+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 гыйнвар 2017, 02:00

Күз нурын түгеп, йөрәк җылысын биреп...

“Кызыл таң” гәзитен калыпка салучылар һәм бизәүчеләр иңнәренә гаять җаваплы бурыч йөкләтелгән....Матбугат йортының алтынчы каты. Тиздән йөз яшен билгеләячәк “Кызыл таң” гәзите редакциясе. Ике яклап бүлмәләр тезелеп киткән. Әдәбият, хатлар бүлеге, җаваплы сәркәтип... Бара торгач, уң якта бер тимер ишек күзгә чалына. Бу ишекнең бер үзенчәлеге бар: төшке аш сәгатеннән башка вакытта ул һич ябылып тормый. Эчкә керсәң, бүлмәнең башкаларыннан зуррак һәм анда эшләүчеләрнең күмәгрәк булуын күрәсең. Биредә гәзитне калыпка салучы инженерлар, рәссам, бизәлеш мөхәррире эшли. Журналистлар җыйган, мөхәррирләр кат-кат күздән үткәргән татлы “бал”ны алар тәртип белән, матурлап “кәрәзләргә” – гәзит битләренә тутыра – макетка утырта. “Ворд” документта кыяфәтләре бер-берсенә бик охшаш булган язмаларга мондагы осталар нәкъ шул мәкаләгә генә килешкән “күлмәк кидерә”: кегль сайлый, исеменә килешле шрифт эзли, хаталарын төзәтә. Рәссам фотосурәтләр белән мәш килә: сиксән яшьлек карчыкны да унсигез яшьлек кызга әверелдерергә сәләтле ул. Бу бүлмәне йөрәк белән дә чагыштырып була. Бөтен бер организмны яшәтүче йөрәк аша һәрдаим кан тибеп торган кебек, гәзиттә чыгачак һәр язма монда керми калмый.Журналистларның исеме, гадәттә, гәзит битеннән төшми. Ә менә техник хезмәткәрләрнең исем-фамилияләрен күпме эзләсәк тә таба алмабыз. Ләкин сез яратып укыган язмаларга аларның да күз нуры һәм йөрәк җылысы сеңгән, игътибарлы карашы, уңган кулы кагылган. Тимер ишекле зур бүлмәдә һәрчак тормыш кайный. Корректорлар полоса күтәреп кергән – хата төзәтергә кирәк, җитди йөз белән җаваплы сәркәтип йөри – кайсыдыр мәкаләне кыскартмакчы, автор-журналист исә язмасының һәр җөмләсе, һәр сүзе өчен көрәшмәкче... Эш бераз кимеп торган арада инде башкарак мохит урнаша: кемдер китабын ала, кемдер – бәйләменә, кемдер – чәйнеккә үрелә: бер минутлары да бушка үтми...Кемнәр соң алар, бу бүлмәнең хуҗалары, аны ямьләүчеләр, аңа һәм “Кызыл таң” гәзите битләренә җан җылысы өрүчеләр?

Арада иң аралашырга яратучы кеше Гөлсинә Гаҗбетдин кызы Мостаевадыр, мөгаен. Буйга озын, йөзгә ачык Гөлсинә беркайчан да күңелсезләнүне, күңел төшүне белми кебек. Аның белән нинди темага да рәхәтләнеп сөйләшеп була. Ул 1984 елдан бирле матбугат өлкәсендә. Тәүдә типографиядә, “кайнар” цехта эшләгән. Ягъни гәзит линотипта басылган елларны ишетеп түгел, күреп, үз җилкәсендә татып белә.

– Авыр булгандыр, – димен, тавышлы дәү станокларны күз алдына китереп.

– Сагынам шул елларны! – ди, Гөлсинә, мине аптыратып. – Шулкадәр дә дус-тату идек! Беләктән буяуга батып, көлешә-шаярыша эшлибез. Машинисткалардан алган текст линотипта яңадан җыела – кургаштан коелган хәрефләр кассага төшеп тезелә бара, бастыру станогына озатыла. Аннары текст яңадан укыла. Төзәтәсе булса, хаталы юл яңадан җыела. Линотип юлларыннан версткачы кызлар гәзит битен тезә. Контроль бит басылгач, аны торбадагы патронга салып, редакциягә мендереп җибәрәбез. Корректорлар укый да, патрон янә безгә килеп төшә. 1992 елда, линотипларны калдырып, бирегә, ягъни редакциягә менәргә туры килде. Һәм башкарак мохиткә килеп эләктек. Типографиядә барыбыз да бер эшне эшлибез, бер-беребезне училищедан, тулай торактан ук беләбез. Ә редакциядә иҗади коллектив белән бергә эшләп киттек, журналистлар белән якыннан аралаштык. Гомумән, эшеңне яратсаң, аны белсәң, кайда да югалмыйсың. Хәтта ялга баргач та, шул төбәкнең гәзитләрен карыйм. Верстка эше миңа бик ошый. Текстларны битләргә салу хәзер компьютерда башкарыла. Бик тиз, уңайлы, фантазияң генә җитсен!

Гөлсинә үзе Дүртөйле районының Яңа Солтанбәк авылыннан. Уфа шә­һәренең 1нче полиграфия училищесын тәмамлаган.

– Күрше кызы укый иде анда, “хәреф җыябыз” дип сөйли иде. Мин ни, җыю дигәч, җиләк, гөмбә җыю кебек эшләрне күз алдыма китерәм дә, кызык булып китә иде, хәрефләрне ничек җыялар икән ул, дип аптырый идем. Ул еллардагы бик күп яшьтәшләрем кебек, 8нче сыйныфтан шәһәргә чыгып киттек, тулай торакта яшәдек. Һөнәремне дә, эшемне дә бик яраттым. Гомер буе шушы өлкәдә эшләгәч, башка урында эшләвемне күз алдыма да китерә алмыйм.

Безнең буын эш белән үсте, эш белән тәрбияләнде. Гаиләдә 6 бала идек. Әни басуга китә, бәйли башлаган оекбашы ятып кала. Аңа эшне җиңеләйтергә була, 7 яшемнән үк бәйләргә өйрәндем. Ияреп, “өйрәт” дип ялынып йөри идем, ә аның вакыты юк. Безнең Дүртөйле якларында халык күмәк, күңелле яши. Әби-апалар кичләрен җыелып утыра иде, кулларында – чигү, бәйләм, ә телләрендә – үткен сүз, кызык-мәзәк! Җыр-бию дә онытылмый. Кул эше серләренә алардан да төшендем. Бер өйрәнгәч, тиз эшләнә – бер кофтаны бер атнада төгәлләп була. Кышларын утырмага – әнинең әнисенә – Галимә картыйга җибәрәләр. Ул бик уңган иде. Камырчы, чәкчәкче, палас сугу остасы, тегүче иде. Картый палас сукканда, ярдәм итәргә тырышып, төрле төстәге, берсеннән-берсе матур җеп­ләрне сайлап, биреп утыра идем. Как коярга ярата иде. Әле килеп шуларны искә төшерәм, әни-әбиләребезнең уң­ганлыгына-булганлыгына, матур итеп аралаша белүенә, сабыр холыкларына сокланам. Аларның гомер юлы – безгә үрнәк.

Инде үзем дә алма, крыжовник, чия, карлыганнан как коеп рәхәтләндем. Бакчада, шөкер, егерме төп карлыганым бар. Сатасы килми, жәл. Утыз чирек кайнатма әзерләдем. Ә бер елны үземнең дә исем китте: төрле яшелчә-җимештән әзерләп япкан банкаларым берничә йөзләп булган. Гаиләмне – 27 ел бергә гомер иткән иремне, кызларым Айгөл белән Эльвинаны, киявемне сыйлыйсым килә бит. Әни, кайнана-кайната янына да кайтып, ярдәм итеп йөрибез, ашыгып юлдан кайтканда ит фаршы белән тиз генә салып җибәрсәң, менә дигән кайнар аш була. Хәләл җефетем Шамил Хәниф улы – Чишмә районының Әмин авылыннан, эретеп ябыштыручы булып эшли.

. Быел күбрәк борщ, солянкага өстенлек бирдем. Борщны болайрак әзерлим: 3 килограмм помидор, 2 килограмм кызыл чөгендер, 2 килограмм кишер, 1,5 килограмм кыяр һәм суган, 1-2 килограмм кә­бес­тәне юып, турап, 10 литрлы казанга салам, 0,5 литр көнбагыш мае, 3 аш кашыгы тоз, 1-2 аш кашыгы шикәр комы, борыч салып, бол­гата-болгата 2 сәгать кайнатам. Дәфнә яфрагын 20 минут кала гы­на өстим. Әзер массаны 700 граммлы стериль банкаларга са­лып, 1 аш кашыгы уксус өстәп, тимер капкачлар белән ябып куям. Шулай әзерләнгән борщ өй шартларында да бозылмыйча саклана. Солянка да шулай ук әзерләнә, тик аңа кызыл чөгендер салмыйсың.

Бу эшләрне каян өйрәндем, дисезме? Әлеге дә баягы – кешедән күреп. Тулай торак безнең өчен үзенә күрә армия кебек булды бит. Кемдә нинди яңалык, яхшылык күрәм, шуны үземдә дә булдырырга тырыштым. Әле инде китаплар бихисап, интернетта бөтен мәгълүмат бар.

.Шулай да “Кызыл таң” укучыларына үзебезнең милли ризыкларның берсе булган как кою серләрен чишим әле. Җиләк-җи­меш­не соковаркада пешерәм, су­тын банкага ябып куям, ә калган куесын иләктән үткәрәм. Сут үт­кәргечтән чыгарырга да мөмкин. Хәзер бит кибетләрдә электр кип­тергечләре сатыла. Шуның тәлин­кәләренә ныклырак полиэтилен янчыкны кисеп, бер кат кына итеп җәеп, җиләк-җимеш измәсен сылый­сың да төнгелеккә кабызып куясың. Фольга, пергамент белән эшләп булмый – ябыша. Майлыйсы да юк. Кипкәч, какны куптарып кына аласың да кер җебенә элеп тагын киптерәсең.

Төшке аш вакытында ул боларны миңа бәйнә-бәйнә сөйли дә эш урынына ашыга.

– Соңгы сорау! – димен мин, Гөлси­нәне туктатып. – Сезнең без язганны укыганыгыз бармы?

– Ничек инде укымый! – ди ул, көлеп-балкып. – Күз төшкән җөмлә кызык булса, бөтен мәкаләне укып чыгабыз. Мәкалә матур булса, рәсем куярга, килешле шрифт табарга тырышабыз.

Тимер ишекле зур бүлмәдәге версткачы кызларның тагын берсе – Гөлчәчәк Ирек кызы Миңнебаева. Ул – Миякә районының Чытырбаш авылыннан. Тәү карашка кырысрак булып тоелса да, гаҗәп нечкә күңелле ул. Бу матур сыйфатны аның язмыш юлы, кылган гамәлләре исбатлый. Мәктәптә яхшы укыган кызның тәүдә рәссам буласы, фарфорга матур-матур бизәкләр төшерәсе килә, аннары инде мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче педагог булырга хыял кора. Ләкин аңа документларын Стәрлетамак педагогия инсти­тутының бүтән факультетына илтергә киңәш итәләр. Шулай итеп, хыялы тормышка ашмый кала, укырга керсә дә, дәресләргә бармый – күңеле тартмый. Ул да түгел, район гәзите “Октябрь”дә белдерү басыла. Уфа полиграфия училищесы хәреф җыючылар әзерли икән. Гөлчәчәк Минзилә апасы белән шәһәргә юнәлә. Аның документларын карыйлар да, берсүзсез укырга кабул итәләр. Машинистка һөнәренә укыйм дип йөргән кыз тәүге ярты елда кайда килеп эләк­кәнен дә аңламый, аннан гына үзләренең полиграфия өлкәсендә эшләячәкләрен төшенә. Гел “бишле”гә генә укый, комсорг, үзешчән сәнгать түгәрәгенең актив әгъзасы, хәтта “Матбугат йорты”ның стипендиаты була. Бераз соңрак читтән торып Самара полиграфия техникумын тәмамлый.

Гөлчәчәк Кырмыскалы районы егете Фирдәвес Миңнебаев белән язмышын бәйли, 27 ел буе парлы гомер кичерәләр. “Бу хәтле яшәгәч, кәнфит белән бал кебек кенә булмагандыр инде”, – ди ул, шаяртып. Ә үзенең аның хакында сөйләп сүзе бетми. Фирдәвес Әхияр улы башкаланың Киров, Дим районнарында милиция органнарында эшләп хаклы ялга чыккан, өч ай Чечен Республикасында да хезмәт иткән. Заманында Алабуга милиция техникумын, Уфада Эчке эшләр министрлыгы мәктәбен (әле – Уфа юридик институты) тәмамлаган.

– Ул чактагы кайгыруларым! – ди Гөлчәчәк һәм аның моңсурак карашлы яшькелт күзләренә яшь эркелә. – Көн дә йотылып “Яңалыклар” карый идем. Бер-бер хәл булды дисәләр, йөрәк “жу” итә. Ул чакта телефон да чыбыклы гына, ике көнгә бер генә сөйләшә ала идек. Безнең Фирдәвес – бик тә ихлас, гадел кеше. Үз-үзен аямый ут астына барып керер, дип, кайгырдым. Эш дип, көне буе ач йөрергә мөмкин, үзен бөтенләй дә кайгыртмый бит ул. Дөресен әйткәндә, хаклы ялга чыккач кына кешечә яши башлады. Ә мин көн дә аның эшкә кия торган ак күлмәкләрен юудан котылдым. Әле дә ял итә белми. Бакчада бөтен эш аның өстендә.

Алар Фирдәвеснең туган авылында үз көчләре белән йорт салып чыкканнар. Аларның гаилә учагы намуслы нигезгә корылуы, мәхәббәтле булуы белән бәхетле.

Якыннары өчен дә җан ата Гөлчәчәк, һәм шунда инде аның күңел асыл­ташының бар нурлары балкуына шаһит­быз. 2005 елда әнисе яман шеш авыруыннан дөнья куйгач, алар, өч бертуган, әтиләрен үзләре тәр­биялиләр. Тәүге елларны Ирек абый үз өендә яши, балалары атна саен диярлек кайтып тора, туры килгәндә, ял алып, аның янына ашыгалар. 2015 елның сентяб­рен­нән Ирек абыйны тәрбияләүне Гөлчәчәк үз өстенә алган. Өлкән яшьтәге кешене карауның никадәр авыр булуын, бигрәк тә ул иң газиз кешең дә булса, моны үзе кичергән кеше генә аңлыйдыр. Ләкин Гөлчәчәк һич авырсынмый, кире­сенчә, әтисе хакында сөйләгәндә ул тагын да ачылып китә.

– Миңа, Матбугат йортында эш­ләгәндә тулай торактан бүлмә биргәннәр иде. Әтине шунда алып килдем. Авылдагыга караганда барыбер уңайлырак, – ди ул. – Төшке ашны кичтән әзерләп китәм. Я үзем, я Фирдәвес ашатабыз, юындырабыз. Табибларга рәхмәт, әти бездә пропискада булмаса да, килеп карыйлар, дару-дәва билгелиләр. Әти йөри дә, яткан урынында борыла да алмый. Кыенсына инде, көйсезләнгән чаклары да була. “Түз инде, әти!” – дип, аны юатам, мактыйм, күңелен төшермәскә тырышам. Әни дә: “Әтиегезне ташламагыз!” – дип әйтеп үлде. Әти бик уңган, эшсөяр кеше иде безнең. Колхозда механизатор булып эшләде. Тузанга батып кайта, зәңгәр күзләре генә елтырап күренә иде. Киемнәрен җебетеп, таптап-таптап юа идек – кул белән көч җитми. Без йокыдан торганда басуга киткән була, ятканда – әле кайтмаган! Әни сыер сауды, аңа җиңелрәк булсын дип, җәйләрен төшке савымга апа белән без бара идек. Кайтышлый чиләк-чиләк җиләк җыябыз. Ул чакларны яңадан кайтарасым килә. Мөмкинлек булса, яңадан яшәр идем! Яңадан яшәр идем дә, бәлки, үткеррәк, тәвәккәлрәк булыр идем, кайбер хаталарны кабатламас идем.

Гомумән, әңгәмәдәшем кем хакында да яратып, ихтирам белән сөйли.

– Кайнанам яратты мине, – ди. – Килен булып беренче кайтуымда ук миннән имтихан алды: суйган тавыгын калдырып, үзе каядыр йомыш белән чыгып китте. Мин теге тавыкны йолкып, эчен алып, тутырып, токмач басып аш пешердем. Идәннәрне юып чыктым. Шуннан, карасам, диванда башланган бәйләм ята. Тик торып булмый бит инде, алдым да бәйләп бетердем оекбашны. Кайна­намның, мин бәйләгән аркылы үкчәне күреп, һушы китте. Андый бәйләм үрнәген миңа Габидә картәни өйрәткән иде.

Гөлчәчәк Миңнебаева “Кызыл таң” редакциясендә иң күп китап укучыларның берсе буларак та билгеле.
– Татар әдәбиятына мәхәббәтне туган тел укытучысы Рәхилә Гыйльметдин кызы тәрбияләде, “Телегезне баетырга, күз алдына китерә-китерә укырга кирәк”, дип, укырга өйрәтте безне, – ди ул. – Ә иң яраткан китабым – Габдрахман Әп­сәләмовның “Ак чәчәкләр”е. Сугыш турында гына укый алмыйм, чирләп бе­тәм – йөрәккә тия. Саф мәхәббәт, матур хисләр турында укыйсы килә. Тормыш болай да катлаулы, китап битләреннән, я театрдан юаныч, ямь, нәфислек-гүзәллек эзлисең бит. Гомумән, тормышта түземлек кирәк. “Әзрәк түзсәң, килеп чыга ул”, – дип әйтә иде әни.

Чираттагы әңгәмәдәшем – бөтенләй башка шартларда тәрбияләнгән, үзгәрәк юллардан йөргән кеше булып чыкты. Гөлсинә белән Гөлчәчәк – безнең күп­челегебез кебек үк, башкала тирәсендәге районнарда туып үсеп, авыл тәрбиясе алып, Уфада укып, эшкә төпләнгән кешеләр. Ә Зөһрә Ансари кызы Ханмур­зина алардан да, бездән дә бер­никадәр аерылып тора. Беренчедән, редакциядәге иң тыйнак затларның берседер ул, мөгаен. Көлемсәр карашлы, ак йөзле, җыйнак, зифа гәүдәле Зөһрәне коридорда да күрмәссең, тавыш-тынын да ишетмәссең. Икенчедән, ул Таҗик СССРында, Гиссар поселогында туып үскән. Өченчедән, Зөһрә – игезәк сыңары.

Таҗикстанда туса да, тамырлары бе­­лән әти-әнисенең туган районы Чакмагышка барып тоташа. Совет елларында көньяк республикаларга дулкын-дулкын булып юлланган милләт­тәшләребез арасында Зөһрәнең әтисе Ансари абый һәм әнисе Маһинур апа да була. Алар 60нчы елларда эш эзләп, Урта Азия тарафларына юл ала. Биредә өйләнешәләр, биш балага гомер бирәләр, берсе кечкенәдән үк вафат була. 90нчы елларда алар яшәгән төбәктә милләтара чуалышлар башлана. Ярыйсы ук көйләнгән тормыш пыран-заран килә. Эш урыны югалу, акчасызлык бер хәл – илдә фетнә, урамга чыгу да куркыныч була башлый. Һәм аларның гаиләсе туган якларга кайтып сыенырга карар итә. Иң тәүдә балаларның өлкәне – Клара Бүздәк районы Кәпәй-Кобау авылына урнаша: шушы авыл егетенә кияүгә чыга, һөнәре буенча эш таба – мәктәпкә урнаша. Инглиз теленнән башка бөтен фәннәрдән дә укыта ала ул. Аның артыннан игезәкләр Фатыйма белән Зөһрә, әти-әниләре һәм Айдар да юлга чыга. Торган йортлары юк кына бәягә сатыла, искиткеч матур еллар, әкияти гүзәл табигать, кайнар көньяк кояшы, ак түбәле биек таулар артта кала.

Әйтергә кирәк, Зөһрәдә дә, бүтән бүлмәдәшләрендәге кебек үк, үткәннәрне сагыну хисе көчле. Хәтта аның иң яраткан сайтлары да көнчыгыш мәдәнияте турында.

– Көньяк республикалар совет чорында алтын төбәк иде, – ди ул. – Азык-төлеккә бәяләр түбән, кием-салым, товар күп иде. Әмма сугыш кабынгач, боларның барысы да кинәт юкка чыкты. Белгечләр күчеп китте, завод-фабрикалар туктап калды.

Игезәк кызлар икесе дә Башкортстан дәүләт университетын тәмамлаган. Фатыйма – математика, ә Зөһрә география факультетында белем алган. Алар укып беткән чорда, моннан ике дистә ел элек, верстка буенча инженер һөнәре барлыкка килә, һәм алар икесе дә язмышларын полиграфия өлкәсе белән бәйли.

– Алдан Фатыйма йөрде, – ди Зөһрә. – Ул миңа караганда үткеррәк, лидер сыйфатларына ия. Кечкенә чакта безне бер-беребездән аерып ала алмыйлар иде. Әле инде төс-кыяфәттә үзгәрешләр барлыкка килә. Аның чәче озын, минеке – кыска, мәсәлән. Ә, гомумән, игезәк туганың булу – шулкадәр шәп! Ул сине күз карашыңнан, сулыш алуыңнан аңлый, аның белән бөтен эч серләреңне яшерми бүлешә аласың. Фатыйма иҗатта да миннән көчлерәк. Ул бүген дизайнер булып эшли, Уфа урамындагы реклама баннерларының шактый күбесе – аның иҗат җимеше, Уфа шәһәренең тарихи открыткалары сериясен иҗат итте. Миңа исә “Кызыл таң”да верстка төркемендә эшләү бик ошый. Без яңалыкның эчендә кайныйбыз. Көн дә яңа язмалар кереп тора, яңа рубрикалар пәйда була, аларның бизәлеше дә, гәзит үзе дә һәрдаим үзгәрештә – ул гүя тере организм кебек. Өстәвенә, полиграфия өлкәсе техник яктан искиткеч алга китте, макет эшләүдә, фоторәсемнәрне эшкәртүдә, текст бирелешендә мөмкинлекләр чиксез. Дөрес, җаваплылык көчле. Гәзитнең һәр битенә, басмага китәр алдыннан 5-6 кеше үз имзасын куя.

– Син читтә урыс телендә укы­ган­сыңдыр. Татарча текстлар белән эшләве читен түгелме соң? – диюемә Зөһрә, гадәтенчә, тыйнак итеп елмая:

– Ул – бит минем туган телем, әти-әниемнең теле, кечкенәдән колакка, күңелгә сеңгән тел! – ди. – Әнинең, картәнинең чигү үрнәкләрен кадерләп саклыйм. Алардан җылы дулкын бөр­келгән кебек. Шулай да музыканы чит илнекен тыңларга яратам. Дөнья классикасын, яңа китапларны укып барырга тырышам. Кызганыч, китап­ханәләрдә фондлар искереп бара, яңа китаплар аз кайта, кибетләрдә кыйммәт, шуңа күрә интернет аша заказ бирәм. Кызым Камиллага 16 яшь, ул да укысын, дип тырышам. Соңгы укыган әсәр­ләремнең берсе – Маркус Зусакның “Книжный вор” романы булды. Әйткәндәй, кызым минем юлны сайлады – Уфа полиграфия училищесына укырга керде. Әтисе исә милициядә эшләде, тумышы белән Чакмагыш районыннан.

Верстка бүлмәсендәге кызларның дүртенчесе – мөлаем йөзле Зөлфия Фәнит кызы Хәсәнова. Бүлмә­дәш­ләреннән аермалы буларак, ул һәрчак аяк өстендә. Гәзитнең каралама битен тотып, корректорлар, дежур, мөхәррир­ләр, секретариат бүлмәсе арасында көнозыны кем чабулый дисәң, ул җаваплы сәркатипнең урынбасары, бизәлеш мөхәррире Зөлфия булыр.

Благовещен районының Әшмән авылында укыган кыз рәсем төшерү белән мавыга, мәктәпнең стена гәзитен бизәүне аңа тапшыралар. Бәлки шуңадыр да, сигезенче сыйныфны тәмамлап Уфага килгәч, полиграфия училищесын сайлый. Укуда, җәмәгать эшләрендә гел алдынгы була.

– Төркемебезнең җитәкчесе Зәвилә Ибәтулла кызы Сарманаева безгә, япь-яшь кызларга, үз әниебез кебек булды. Дәресләрдән соң да калып, безгә тәрбия-әхлак дәресләре үткәрә иде. Күпләрне кеше ясады ул, – дип, остазын җылылык белән искә ала Зөлфия. – Әллә шундый көчле башлангыч алганга, укуны да, эшемне дә бик яраттым, полиграфия өлкәсенә багышлаган 35 елым сизелми дә үтеп китте. Уфа шәһәренең “Гидравлика” типогра­фиясендә – 10, 1нче типографиядә җиде ел эшләдем. Типография хезмәте җиңел түгел, кургаш тузаны зарарлы, ләкин ул еллар, хезмәттәшләр, тату коллектив күңелдә бик матур булып сакланган.

1998 елдан “Кызыл таң”да эшлим. Озак еллар Суфия Каюмова белән бергә эшләдек, ул инде хаклы ялда. Гәзит эше гаҗәп мавыктыргыч бит. Ул һәркөн иҗади караш, оперативлык таләп итә. Башка басмаларны да карыйсың, чагыш­тырасың һәм аларга охшамаска ты­рышасың. Һәр материал нинди бизәлеш кирәклеген үзе әйтеп тора кебек, һәр­берсенең үз урыны, үз йөзе була. Көн­дәлек ыгы-зыгыга, катгый таләпләргә шулкадәр өйрәнәсең, үзеңне бүтән, тынычрак эштә күз алдына да китереп булмый.

Зөлфия һәм аның хәләле Фаил абый былтыр энҗе туйларын, ягъни гаилә коруларының 30 еллыгын билгеләп үткәннәр. Тату гаиләдә ике кыз – Диана һәм Динара үскән, ике онык шатлыгын да татыганнар. “Гаилә җепләренең ныклыгы нәрсәдә соң?” – дигән сорауга әңгәмәдәшем бик гади генә җавап бирә: “Түземле булуда!” Аның сүзләрендә, һичшиксез, хаклык бар. Кабырчык эчендәге ком бөртеге асыл энҗегә әверелгәнче озак еллар үткән кебек, гаилә ныклыгын да еллар озынлыгы, янәшә узган юллар авырлыгы сыный. Югыйсә, Зөлфия сыман, 23 ел буе кайнана белән бер фатирда тату гомер иткән киленнәр – арабызда бармак белән генә санарлык. Моның өчен түземлек-сабырлык, акыл-зирәклек, уңганлык бик мулдан кирәк.

– Ләкин үз әти-әниемнең дөньядан иртәрәк китүе үкенечле булды, – ди ул.

Хезмәттәшләре кебек, Зөлфия дә чигәргә-бәйләргә, яшелчә-җимеш үс­терергә, бакча байлыгын кышкылыкка әзерләп якыннарын сыйларга ярата.

– Кайту белән өйгә түгел, иң тәүдә чәчәкләрем янына кереп китәм, алар белән серләшәм, хәлләрен беләм. Чәчәкләр дә бит, кешеләр кебек, тик телләре генә юк: алар игътибарга, күңел җылысына, назга мохтаҗ... Быел виноград бик уңды, җәй эссе булгач, карбыз да өлгерде, помидор уңышы мул булды (аны ел да берничә йөз төп утыртам).

. Ә инде “Кызыл таң” укучыларына Зөлфия бик тәмле һәм тиз әзерләнә торган алма бәлеше рецептын тәкъдим итә. 200 грамм ак май яисә маргарин, 100 грамм кибет каймагы, бераз шикәр комы, бер чәй кашыгы сүндерелгән аш содасы, бер йомырка, тәменчә тоз салып, он кушып, йомшак кына камыр җәябез. Камырның күбрәк өлешен майлы табага юка гына итеп җәеп, эчлек ­ – телемләп туралган алма салабыз. Калган камырдан эчлек өстенә рәшәткәләр ясыйбыз, читләрен бөреп, мичкә пешерергә куябыз.

Әңгәмәдәшемнең холык-фигылен сыйфатлаучы тагын бер үзенчәлек турында әйтеп китәргә кирәктер. Сөб­ханалла, тормыш юлы дога белән үтелгән аның.

– Картәтием мулла иде, аның әтисе мәдрәсәдә укыткан. Гаетләрдән кайтышлый безнең янга да сугылып китә, күчтәнәч, бүләкләр өләшә иде. Мине бик ярата иде, соңгы сулышын минем кулымда алды, – ди ул. – Кайнанам шулай ук догалы карчык булды. Ваннада юынса, догаларын барлап, аларны өр-яңадан кабатлап чыгар иде, ишекне ачканда да, япканда да дога укый, теләкләрен тели. Мин дә аңардан күреп өйрәндем. Кулым нинди ишеккә үрелсә дә, эчтән генә “бисмилла” дип кабатлыйм. Картәтинең, кайнанамның догалыклары, дини китап­лары – кадерле ядкарь минем өчен. Аларда, әйтерсең дә, ата-бабаларыбыз, әни-әбиләребезнең гасырлар төпке­леннән килгән хикмәтле акылы, утлар-давылларда чыныккан ихтыяр көче, тормыш тәҗрибәсе, өмет-хыяллары...

* * *
Ниһаять, “Кызыл таң” гәзите редакциясендә бер бүлмәнең ишеген ачып, аның эченә күз йөгертә алдым кебек. Ә андый бүлмәләр анда, “Матбугат йорты”нда, Уфада, башка шәһәрләрдә – бихисап... Һәрберсендә – кешеләр, кешеләрдә – кабатланмас язмышлар, серләр, нечкәлекләр...

“Кызыл таң”ның дүрт кызы, алар үткән гомер юлы, гүя, безнең татар хатын-кызларының заманча тере гәүдәләнеше. Алар авырлыклардан куркып тормый, тормышын иман көче, намуслы хезмәт, тырышлык, сабырлык белән алып бара. Аларның кулыннан гүзәллек-нәфислек чәчелә... Алар яхшылыкка, матурлыкка омтыла, гаиләсе өчен җан ата...

Язмамның ахырында, йомгаклап, эшкә мәдхия генә укыйсы кала. Их, эш! Их син, эш... Син безнең тормышыбызда шулкадәр дә зур урын алып торасың. Син дип, без мәктәптә тырышып укыйбыз, уку йортларын тәмам­лыйбыз. Син дип, иртән күзне тырнап ачып, чыгып чабабыз, һәр җиде көнебезнең бишесен, аның да иң якты матур өлешен сиңа багышлыйбыз. Хезмәттәшләр белән кара-каршы йә аркага-арка утырып, көннәр, айлар, еллар үтә... Хәләл җефетләребез, ба­ла-чага, әти-әниләребез белән дә шулай озак аралаша алмыйбыздыр әле. Эш урыныбызга без шулкадәр нык өйрәнәбез ки: кусалар да китәсе килми – ябышып ятабыз, эш хакы нинди булуга да карамыйбыз – коллегалар кадерле. Бер өйрәнгән кешеләр, бер өйрәнгән урын, дия-дия, эштәге юлдашлар белән бергәләп, алдана-юана, гомер үтеп киткәнен дә сизми калабыз... Бер генә “ләкин”: эш урыны да, хезмәттәшләр дә – вакытлыча. Хәер, без үзебез дә, бу фани дөнья үзе дә – мәңгелек янында нибары бер мизгел... Бары тик шул теләк: мәңгелек кочагына ашкынган ул мизгелләр мәгънәле үтсен һәм кешелекле булсын!
Читайте нас: