+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 август 2016, 02:00

Үзәктә — халык мәнфәгатьләре

Русия Дәүләт думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары сыйфатында Павел Качкаев шушы өлкәдәге 46 закон проектын әзерләүдә катнашкан.

Русиянең Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев Чакмагыш, Бүздәк, Благовар районнарында, башкаланың Дим районында очрашулар үткәрде. 3 августта ул В. М. Комаров исемендәге Балалар иҗат сараенда Уфаның Совет районы халкы белән очрашты.

Павел Рюрикович үзенең депутат эшчәнлеге белән таныштырды. Ул 2011 елда алтынчы чакырылыш Дәүләт думасына депутат булып сайланды. Павел Качкаев парламентның Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары булып тәгаенләнде. Бу һич тә очраклы түгел. Чөнки ул — әлеге өлкәдә бай тәҗрибә туплаган җитәкче: башка­ланың Ленин районы хакимияте башлыгы, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары, рес­публиканың Торак-коммуналь хуҗалык министры, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы булып эшләде. Павел Качкаев башкала мэры булып эшләгәндә, 2006 елда Уфада илдә беренчеләрдән булып күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла башлады. 2006-2011 елларда меңнән артык йортка капиталь ремонт үткәрелде. Ул җитәкчелек иткән чорда Уфа, бөтенрусия конкурсында җиңеп, Русиянең иң яхшы муниципаль берәм­леге булып танылды. Бер елдан экспертлар советы Павел Качкаевны илнең иң яхшы мэры дип таныды.

Менә биш ел инде Павел Качкаев — Думадагы иң нәтиҗәле эшләүче депутатларның берсе. Хәзер аның эш­чәнлеге кешеләр тормышында турыдан-туры түгел, ә Дәүләт думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитетында әзерләнгән законнар аша чагылыш таба. Бу җәһәттән депутат Павел Качкаев автор яисә автордаш сыйфатында, Русия Президентының май указларында билгеләнгәнчә, гражданнарны торак белән тәэмин итүгә һәм торак-коммуналь хезмәтләр сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән 46 законны әзерләүдә һәм кабул итүдә катнашты.

2012 елда торакка капиталь ремонт үткәрү системасын оештыру турында закон кабул ителде. Илнең торак фондын саклауга юнәлтелгән бик мөһим документ ул. Нәтиҗәдә, соңгы ике елда гына 100 миллион квадрат метр торак капиталь төзек­ләндерелеп, 4 миллионнан артык кеше яшәү шартларын яхшырткан.

2013 елда Павел Качкаевның турыдан-туры катнашлыгы белән гражданнарны коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең нигезсез артуыннан саклаучы, ягъни коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне арттыруны чикләүче закон актлары кабул ителде. Нәтиҗәдә, 2014 елда инфляция 6,4 процент дәрәҗәсендә булса, тарифлар 4,2 процентка арткан, 2015 елда инфляция — 8,7 процент, тарифлар артуы — 8,7 процент, быел инфляция — 12,9 процент дәрәҗәсендә, тарифлар артуы — 4 процент.

2014 елда авторы шулай ук Павел Качкаев та булган идарә итү ком­панияләрен лицензияләү турында закон кабул ителү нәтиҗәсендә, халыкны намуссыз идарәче компания­ләрдән саклауның җитди механизмы барлыкка килде. Идарәче компания аларның йортына идарә итәргә лаеклымы-юкмы икәнен хәзер йорт хуҗалары үзләре хәл итә. Былтыр 15 меңнән артык идарә итү компаниясе лицензияләү үткән, шуларның 13 проценты лицензия ала алмаган.

2015 елда ялгыз яшәүче 70 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларга һәм инвалидарга капиталь ремонт буенча взнослар түләүдә ташламаларны күздә тотучы закон кабул ителде. Бу ташламаны Русиянең һәр унынчы гражданы, ягъни 12 миллион кеше, алды. Закон проектын шулай ук Павел Рюрикович эшләде. Бер үк вакытта ел саен капиталь ремонт программасына федераль бюджеттан шактый сумма (9,3 миллиард сум) бүленүен дә билгеләргә кирәк.

Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү турындагы закон проекты камилләштерүне таләп итә, дигән фикердә Павел Качкаев. Аның белдерүенчә: гражданнар өстәмә яклау алырга тиеш. Башлангыч авторлары, шул исәптән Павел Качкаев, эшләп бетерү өчен әлеге закон проектын кайтарып алырга карар иткән.

— Әлеге закон, беренче чиратта, торак төзелеше актив алып барылган муниципалитетларга һәм төбәкләргә түгел, ә яңа торак бөтенләй диярлек төзелмәгәннәренә кагыла. Бәлки иртәгә ул үсеш алыр да, ләкин бу муниципалитетларда кешеләр бүген авария хәлендәге торакта яши, гомерләрен хәвеф астына куя, — ди Павел Качкаев.

Болар — югарыда телгә алынган һәм, иң мөһиме, уңышлы эшләгән 46 законның берничәсе генә.

Павел Качкаев — “Бердәм Русия” партиясенең “Управдом” проекты җитәкчесе. Ул ил төбәк­ләрендә булып, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә килеп туган мәсьәләләр турында чыгыш ясый, бу өлкәдә кабул ителгән яңа законнарны аңлата. Павел Качкаевның турыдан-туры катнашлыгы белән бүген гражданнарны торак-коммуналь хез­мәтләр күрсәтүчеләр башбаштаклыгыннан яклау буенча ныклы контроль булдырылган. Җәмәгатьчелек контроле үзәкләре илнең бөтен төбәкләрендә дә төзелгән. Былтыр гражданнарның 33 мең мөрәҗәгате каралган, 2165 тикшерү үткәрелгән, 500дән артык закон бозу очрагы ачыкланган, алар буенча тиешле чаралар күрелгән.

Әйткәндәй, августта Башкортстанда торак-коммуналь хуҗалык өлкә­сендәге сорауларга җавап бирүне максат итеп куйган “кайнар линия” эшли башлады. Аны Дәүләт җые­лышы-Корылтай, тармак министрлыгы, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе рәисенең кабул итү бүлмәсе, “Торак-коммуналь хуҗалык­ка контроль” җәмәгатьчелек үзәге оештырды.

“Кайнар линия”нең телефоны — 8 (347) 216-35-93, аңа эш көннәрендә 9-18 сәгатьләрдә шалтыратырга мөмкин.
Читайте нас: