрдә билгеле журналист, “Россия” телеканалы алып баручысы Инга Юмашева Шафран авылында үткән “Авыл көне” бәйрәмендә катнашты. Әлеге сәфәр күренекле тележурналистта нинди тәэссоратлар калдырган һәм нинди яңа уй-фикерләргә этәргән? Сәфәр нәтиҗәләре буенча аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

— Инга Альбертовна, Шаф­ранга сәфәр күңе­легездә нәрсәләре белән уелып калды?

— Әйе, без искиткеч мавыктыргыч сәфәрдә булдык. Бу борынгы авыл курорт поселогы буларак барлыкка килгән һәм кымыз белән дәвалауга махсуслашкан. Сугыш елларында исә авылда эвакогоспиталь урнаша. Анда туберкулез белән авыручы яралы солдатларны китерәләр. Бүген биредә Туганнар каберлеге урнашкан. Әйтергә кирәк, ул урындагы хакимият һәм халык тырышлыгы белән һәрвакыт карап, тәртиптә тотыла.

Безнең сәфәргә килгәндә исә, ул Шафран авылының туган көне уңаеннан булды. Бу көнне биредә туып читтә яшәүчеләр ел саен кече ватанына, әти-әниләренең һәм туганнарының хәлен белергә җыела. Шафранлыларның ачык күңелле булуы һәм кунакчыллыгы искиткеч җылы тәэссоратлар калдырды.

— Бу җәһәттән авылны күтәрү юлларын Сез ничек итеп күрәсез?

— Кешеләр белән сөйләшүдән шул аңлашыла: республиканың барлык тө­бәкләрендә яшәүчеләрне дә бер үк мәсьәләләр борчый. Болар — икътисадны үстерү, торак хуҗалыгы, мәшгульлек. Аерым алганда, шафранлылар канализация торбаларының искерүен, ерак арага йөрүче поездларның урындагы стан­циядә тукталмый башлавын борчыган мәсьәләләрдән атады. Район һәм поселок хакимиятләре ярдәме белән бу мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкин, дип уйлыйм. Теләк һәм тырышлык кына кирәк.

— Башкортстанда тормышка ашырылучы “Республиканы ач” проекты Шафран кебек гүзәл табигать почмакларын киңкүләм танытуда, Сезнеңчә, нинди роль уйный ала?

— Әйе, менә берничә ай инде Башкортстанда “Республиканы ач” проекты тормышка ашырыла. Аның кысаларында без республиканың әлегә киң билгелелек алырга өлгермәгән гүзәл почмаклары турында сөйлибез. Шафран да, тоташ Әлшәй районы да проект таләпләренә һәрьяклап туры килә. Биредәге кымыз белән дәвалау үзәкләре, республикадагы башка күренекле урыннар кебек үк, төбәгебезнең искиткеч күрке булып тора.

— Мәгариф турында да сөйләшик әле. Сезнеңчә, бүген мәгарифкә инвест­и­цияләр салу ни дәрәҗәдә көн таләбе?

— Шафранда булганда биредә яшәүчеләр һөнәри-техник училище ябылу мәсьә­ләсен дә күтәрде. Бу җәһәттән мин урыннарда урта һөнәри белем бирү уку йортларын тергезү көнүзәк мәсьәлә, дигән фикердә. Чөнки нәкъ алар авыл яшьләрен туплаучы, берләштерүче мөһим үзәкләр булып тора.

— Авыл дигәндә, урында җитештерелгән продукцияне алга этәрү юлларын Сез ничек итеп күрәсез?

— Башкортстан брендларын алга этәрү безнең эшчәнлектә төп юнәлешләрнең берсе булырга тиеш, дигән фикердәмен. Мәсәлән, бал һәм кымызны. Һәм бу эш күпкырлы алып барылырга тиеш. Беренчедән, үзебезнең брендларны киңкүләм мәгълүмат чаралары аша данлау зарур. Бу без, журналистларның, бурычы. Икенчедән, илнең төрле төбәкләрендә безнең кечкенә кибетләрне ачарга кирәк. Әйтик, Мәскәүдә Башкортстан Республикасы Вәкиллеге бинасы янәшәсендә Башкорт­станның сувенир продукциясе һәм брендлары белән сәүдә итүче кибет ачарга мөмкин булыр иде, дип уйлыйм.

— Киләчәкне Сез ничек күзаллыйсыз?

— Аерым кеше тормышында да, республика һәм ил күләмендә дә һәрдаим бертуктаусыз хәрәкәт итү, үзгәреш, яңарыш булырга тиеш. Үсеш үзгәреш-яңарышка нигезләнә. Бу безгә бүген бигрәк тә мөһим. Ахыр чиктә Башкортстан да очраклы гына үсеш территориясе саналмый. Максат шушы булырга тиеш!
Читайте нас: