Ни аяныч, юл фаҗигаләрен кисәтү, юл хәрәкәте шартларын һәм техник мөмкинлекләрне яхшырту, кагыйдә бозган өчен җаваплылыкны арттыру җәһәтеннән дөнья, ил, республика күләмендә елдан-ел җитдирәк чаралар күрелүгә карамастан, трассалар чын сугыш кырын хәтерләтә. Аерым алганда, бары тик агымдагы елның ун аенда гына да, мәсәлән, Башкортстан территориясендә 3761 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Аларда 432 кеше һәлак булган, тагы да 4835 кеше тән җәрәхәтләре алган. Аварияләрнең 359ына исерек водительләр сәбәпче булган. Алар 61 кешенең гомерен кыеп, 493ен имгәткән. Шушы ук чорда балигъ булмаган 12 үсмернең гомере өзелгән, 411е тән җәрәхәтләре белән дәваханәләргә китерелгән. Болар хакында республиканың Баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов 23 ноябрьдә “Комсомольская правда — “Уфа” редакциясендә үткән матбугат конференциясендә җиткерде. Шушында ук Динар Заһит улы аварияләрнең төп сәбәпчеләрен дә атады.
— Авыр имгәнүләргә һәм үлемгә китергән аварияләргә төп сәбәпче булып, беренче чиратта, тизлекне арттыру тора. Икенче урында — каршы як полосага чыгу, бу да водительләрнең һәм пассажирларның гомерен кыя. Өченче нәүбәттә коточкыч аварияләргә автомобиль белән исерек килеш идарә итү сәбәпче, — диде ул.
Әлбәттә, аварияләрне булдырмау, алар санын киметү, бу җәһәттән хокук бозуларны кисәтү максатында дәүләт дәрәҗәсендә дә, шәхсән ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан да колачлы эшчәнлек алып барыла.
Мәсәлән, ил Хөкүмәте юлда техникага хәвефле идарә иткән өчен биш мең сум күләмендә административ штраф кертү турында закон проекты әзерләде. Ул Дәүләт думасы тикшерүенә чыгарылачак. Депутатлар әлеге башлангычны хуплаган очракта хәрәкәт итү өстенлегенә ия транспорт чарасына юл бирмәгәннәр; хәрәкәт итү тыгын булган участокларда уңга-сулга йөрүчеләр (әгәр дә бу уңга яисә сулга борылу, каршылыкны урап узу белән бәйле булмаса); алдагы транспорт чарасы белән хәвефсез дистанцияне сакламаучылар; янәшә барган транспортны кысрыклаучылар; акланмаган очракта да тормозга кинәт басучылар; башка транспорт чарасының узуына ясалма каршылык тудыручылар 5 мең сумлык штрафка тарттырылачак. Әле исә бу төр хокук бозучылар өчен нибары 500 сумнан 1,5 мең сумга кадәр штраф каралган. Җаваплылыкны арттыру исә моңа бәйле хокук бозуларның һәм шул сәбәпле килеп туган күңелсез хәлләрнең бермә-бер кимүенә китерер дигән ышанычталар Русия Хөкүмәтендә.
Башкортстанда исә “яшерен патруль”нең дәүләт номерлары алыштырылачак. Шул ук вакытта Баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов белдерүенчә, бу һич кенә дә “яшерен патруль”не яшерү максатында эшләнми.
— Дәүләт автоинспекциясе водительләрдән яшеренү максаты куймый. Киресенчә, водитель үзе артыннан “яшерен патруль” экипажы килүен күрә икән, ул юлда үзен иплерәк тотарга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска тырыша. Аерым алганда, һәр “яшерен патруль” машинасы көн саен кагыйдә бозу турында 200ләп материал алып кайта. Бу җәһәттән беренче чиратта автобус водительләрен игътибарга алырга тырышабыз. Әйтергә кирәк, алар арасында Черниковкадан Телеүзәккә кадәр 40тан артык кагыйдә бозу очрагына юл куйган рекордсменнар да бар, — диде Динар Заһит улы.
Бу җәһәттән республиканың Баш дәүләт автоинспекторы шәхсән башлангыч белән дә чыкты. Аерым алганда, Динар Гыйльметдинов башкортстанлыларны юлларда кагыйдә бозулар турында аңа социаль челтәрдәге шәхси битенә язарга чакырды.
Әлбәттә, юлларда тәртип урнаштыру өчен күләмле эш алып барыла. Әмма, ни аяныч, юл хәрәкәте хәвефсезлеге өчен җаваплы дәүләт структуралары үзләре үк аерым очракларда фаҗигаләргә юл куя, аларны якынайта дигән фикер кала. Мәсәлән, матбугат конференциясендә Динар Гыйльметдинов башкаланың Салават Юлаев проспектындагы аерым участокта хәрәкәт итү тизлеген сәгатенә 40 километрга кадәр чикләү кертүнең кичектергесез чара булуын билгеләде.
— Әлеге участокта колея барлыкка килеп, анда дистәләгән автомобиль авариягә эләкте. Нәтиҗәдә, без Уфа шәһәре хакимияте исеменә хәрәкәт итү тизлеген чикләү турында кисәтү кәгазе язарга мәҗбүр булдык. Юл төзекләндерелгәч тә тизлекне чикләүче юл билгеләре алмаштырылачак, — диде Баш дәүләт автоинспекторы.
Динар Гыйльметдинов, шулай ук, әлеге хилафлык өчен Уфа шәһәре хакимиятенә штраф салынуы һәм бу хакта прокуратурага җиткерелүе турында белдерде.
Һәм, ни аяныч, җаваплы башкарма власть органнары юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләсендә эшләп җиткермәгән, хилафлыкка юл куйган очраклар бер бу гына түгел. Узган атна башында ук синоптиклар җомгадан һава торышы бозылачагы, ишеп кар һәм карлы яңгыр явачагы, юлларда бозлавык булачагы турында кисәтте. Һәм аларның фаразлары чынга ашты да. Җомга көннең икенче яртысында ук аерым районнарда карлы яңгыр явып, юллар бозлавыкка әйләнде, шимбә иртәсенә исә, аларны кар каплап китте. Әмма, ни сәбәпледер, кардан чистарту, ком-таш сибү машиналары трассага чыгарга әлләни атлыгып тормады шикелле. Һәрхәлдә, мәсәлән, шимбә көнне, иртәнге сәгать тугыз-уннар тирәсендә, юлның торышына караганда, Уфа — Яңавыл трассасы буйлап бер генә юл чистарту машинасы да үтмәгән иде әле. Нәтиҗәдә, безнең ише автоһәвәскәрләр, чистартылмаган юлда салулый-салулый, кар боткасы болгатырга мәҗбүр булды. Кемдер — юл өстендә, ә кемнәрдер, 50 метр читкә очып, юл астында да...
Кыскасы, моннан чыгып әйтәсе килгән фикер: юл хәрәкәте хәвефсезлеге мәсьәләсендә водительләргә карата гына түгел, моның өчен җаваплы дәүләт структураларына да җаваплылыкны бермә-бер катгыйландыру вакыты җитте, безнеңчә. Бәлки, шул очракта, ниһаять, без дә кар боткасына әверелгән колеяларны ерып түгел, адәм рәтле юллардан йөри башларбыз...