+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 декабрь 2016, 02:00

Кармак — бездән, балык — сездән!

Алдагы чорда Башкортстанның төньяк-көнчыгышындагы һәр районда балыкчылык хуҗалыклары булдыру максаты куела.Мәгълүм булуынча, 2011 елда республика Хөкүмәте 2020 елга кадәрге чорда Башкортстанның төньяк-көнчыгыш төбәген социаль-икътисади үстерү буенча комплекслы программа кабул иткән иде. Соңгы елларда әлеге мөһим документ кысаларында төбәктәге районнарда зур эшләр башкарылды. Шул ук вакытта, аерым мәсьәләләр бүген дә хәл итүне көтә. Күптән түгел Хөкүмәт йортында үткән видеоселектор киңәшмәсендә шушы программаны тормышка ашыру мәсьәләләре каралды. Утырышны Хөкүмәт Рәисе Рөстәм Мәрданов үткәрде.

Республиканың төньяк-көнчыгыш төбәге шартлы рәвештә сигез районны берләштерә. Соңгы елларда әлеге географик биләмәләрдә, беренче чиратта, яңа эш урыннары булдыруда һәм социаль юнә­леш­тәге объектлар төзүдә зур эшләр башкарылды. Узган 4-5 ел эчендә мәсәлән, төбәктә өч мәктәп, алты балалар бакчасы, өч дәваханә корпусы, фельдшер-акушерлык пункты һәм өч спорт объекты сафка кертелде.

— Бу программаның кабул ите­лүе төньяк-көнчыгыш төбәкне үсте­рүгә, һичшиксез, уңай этәргеч бирде. Беренче чиратта, продукция җитеш­терү күләме арту куандыра. Салым һәм салым булмаган түләү­ләр 1,56 тапкыр арткан. Шунысы куа­нычлы, төбәктә җитештерүнең төрле тармакларында 5,2 меңнән артык яңа эш урыны булдырылды. Болар һәм­мәсе дә урыннарда эш­нең максатка ярашлы оештырылуын күр­сәтә, — диде ки­ңәш­мәне ачып Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәр­данов.

Утырышта Премьер-министр урын­басары — Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов телгә алынган программа кысаларында баш­­карылган эшләр һәм алда торган бурычлар белән таныштырды. Балакатай районында, мәсә­лән, агач күмерен фа­совкалау линиясен төзү эше төгәл­ләнгән. Дуван районында ит эшкәртү комбинаты төзү проекты уңышлы тормышка ашырылган. Караидел районында йорт җиһазлары эшләү цехы салын­ган, ә Кыйгыда тегү фабрикасы ачы­л­­ган. Нуриман районында телгә алынган проект кысаларында романов токымлы сарыклар үрчетү буенча ферма төзе­леше тәмамлан­ган. Салават районында экологик яктан саф суны савытларга тутыру цехы да игътибарга лаек.

— Максатлы программаның 2020 елга кадәр озайтылуы очраклы түгел, — диде Илшат Таҗетдинов. — Әлегедәй үсеш темпын дәвам итү максатында яңа бурычлар бил­ге­ләнде. Ул моңа кадәр булган һәм яңа җитештерү тармакларын оештыруны, кече һәм урта малта­бар­лык­­­ка ярдәм итүне, фермер һәм шәх­си ихаталарны арытаба үстерү чарала­рын, инвестиция проектларын үз эченә ала.

Әйтергә кирәк, республиканың әлеге төбәгендә байтак еллар элек үк аграр җитештерүдә терлек­челеккә игътибарны арттыру турында төрле дәрәҗәдәге чараларда тәкъ­димнәр булган иде. Әлеге программа исә аларны финанс белән ныгытты. Киләсе елларда, мәсәлән, Балакатай, Караидел һәм Нуриман районнарында терлекчелек биналарын модернизацияләү буенча зур проектлар гамәлгә ашырыла башлаячак.

Төбәктә төзелеш тармагын җан­лан­дыру буенча да җитди планнар билгеләнгән. Кече Устьикин авылында әйтик, кирпеч заводын тергезү көтелә, Мәсәгуть кирпеч заводын реконст­рукцияләү таләп ителә. Нуриман районында бетон, керамзит-бетон һәм керамзит блоклар җитеш­терү җайга салыначак.

Республика Башлыгы Рөстәм Хә­митов Башкортстанда балыкчылык тармагын үстерү юнәлешендә мө­һим бурычлар куйды. Аграр җитеш­терүдә әлеге тармакның төньяк-көнчыгыш төбәк өчен аеруча отыш­лы булуы да мәгълүм. Программага ярашлы, ба­лык­чылык хуҗа­лыкла­рын төбәктәге һәр районда булдыру максаты бил­геләнде.

Киңәшмәдә чыгыш ясаучылар сүзләренә караганда, төбәктә социаль һәм транспорт инфраструктурасы объектларын үстерү эше дә дәвам итәчәк. Урындагы халыкны борчыган проблемаларның берсе — Караидел районының Абыз авылында балалар бакчасы салу, Бөре-Тастубә-Сатка юнәлешендәге автомобиль юлын Караидел авылы чи­тен­нән, шул ук исем­дәге елга аша күпердән үткәрү проек­ты да тиздән тормышка ашырылыр, дигән өмет бар.

Программада инвестиция белән бәйле чаралар да аз түгел. Яңа социаль-мәдәни үзәкләр, балалар бакчалары, мәктәпләр, фельдшер-акушерлык пунктлары төзү планга кер­телгән. Мәчетле районы үзәгендә ашы­гыч ярдәм күрсәтү станциясе бе­­­лән дәваханә салыначагы да зур вакыйга буларак кабул ителә.

Видеоселектор киңәшмәсендә Хөкүмәт Президиумы әгъзалары, министрлык һәм ведомство җитәкче­ләре катнашты. Туры элемтә аша Хөкүмәт Премьер-министры төбәккә караган районнарның хакимият башлыклары фикерен тыңлады.
Читайте нас: