+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 гыйнвар 2017, 02:00

Алтмыштанмы, әллә алтмыш өчтәнме?..

Хаклы ялга чыгу яшен арттыру аның акчасы “хак”ында да чагылырмы?Премьер-министр Дмитрий Медведев, 2016 елның маенда Кырымга баргач, пенсияне арттыруны сораган пенсионерларга “Акча юк, әмма сез бирешмәгез...”дигән иде. Ел ахырында исә Дмитрий Анатольевич: “2017 елда барлык төр социаль түләүләргә һәм пенсияләрне индексацияләүгә акча җитәрлек”, — диде. Ягъни, агымдагы ел бюджетында социаль чыгымнар кыскартылса да, дәүләт мохтаҗ гражданнар алдындагы бурычларын үтәячәк, дип ышандыра. Моңа, әлбәттә, икътисади хәлнең тотрыклана төшүе, казна керемнәренең артуы нәтиҗәсендә ирешеп булачак. Әмма икътисади хәл мактанырлык түгел. Эш чит илләр игълан иткән санкцияләрдә генә дә түгел. Икътисадны төрләндерү, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, импортны алмаштыру проблемалары әлеге вакытта көнүзәк исәпләнә. Ләкин шушы проблемалардан да кискенрәк зур социаль мәсьәлә бар, ул да булса — пенсия белән тәэмин итү.

Пенсия турында гамәл­дәге закон буенча, пенсия исәпләүдә төп нигез булып стаж һәм хезмәт хакы санала. 2014 елда пенсиягә чыгучылар өчен 6 ел стаж җитә иде. 2015 елдан пенсиягә чыгарга хокук бирә торган стажның күләме ел саен бер елга артып бара. Димәк, 2024 елда пенсиягә чыгучылар өчен 15 ел стаж кирәк булачак. Статистика күрсәт­кәнчә, бүген пенсиягә чыгарга теләп мөрәҗәгать итүчеләрнең стажы 34 ел тәшкил итә, пенсия 13,5 мең сумнан артмый. Әйе, стаж җыю алай ук мөмкин булмаган нәрсә түгел. Хәзер хәрби хезмәттә булган еллар, декрет яллары, инвалид баланы яки 80 яшькә җиткән өлкәннәрне караган вакытлар да стажга кертелә. Кеше гомере буе беркайда да эшләмәсә генә инде... Ниндидер сәбәпләр аркасында стажы тулмаганнарга исә социаль пенсия каралган. Ул хатын-кызларга – 60, ә ир-атларга 65 яшьтән генә бирелә. Әмма пенсияне яңача исәпләү, яки өч ел элек башланган үзгәрешләр, көткән нәтиҗәне бирми, ул гадел түгел, ди белгечләр.

Реформаларның нәти­җәсез­легендә, яки Пенсия фондында акча булмауда 40 миллион пенси­онерның гаебе юк. Алар үз вакытында хезмәт салган, картлык көннәрендә дәүләт ярдәм­нән ташламас дип эшләгән, Хөкүмәткә ышанган. Кызганычка каршы, ышаныч тулы күләмендә аклана дип авыз тутырып әйтеп булмый. Ә пенсия реформасы турында сөйләү, гомумән, халыкта социаль апатия генә тудыра. Моның шулайлыгына бер дәлил китерик. Мәсәлән, Русиядә 2002 елда, зурдан кубып, пенсия реформасы игълан иттеләр. Законнар кабул ителде, аларга үзгәрешләр кертелде. Пенсионерның хәле күзгә күренеп яхшырдымы соң? Юк. Хәзер яңа реформа турында сүз кузгаталар.

2002 елда Швециядә дә пенсия реформасы башлана. Аның асылында дәүләттән тыш пенсия фондларында булачак пенсионерлар акчаларын (тупланма өлешне) табышлы итеп саклау ята. Бездә дә шулай булырга тиеш иде. Шведлар хәзер “Газпром” акцияләрен дә (киң билгеле дөнья корпорацияләренеке белән бергә, әлбәттә) сатып алып, дивиденд ашап ята, ә безнең илдә тупланма өлешне “туңдырып” куйдылар. Янәсе, ул үзен акламый. Чынында ул акчалар белән Пенсия фонды “тишекләрен ямау”ны бездән яшерәләр. Шуңа күрә, күпме генә эшләсәң дә, взносларны никадәр түләсәң дә, билгеле бер суммадан артык пенсия түләмәя­чәкләр, ди булачак пенсионерлар. Социаль апатия дигәне менә шушы була инде.

...Икътисади хәл мактанырлык түгел, дигәннән. Законга ярашлы рәвештә, һәр елның февраленнән пенсияләр узган елдагы инфляция дәрәҗәсеннән ким булмаган күләмдә арттырылырга тиеш. Әйтик, 2015 елда инфляция 12,9 процент тәшкил итте. Ләкин былтыр илдәге финанс-икътисади хәлнең киеренке булуы аркасында, пенсия­ләргә өстәмә 4 процент кына булды. Уртача пенсияне 12 мең сум дип алсак, ул 480 сумга артты. Икенче индексацияне (ягъни, 8,9 проценттан ким булмаган сумманы), икътисади хәлнең нинди булуына карап, ел дәвамында үткәрергә вәгъдә иткән иделәр. Тик мондый мөмкинлек табылмады.

Шулай да, пенсионер­ларның матди хәле арытаба начарланмасын дигән максаттан чыгып, үткән елда гамәлгә ашырылып бетмәгән индексация урынына, 2017 ел башыннан аларның һәркайсына 5000 сум акча бирергә карар ителде. Әлбәттә, бу — пенсионерлар бюджетына сизелерлек өстәмә. Әмма моның бер әтнәкәсе бар. Гади исәп менә нәрсә күрсәтә. Әгәр дә индексацияне тиешенчә үткәргән булсалар, ягъни пенсияне 12,9 процентка арттырсалар, айлык өстәмә 1548 сум булыр иде. Әлеге саннан 4 процентлы өстәмәне, 480 сумны алсак, 1068 сум була. Монысы — закон буенча түләнеп бетерелмәгән акча. Шушыны 12гә тапкырласак, 12816 сум килеп чыга. Пенсионерларга 5000не бир­сәләр дә, үткән елда алынып бетмәгән акча 7816 сум тәшкил итә. Янә дә бер хикмәте шунда: 5000 сум — индексация түгел, ә бер тапкыр бирелә торган пособие. Яки киләчәктә индексация ясаганда ул төп пенсиягә өстәмә буларак каралмый. 2014 елда Русия Президенты “билләрне кыса төшәргә туры киләчәк” дигән сүзләрен юкка гына әйтмәгән, димәк.

Реформа кирәклекне пенсия түләүдә елдан-ел авырлыклар арта бару белән аңлаталар. Акча җитми. РФ Финанс министрлыгы, мәсәлән, пенсия яшен ирләргә дә, хатын-кызларга да 63кә җиткерү тәкъдиме белән чыкты. 1 гыйнвардан дәүләт хезмәткәрләренә кагылышлы Федераль закон (143-ФЗ) көченә керде дә инде. (Анда пенсиягә чыгу 65 яшьтән каралган. Хәер, алар эшкә болай да теш-тырнаклары белән ябышып ята иде. Чөнки хезмәт хаклары югары, карьерда таш кисмиләр бит). Башка категория гражданнар өчен мондый үзгәреш 2019 елдан гамәлгә кертелә башлаячак, дигән фаразлар бар. Ягъни шушы елдан әлеге пенсия яшенә (55 һәм 60) һәр елны 6 ай өстәлә. 1959 елда туган ир-атлар 60,5 яшьтә пенсиягә чыкса, 1960 елда туганнар 61 яшьтә пенсия ала башлый. Һәрхәлдә, Владимир Путин журналистлар белән очрашу вакытында көтелгән реформаның яшькә бәйле өлешен шулай аңлатты.

Яңа реформа проекты пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукына ия гражданнарга да кагыла. Әйтик, бюджет тармагында эш­ләгәннәргә (укытучылар, медицина хезмәт­кәрләре һ.б.) вакытыннан алда пенсия (выслуга) билгеләү өчен стаж әлегедән күбрәк кирәк булачак. Бу яңалык зарарлы производствода хезмәт салганнарга да кагылачак дип көтелә. Монда, әлбәттә, һәр категория пенсионерның стажы, рәсми эш урынындагы хезмәт хаклары мөһим роль уйнаячак дип фаразлана.

Безгә калса, алда торган рефор­маның төп үзенчә­леге — пенсиягә чыгу яшен арттыру. Бу уңайдан финанс тармагы җитәкчеләре, пенсионерларның яртысы эшли дигән дәлил китерә. Алга киткән илләрдәге кебек, хезмәт хакының 60-70 проценты күләмендә лаеклы пенсия алсалар, алар эшләр иде микән? Юк, әлбәттә. Соңгы елларда илдә гомер озынлыгы да артты, дип өстиләр. Монысы да бәхәсле.

Ничек кенә булмасын, хезмәт мөнәсәбәтләрендә тәртип урнаштырылмый торып (әлеге вакытта хезмәткә сәләтле 20 миллион кеше үз тамагын үзе туйдыра, ләкин рәсми рәвештә эштә исәпләнми, димәк, взнос түләми), бүгенге пенсионерларның матди хәлен яхшырту юнәлешендә җитди адымнар ясамыйча халыкта пенсия системасына ышаныч ныгымаячак.

Идрис Сәетгалиев.
Читайте нас: