+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 гыйнвар 2017, 02:00

Юрганыңа карап аягыңны суз

Яки кредитка яшәп киләчәгебезне сатмыйк.Кредитның үзенчәлекләре, аның тормышны никадәр үзгәртүе, яисә үзеңне генә түгел, гаиләңне дә кабалага салуы турында күп языла. Әйе, кредит ярдәмендә кеше бүгенге матди хәлен яхшыртырга мөмкин. Ләкин, кем әйтмешли, кредитка яшәү ул — киләчәгеңне сату. Икътисади наданлык, чынбарлыктан качу, могҗизага ышану күпләрне муеннан бурычка да батыра, фаҗигагә китерә. Кредит ул – наркотик шикелле. Гел ымсындырып тора. Машина аласы булса да, фатирлы буласы килсә дә, кесә телефоны, йә булмаса, көнкүреш техникасы, хәтта кеше күзе төшәрлек кием киясе килсә дә — кредит барлыгын адым саен искәртеп торалар. Телевизорны кабызсаң да шул хәбәр, интернетта, телефонда, урам чатларына куелган игъланнарда да… Кил дә ал! Бүгенге шартларда, безгә калса, бары тик ипотека кредиты гына үзен аклый. Чөнки бу — киләчәкне тәэмин итү дигән сүз. Монда да алдагы көндә керем артуга, һәрхәлдә, кимемәүгә, ышаныч булырга тиеш. Ә инде кредитка машина, кесә телефоны, көнкүреш техникасы алу, затлы кием киясе килү — “кеше куян куа дип...” йөгерү ул.

Соңгы вакытта микрофинанс оешмаларына бәйле шау-шуның тынып торганы юк. Бу уңайдан Стәрлетамакта гына түгел, ә ил күләмендә шаулаган “Древ­пром”ны искә төшерү дә җитә. Җинаять эше кузгатылды, 100дән артык тикшерүче шушы пирамиданы фашлау белән шөгыльләнде. Гаеплеләр кулга алынды. Ә “Древпром” ише оешмалар әле тегендә, әле монда калкып чыгып кына тора. Инде килеп, Мәскәүнең тимер юл вокзалларында һәм зур сәүдә үзәкләрендә “кредитомат”лар урнаштыра башлаганнар. Бу автоматлар паспорт күчермәсе нигезендә генә, офиска мөрәҗәгать итеп тормастан, тиз арада 10-15 мең микрокредит бирүгә көйләнгән. Бу төр эшчәнлекне оештыручылар халыкның беркатлылыгыннан файдалана, шул ук вакытта “Мик­рофинанс эшчәнлеге һәм микрофинанс оешмалары турында”гы законга таянып эш итә. Әйтергә кирәк, узган ел бу канунга җитди үзгәрешләр кертелде. Аларның төп үзенчәлеге шунда, бу оешмаларга бурычлыларның түләве төп суммадан дүрт тапкырдан артырга тиеш түгел. Ягъни, 10 мең сум микрокредит алган кешедән, ул, вакытында түли алмаса, 40 мең сумнан артык акча таләп итә алмыйлар (элек еллык процент 700гә җитә иде). Кабалага эләккән кеше өчен монысы да күп.

Микрокредит аерым очракларда үзен аклый, әлбәттә. Әмма безнең халык, алда билгеләгәнчә, могҗизага ышанучан. Бүген беркем дә синең нурлы йөзеңә карап кына акча бирми, бурычны кичерми. Әлеге оешмалар каерып акча эшләүне максат итеп куйган. Шуңа күрә, аларның рекламасына ышанып, бурычка керергә ярамый. Аеруча бүгенге шартларда. Икътисади хәл катлаулы. Акчалата керем кими. Иртәгәсе көн оптимизмнан гына тормый. Әйтик, алдагы чорда 9950 сумнан азрак акча алган гражданнар хәерчелектә гомер кичерүче булып саналачак, ди белгечләр. “Газета.Ru” порталында урнаштырылган док­ладтан күренүенчә, Русия халкының өчтән беренә шушы куркыныч яный. Әлеге докладны әзерләгән Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе галимнәре халыкны хәерчелеккә китерүче төп сәбәпләр итеп эш югалтуны, кредит бурычларына чумуны, гаиләдә балалар күп булуны, авыл җирендә гомер кичерүне атый. Әлеге докладтагы янә берничә үзенчәлеккә игътибар итик. Чагыштырмача әйбәт яши дип саналган русиялеләр (халыкның 70 проценты) дә узган ел азык-төлеккә, кием-салымга, ял итәргә дип санап куйган акчаларын экономияләргә мәҗбүр булган. Өстәвенә, аларның 22 проценты иртәгәдән эшне югалтырга мөмкинмен, дип куркып яши икән. Мондый шартларда кредитка ымсынмыйча, кесәңдәгене кат-кат санап яшәсәң дә таманга туры килә.

Микрофинанс төшенчәсе тормышка күптән түгел үтеп керде. Аны Һиндстан икътисадчысы Мөхәммәт Юныс уйлап тапкан. Бу финанс инструментының гамәлгә кертелүнең кыскача тарихы болай. Мөхәммәт Юныс 1976 елда Бангладешның бик ярлы бер авылына баргач, урындагы байларның, акчаны бик аз вакытка югары процентлар белән биреп торып, халыкны хәерчелеккә төшерүен күрә. Крестьяннар, үстерелгәнне базарда сатып, бурычларын каплый алмый, товарын кредиторларга арзан хакка бирергә мәҗбүр була. Юныс крестьяннарның бурычларын түли дә, үзе аларга көн күрергә җитәрдәй сумманы аз процент белән бирә башлый. Тик шундый шарт белән — кредит үз эшеңне булдыруга яки булганны үстерүгә тотынылырга тиеш. Нәкъ Ислам банкындагы кебек. Әлеге проект социаль яктан гына түгел, ә Юныска табыш китерү ягыннан да уңышлы булып чыга. Авылларда хәл күзгә күренеп яхшыра. Ахырда Юныс үзенең микрозаймнар банкын булдыра, авыл халкына ярдәм итү проекты өчен аңа Нобель премиясе бирелә. Менә шушы проект Русиягә дә килеп җитте. Ләкин бездә, Виктор Черномырдин әйтмешли, яхшы булсын дип башланган эш гадәттәгечә тәмамлана: ярдәм итү ысулы талау ысулына әверелде.

Микрозайм кабаласына, гадәттә, көндәлеккә акча җиткерәлмәгәннәр эләгә. Шул ук вакытта кредитсыз да көн күрерлекләр дә, мөмкинлекләрен бәяләп бетермичә, күңелсез хәлләргә тарырга мөмкин. Бер мисал. Хәзер үз исәбеңә китап бастыру, клип төшерү, җыр яздыру модада. Акчаңны гына түлә. Үзенең иҗади мөмкинлекләрен башкаларныкыннан һич кенә дә ким түгел дип санаган бер ханым китап бастырырга уйлый. Нәшриятта талантымны бәяли белмәделәр, дип йөзләрчә мең сумга җиткәнче микрокредитлар алып, китапны бастыра. Китап сатылмый, процентлар үсә, бурычлар берничә миллион сумга җыела. Эш судка барып җитә. Төрле инстанция судлар финанс оешмасы файдасына хөкем чыгара. Нәтиҗәдә, ханым фатирсыз кала. Әлегә кадәр, әгәр дә бурычлы кешенең фатиры аның бердәнбер торагы булса, аңа тимиләр иде. Узган ел ахырында гына Русия Юстиция министрлыгы мондый фатирларны да бурыч исәбенә тартып алу мөмкинлеген гамәлгә кертү башлангычы белән чыкты. Бу — бурычка акча алганчы, түләреңне уйла, дип, янә бер кисәтү.

Гражданнарның финанс-икътисади белемен күтәрү юнәлешендә күп эшлисе бар әле. Комсыз микрофинанс оешмаларына карата да кискен чаралар күрергә кирәк, билгеле. Бу уңайдан Мәскәү шәһәр думасы каршындагы сәяси партияләрнең иҗтимагый советы рәисе Людмила Айварның белдерүе игътибарга лаек. Ул иҗтимагый советның башкала территориясендәге микрофинанс оешмаларын яптыру башлангычы турында хәбәр итте. Людмила Айвар әйтүенчә, микрофинанс оешмаларының эшчәнлеге һичшиксез туктатылырга тиеш. Аларныкы кебек процентлар бер илдә дә юк. Очын-очка чак ялгап килгән гади халыкны күрәләтә талау бу. Мәскәүлеләр шушы башлангычны закон белән ныгыту юнәлешендә Дәүләт думасына мөрәҗәгать юллаячак.
Читайте нас: