+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 гыйнвар 2017, 02:00

Тәмәкене ташлыйбыз, яхшы эшли башлыйбыз

Тәмәке тарту өлкән яшьтәге кешеләр үлеменең 10 процентына сәбәпче. Ел саен тәмәкедән дөньяда — 5,4 миллион, Русиядә 300-400 мең кеше үлә. Тәмәке тарту сәбәпле ирләр — уртача 9 ел, хатын-кызлар 5 елдан артык гомерен кыскарта.

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы 2017-2022 елларга тәмәке куллануга каршы дәүләт сәясәте концепциясен әзерләде, ул 2025 елга халык арасында тәмәке куллануны 25 процентка кадәр киметүне максат итеп куя. Концепциянең яңалыгы — 2015 елдан соң туганнарга алар балигъ булганнан соң да тәмәке сатуны тыю. Аның җимешләрен 2033 елда тоя башлаячакбыз. Ягъни, шушы елда 18 яше тулганнарга да тәмәке сатылмый башларга тиеш. Әлбәттә, моңа ышану кыенрак. Илдә кеше хокуклары тыелу дигән нәрсә дә бар ич әле.

Әлеге концепция, шулай ук, коммуналь фатирларда, автомобильләрдә, җәмәгать транспортында, тукталышларда һәм аларга кадәр 3 метр ераклыкта тәмәке тартуны тыюны күздә тота. Тәмәке тартуга каршы килүче булса, нинди бинада булуга карамастан, кеше тартмаска тиеш.

Моннан тыш, ведомствода тәмәке тартучыларны тартмаучылардан озаграк эшләтергә мәҗбүриләргә дә ниятлиләр. Тагын да мөмкин булган чаралардан — тәмәке тартучыларга экологик салым салу. Монысын 2018 елдан ук кертергә тәкъдим итәләр. Бу чаралар тоемлы булырмы?

— 2033 елда тәмәке тарту искелек калдыгы булачак, — дигән фикердә Русия Сәла­мәтлек саклау министрлыгы каршындагы Тәмәке тартуга каршы көрәш буенча координацион совет әгъзасы Виктор Зыков. — Мондый шартларда тәмәке сатуны тыю нормаль күренеш булачак. Финляндия һәм Австралия 2035-40 елларга илдә тәмәке изделиеләрен әйлә­нештән чыгару турында белдерде. Бездә дә 2033 елга тәмәке тарту бик аз таралган булачак. Аны сирәкләр генә суырачак. Бәлки, тәмәке махсус урыннарда гына сатылыр. Кыскасы, бу — озакка тәгаен­ләнгән план.

Тәмәке тартучылар өчен эш сәгатен арттыруга кил­гәндә, мондый чара хезмәт килешүендә каралырга тиеш. Кеше эшкә урнашканда аның тарту-тартмавы турында сөйләшенелә. Аны эш бирүче контрольгә ала. Икенче юл да бар: тәмәке тартмаучыларны хуплау. Ләкин безнең илдә тартмаучыларны хуплау урынына, тартучылардан акча җыю ныграк ышандыра. Чыннан да, тәмәке тартуның байтак кына эш вакытын алучы бәйлелек икәнен исәпкә алсаң, тартучыларга эш сәгатен озайтуда ниндидер мәгънә бар да кебек.

Экологик салымга килгән­дә, бу башлагыч турында югарыда аталган концеп­циядә, чыннан да, телгә алына. Әлегә салымның күләме турында әйтелми. Ләкин безнең халык салымнан нык курка, бу башлангыч кертел­гәндә, чыннан да, тартучылар саны кимүгә өмет бар.
Читайте нас: