+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 ноябрь 2016, 02:00

Профсоюзлар хәзер мәктәпме?

Оешма власть органнары белән берлектә хезмәт кешесенең хокукларын яклый.Кайчандыр “Профсоюзлар — коммунизм мәктәбе” дигән гыйбарә бар иде. Якты киләчәк вәгъдә иткән коммунизмны кыргый капитализм алыштыргач, әлеге мәктәп беравык юллар чатында калды кебек. Инде ул еллар артта калды дип иркенрәк суларга да өлгермәдек, тагы бер көрчек бәкәлгә китереп бәрде. Янә билләрне биштән будык. Нәкъ шул чорда профсоюзлар үзләрен янә мәктәп буларак күрсәтә башлады. Монысы инде — “исән калу мәктәбе”.

Бүген дөньяда 200 миллион эшсез бар. 232 миллион кеше чит илгә чыгып эшләргә мәҗбүр, ике миллионнан артык кеше эш урынында һәлак була. Шушы һәм башка мәсьә­ләләрне уртага салып сөйләшү һәм хәл итү максатында ел саен халыкара профсоюз­лар җыены үткәрелә. 2011 елдан ул “L20 Профсоюзлар саммиты” исемен алды. Шул елда Пекинда узган чара­да 16 илдән 70 делегат, биш халыкара профсоюз оешмасы әгъза­лары, Чад һәм Лаостан кунаклар катнашты.

Әлеге чарада дөнья халык­ларының социаль тигезлек һәм азатлыкка мохтаҗ булуы билгеләнде.

Русия Президенты Владимир Путин профсоюзлар хәрәкәтен югары бәяли. Аның берничә әгъзасы күптән түгел төзелгән Вәкилләр Советына кертелде. Алар икътисадтагы, социаль өлкәдәге хәлләрне яхшыртуга багышланган проектлары катнаша.

Башкортстан Хөкүмәте дә профсоюзлар эшчәнлегенә таяна. Республикада профсоюзлар федерациясе белән берлектә байтак кына мөһим мәсьәләләр күтәрде. Эш хакы түләүдә югары дифференциация (планлаштырылган 1:6 урынына 10,9 тапкыр), республикадагы эшкә сәләтле халык­ның 10 проценты яшәү минимумыннан түбәнрәк керем алуы, хезмәт хакларының акрын артуы (алты айда — 0,9 процент), эшсезлек, хезмәт урыннарындагы хәвефсезлек мәсьә­лә­ләре уртак. Соңгысы аеруча хәвеф тудыра.

Республикада җиде айда эш урынында 35 кеше һәлак булган. Әлшәй районында канализация-насос станциясен хезмәтләндерүче өч хезмәткәр берьюлы һәлак булган. Чишмә шикәр заводы канализациясе өчен җаваплы ике хезмәт­кәрнең гомере эш урынында өзелгән. Аларның берсе противогаз кимичә, страховкалау троссын такмыйча коега төшеп үлә, аны коткарырга төшкән икенчесе дә шунда җан бирә. Мондый очракларның һәр­кай­сы хезмәт хәвефсезлеге буенча ведомствоара комиссия­дә карала. Анда бәлагә юлыккан кешеләр хезмәт салган предприятие җитәкче­ләре, муниципаль берәмлекләр, тармак министрлыгы һәм ведомстволары вә­килләре чакырыла. Әлеге очракларны тикшер­гәндә шул ачыклана — кайбер предприятиеләрдә хәвефсез­лек хез­мәте бөтенләй юк. Шундыйлардан Уфа фанера комбинатын атарга була. Биредә меңәрләгән сум штраф түлә­сәләр түлиләр, әмма хәвеф­сезлек өчен җавап бирүче белгечкә хезмәт хакы таба алмыйлар. 2014 елда республика буенча бу максатта һәр эшчегә 11230 сум акча каралса, 2015 елда ул 9905 сумга кадәр кимегән.

Хезмәт хаклары, аларны легаль рәвештә вакытында түләү мәсьәлә­ләрендә каршылыклар күп. Башкортстан статистика идарәсе мәгълүмат­ларына караганда, 1 октябрьгә рес­пуб­­­ликадагы ике предприя­тедә 74 хезмәткәргә 1,5 миллион сум күлә­мендә эш хакы түлән­мәгән. Әмма Хез­мәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан прокуратура, суд приставлары хезмәте һәм башка чыганаклардан алынган мәгъ­лүмат­ларга караганда, хезмәт хаклары буенча 104 предприя­тиедә 516 миллион сум бурыч җыелган. Алар арасында 55 банкрот пред­приятиенең 388 миллион сум бурычы да бар.

Шул ук вакытта, “Сибай бораулау реагентлары” җәмгыя­тендә хезмәт­кәрләргә — 3,8 миллион сум, “Башгипроагропром” җәмгыятендә — 5,9 миллион сум, Ф. Дзержинский исемен­дәге типографиядә — 7,2 миллион сум, “СГК — Трубопроводсервис” җәмгыятенең Уфа филиалында 51,8 миллион сум бурыч кайтарылган.

Профсоюзлар хәрәкәтенең иң зур уңышларыннан берсе минималь хезмәт хакын арттыруга ирешүдер, мөгаен. Русия профсозлар, Бөтен­русия Эш бирүчеләр берләшмәләре һәм Русия Хөкүмәте килешүе нәти­җәсендә, 2017 елның 1 июленнән ул 7800 сум булачак. Соңгы тапкыр ул 2016 елның 1 июлендә күтәрелеп, әлегә 7500 сум тәшкил итә.
Шул рәвешле, профсоюзлар хә­рәкәте власть органнары белән элем­тәдә хезмәт кеше­сенең билен­дәге тыгыз буылган каешны бушайтырга тырыша. Һәм күп очракта бу максатына ирешә дә.
Читайте нас: