+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 гыйнвар 2017, 02:00

Акча эшлисең киләме? Уяу бул!

Коммуналь түләүләрне дөрес билгеләмәүчеләр кулланучыларга штраф түләячәк.Күпкатлы йортларны капиталь төзекләндерү соңгы елларда халык теленнән төшмәгән иң бәхәсле темаларның берсенә әверелде. Коммуналь түләүләрнең кайбер айда кинәт артуы, йортларны төзекләндерүгә чиратны озак еллар көтәргә туры киләчәге беркемне дә сөендермәде. Тармак халык яшәешен яхшырту максатында үзгәрешләр кичерә. Барысы да җайга салынгач, бүген күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең үзәгенә үткән мәсьәләләрнең күпчелеге тарихта калачак. Башкортстанның Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты торак-коммуналь хуҗалыкны да җитди контрольдә тота. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында комитетның 2016 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.

– Былтыр, нәтиҗәле эшләп, алга куелган максатларга ирештек, – диде дәүләт комитеты рәисе Илдар Шәфыйков. – Атап әйткәндә, гомум мәйданы 65,5 миллион квадрат метр тәшкил иткән 15822 күпкатлы йортны тикшердек. Нәтиҗәдә, 17806 җитешсезлек ачыкланды. Шул исәптән 12277се (69 процент) – техник файдалану, 2448е (14 процент) торак-коммуналь хез­мәтләр өчен түләү билгеләү белән бәйле. Җитешсезлекләрне бетерү өчен 4165 күрсәтмә тапшырылды. Шуларның 3471е (94 процент) үтәлде. Шул ук вакытта, 242се буенча эшләр алып барылмады. Алар да җиренә җиткереләчәк.

Мәгълүм булуынча, соңгы елларда коммуналь түләүләрнең ай эчендә шактыйга артып килүе гадәти күренешкә әверелде. Гаделлек эзләүчеләр кая гына мөрәҗәгать итмәде. Мондый күренешне квитанция тутыручының ялгыш кына нольләр өстәве белән дә аңлаттылар. Игътибарлы булмаучылар, билгеләнгән түләүнең асылына төшенеп тормыйча, акчасын түли барды. Ниһаять, бу мәсьәлә дә хәл ителде дияргә мөмкин. Былтыр республикада дәүләт комитеты коммуналь түләүләр билгеләү белән бәйле 780 күрсәтмә биргән һәм 42 миллион сум (!) яңадан исәпләнгән. Законга үзгәрешләр кертү нәтиҗәсендә, 2017 елның гыйнварыннан коммуналь түләүләрне нигезсез арттырып язучылар хәзер җиңел генә котыла алмаячак. Үзгәрешләргә ярашлы, мондый игътибарсызлыкка юл куючылар хәзер квитанциядәге сумманың яртысын кулланучыга үзләре түләячәк. Мисал өчен, коммуналь түләү ялгыш кына 8 мең сум билгеләнсә, кулланучының кесәсе 4 мең сумга калынаячак, дигән сүз. Димәк, киләчәктә ай эчендә чамадан тыш артып килгән түләүләргә һәркем игътибарлы булачагы көн кебек ачык. Кулланучы, уяу булса, шулай итеп акча эшли ала. Түләүләрне билгеләүче, киресенчә, акчасын саклап калачак.

Җанга тигән мәсьәләләрне ачыклау өчен мөрәҗәгать итәр урын булу да зарур. Дәүләт комитеты бу юнәлештә дә күпләргә үрнәк була ала. Былтыр барлыгы 20736 мөрәҗәгать кабул ителгән, шуларның 6858е – электрон рәвештә. 7488 хат (36 процент) торак һәм коммуналь түләүләргә хак билгеләү белән бәйле. Торак фонды белән идарә итү, идарәче компанияләрнең эшчәнлеге һәм гомум йорт милкенә игътибар җитмәү (35 проценты) мәсьәләләре дә бәхәс тудырган. Салкын һәм кайнар су, җылылык, электр-газ тәэминатлары, канализация (13 процент) белән бәйле хатлар да килгән. Халыкны үз фатирларын яңача кору һәм планлаштыру (16 процент) мәшәкатьләре дә борчый икән.

Былтыр Башкортстанда 2,69 миллиард сумга гомум мәйданы 4,8 миллион квадрат метр тәшкил иткән күпкатлы 1202 йортта капиталь ремонт үткән. Узган елның шушы ук күрсәткеченнән бу 19 процентка артыграк. Нәтиҗәдә, 192 мең кеше торак шартларын яхшырткан.

Башкортстанда торак-коммуналь хуҗалыкны камилләштерүгә җитди игътибар бүленә. Нәтиҗәдә, кимчелекләр дә вакытында ачыклана һәм хәл ителә.
Читайте нас: