Нәтиҗәдә, Ринат Рәлиф улының батырлыгы игътибардан читтә калмады. Иң элек ул Бөтенрусия ирекле янгын сүндерүчеләр җәмгыятенең рәхмәт хатына лаек булды. Күптән түгел аңа “Янгын сүндерүдә күрсәткән хезмәтләре өчен” медале тапшырылды.
– Күнекмәдән кайтып, киемнәремне кер юу машинасына тутырганда тышта шомлы кызыл яктылык күреп калдым, – дип сөйләгән иде Иглинда булган хәл турында Ринат Рәлиф улы ике ел элек. – Төн уртасы иде. Тиз арада чыгып йөгердем. “112” номеры буенча шалтыратып, янгын сүндерүчеләрне чакырдым. Агач йорт яна иде. Халык җыелды. Көрәк белән кар ыргыту нәтиҗә бирмәде. Ялкын телләре йортны ялмап алды. Күрше-күлән йортта дүрт кеше калуы турында сөйләде. Өстемә бер чиләк су коеп, юеш тастымал алдым, фонарь китереп бирделәр. Тәрәзәне ватып, йорт эченә үттем. Аш бүлмәсендә бер кешене шәйләп алдым. Аны тиз арада тәрәзә аша бирдем. Караваттагы мендәрләр астында янә берәүне таптым. Җансыз гәүдәне дә җыелган халык кулына тапшырдым. Өстәл астыннан тагын берсен тартып чыгардым. Тын алу авырлашты. Иелеп, як-ягыма карандым. Матрас астыннан табып алганын көч-хәл белән алып чыктым. Янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, табиблар килеп җитте. Кызганычка каршы, янган йорттан алып чыккан дүрт кешенең берсе генә исән калды...
Билгеле, мондый батырлыкка бару өчен бер теләк кенә җитми. Ихтыяр көче дә, физик әзерлек тә кирәк. Ринат Рәлиф улы 2000 елдан бирле көрәш белән шөгыльләнә. Беренче тренеры – Вил Галимҗанов. Арытаба Флүр Ишмаков кул астында осталыгын чарлаган. Самбо, грек-рим көрәше, милли көрәш белән шөгыльләнә. Башкортстан дәрәҗәсендә үткән бәйгеләрдә җиңгән һәм спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәсенә лаек булган.
Күренүенчә, батырлар арабызда яши. Аларны күрә белергә генә кирәк. Һәм, әлбәттә, үрнәк алырга.
Айдар МИДХӘТОВ.