+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 декабрь 2016, 02:00

Утраулар миңа кирәкми, җан җылысы бүләк ит...

Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, диләр. Тик шулай да туганнарыңа, якын­нарыңа, хезмәттәш­лә­реңә, дусларыңа бүләк сайлау җиңел түгел. Тапшырасы бүләкнең иясе күңеленә хуш килүе дә мөһим бит әле.

Әлеге темага уйлана башлагач, күңелдә кешелек тарихында тапшырылган иң кыйммәтле бүләк нинди булды икән, дигән кызыксыну уянды. Бу сорауга җавап та тиз табылды. Баксаң, иң зур бүләк ХVII гасырда Һинд­станда ясалган. Аның тарихы бик гүзәл һәм шул ук вакытта моңсу да.

...Һиндстанда Джихан исемле патша яшәгән. Ул 15 яшендә үк министрның 14 яшьлек кызы Мумтаз Мхалга гашыйк була. Тик патша улы буларак, аңа тиңенә – күрше дәүләт патшасы кызына өйләнергә туры килә. Әмма Мумтазга булган мәхәббәте һич сүрелми. Джиханның бәхе­тенә, бу вакытта Һинд­станда дүрт хатын алырга рөхсәт була, һәм ул Мумтазга тәкъдим ясый, кыз да аны яратуын яшерми. Тик гашыйк җаннар тиз генә кавыша алмый, йолдыз­ларның туасы гаилә өчен уңай вариантта тезелүен биш ел көтәргә мәҗбүр булалар. (Һинд­станда астрологлар фатыйхасыннан башка өйлә­нешүнең ахыры хәерле булмавына ышаналар. Ниһаять, Джихан белән Мумтаз чәчләрен чәчкә бәйләү бәхетенә ирешә. Алар шулкадәр бәхетле була! Ир хатынын өрмәгән җиргә утыртмый, затлыдан-затлы бүләкләр белән сөендереп кенә тора. 17 ел шатлык-сөенечтә гомер кичерәләр. Тик 14нче сабыен дөньяга китергәндә Мумтаз үлә. Джихан өчен якты кояш сүнгәндәй була. Сөеклесенә ул, аның үле­меннән соң булса да, дөньяда тиңе булмаган кыйммәтле бүләк ясарга уйлый. Шулай итеп, Һинд­станда ак мәрмәр таштан Тадж-Махал дигән мәһабәт, затлы сарай барлыкка килә. Аны илнең иң оста тө­зүчеләре 20 ел күтәрә, бизи. Бу мәһабәт мавзолей, бөек мәхәббәт гәүдәләнеше булып, бүген дә барлык кешелекне сокландыра.

Америка Кушма Штат­ларының данлыклы символы – Азатлык статуясы америкалыларга французлардан дуслык билгесе итеп тапшырылган бүләк.

Безнең көннәрдә дә якыннарын кыйммәтле бүләк­ләр белән сөен­дереп, халыкны таң калдыручылар җи­тәрлек. Мисал өчен, танылган футболчы Дэвид Бекхем хатыны Вик­ториягә миллион доллар торган хатын-кызлар сумкасы бүләк итә. Ул бриллиантлар белән би­зәлгән.

Икенче данлыклы футболчы Криштиану Рональдо туйга үзенең агентына утрау бүләк иткән! Ә менә олигарх Роман Абрамович сөйгән ярына 14 миллион долларлык “Атлап баручы кеше” дип исемләнгән бронза сын тапшырган.

Бүләк алу күңелле, әлбәттә. Әмма шуны да онытмагыз: аның белән бергә сезнең йортка аны тапшы­ручының энергиясе дә килә. Әгәр дә бүләкне теләр-теләмәс, яки начар уй-ният белән биргән булсалар, сезнең тормышыгызда кү­ңелсез хәлләр башлануы бик мөмкин. Һәрхәлдә, экстрасенслар шулай дип кисәтә.

Шуңа күрә, гомер буе сезгә кырын карап йөргән кешенең уйламаган җирдән бүләк күтәреп килүе күңе­легездә шик тудырырга тиеш. Иң дөресе илтифатлы гына итеп бүләктән баш тартуыгыз булыр.

Бүлмә гөлләре бүләк итсәләр, бу үсемлекләр турында күбрәк белергә тырышыгыз, чөнки, шул ук экстрасенслар әйтүенчә, гөлне матур булганы өчен генә йортта тотарга ярамый, аларның кайберләре бәла-каза ки­терергә дә сәләтле. Берзаман ахирәтемә туган көненә үрмәгөл бүләк итәләр. Шул көннән башлап аның ире белән аралары бозыла башлый. Ярый әле очраклы рәвештә ул әлеге гөлнең борын-борыннан халыкта “ир-атларны йорттан куучы гөл” дип аталуын белеп кала, аны үзе эшләгән офиска илтә, шуннан соң гына тормыш юлдашы белән мөнәсәбәтләре яхшыра.

Сөйгән ярыгызга, балаларыгызга, туганнарыгызга яки дусларыгызга бүләк сайлаганда, әлбәттә, алар­ның нәрсә хакында хыялланганын алдан ачыкларга мөмкин. Гомумән, хәзер яше-карты юбилейларда һәм башка истәлекле бәйрәм­нәрдә акча бүләк итүне хуп күрә. Бер яктан караганда, бу дөрес тә: кеше күптән кызыгып йөргән әйберен үзе сатып ала. Төрле сертификатлар тапшырып та шатландыра аласыз якыннарыгызны. Кышкы зәмһәрир салкында җылы океан ярына путевка да — үзенчәлекле бүләк. Барысы да сезнең мөм­кинлекләрдән тора, әлбәттә.

Ир-егетләргә, чынлап эзләгәндә, оекбаш белән одеколоннан башка да бихисап бүләкләр табарга була. Брэндлы сәгать, алтын чылбыр аларга да бик килешә. Зур булмаган затлы һәм уңайлы күн сумкага исә алар ачкыч һәм кирәкле кәгазьләр салып йөртә ала. Бүләк сайлаганда, иң мөһиме – якын кешеңнең зәвыгын белү.

Бүгенге көндә балалары мәктәптә укып йөрүче, яки бакчада тәрбия­ләнүче әти-әни­ләр­нең җанына тигән күренеш хакында да әйтми булмый. Кайчан традициягә кер­гәндер, тик хәзер һәр бәйрәмгә диярлек әти-әниләр укытучы һәм тәрбиячеләргә бүләк алырга тиеш. Ә чыгарылыш кичәсе җитсә, алтыннан кимрәк бүләк тапшырылмый. Без мәктәптә белем алган чорда да укытучыларга бүләк бирү бар иде, тик остазларыбызга үз кулларыбыз белән эшләгәнен тапшыра, үз көчебез белән әзерләнгән концерт күрсәтә идек.

Заманны җиңел дип булмый, очын-очка ялгап яшәгән гаиләләр бар бит. Нигә алар баласына ризык аласы акчаны тәрбиячегә яки укытучыга бүләккә тапшырырга тиеш? Бу һөнәр ияләре башкарган эшләре өчен хезмәт хакы ала бит. Белем бирү учреж­дениеләрендә бүләккә акча җыю кебек ямьсез күре­нешкә чик куярга вакыт!

...Йомгаклап шуны әйтик: бүләкләрнең төрлесе була, фантазияң һәм акчаң гына җитсен. Ә фәлсәфәгә кил­гәндә, иң зур бүләк – ул якыннарыңның сиңа булган игътибары, вакыты. Ни дисәң дә, адәм баласы өчен бу дөньяда иң кыйммәтлесе – вакыт. Узган көннәрне бернинди байлыклар бә­рабәренә дә кире кайтарып алып булмый. Төптәнрәк уйлап караганда, мондый нәтиҗә ясарга мөмкин: дустың, ахирәтең яки хезмәттәшең, сиңа бүләк эзләп, кибеттә йөргән, кырык эшен кырык якка ташлап, сине бәйрәмең белән котларга килгән икән, димәк, ул гомеренең бу алтындай кадерле минутларын, сәгать­ләрен сиңа багышлаган, сине хөрмәт итә.

Тиздән – Яңа ел. Бәйрәм алдыннан кибетләрдә алма төшәр урын да булмый. Бүләк сайлау башлана. Һәркай­сыбызга матур да, файдалы да бүләкләр насыйп булсын!
Читайте нас: