Дөрес, мондый карточкалар турында сүз ике ел элек үк күтәрелгән иде. Хәзер исә әлеге юнәлештә эш башланды. Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итүенчә, аз керемле гражданнарга ярдәм итү программасы әзерләнә. Бу документ ярлы катламга азык-төлек карточкалары (банкларныкына охшаш) бирүне күз уңында тота. Азык-төлек карточкалары дигәч, күпләр узган гасырның 80-90нчы елларындагы талоннарны искә төшерә. Министрлык вәкилләре, бүгенге башлангычның ул чордагы хәл-вакыйгалар белән бернинди дә уртаклыгы юк, дип тынычландыра. Ул вакытта карточкалар товар дефициты белән көрәш ысулы булса, хәзер аз керемле катламга ит, сөт, яшелчә-җимеш сатып алырга мөмкинлек бирү күз уңында тотыла.
Ярдәм программасының (аз керемле катламны субсидияләү) нигезе итеп АКШтагы food stamps (азык-төлек талоны) программасы алынган. Әйткәндәй, аз керемле катламны тәэмин итү системасы Русиядә 2020 елга кадәр сәүдәне үстерү стратегиясендә дә язылган иде. Ул системаны гамәлгә кертү буенча Киров өлкәсендә эш башланган да инде.
Программаның асылы нидән гыйбарәт соң?
Айлык керемнәре аз пенсионерлар, күп балалы гаиләләр һәм башка категория гражданнар субсидиягә хокуклы дип танылгач, аларга акча салынган банк карточкасы бирелә. Андагы акчаны ай дәвамында дәүләтнең шушы программасында катнашучы кибетләрдә билгеле төр продуктларны сатып алырга тотынырга була. Киров өлкәсендә, әйтик, карточкага 1000 сум салына. Киләчәктә бу сумманы 1400 сумга җиткерәчәкләр. Карточкадагы сумманы кулакчага әйләндереп тә, оныкларыңа бүләк итеп тә булмый. Сатып алына торган продуктлар исемлегенә урындагы җитештерүчеләр товарлары (он, ярма, сөт, май, сыр, ит, чәй, шикәр, яшелчә, җимеш һ.б.) кертелә. Бу, ярлыларны тукландыру белән бергә, урындагы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә акча эшләү мөмкинлеге дә бирәчәк. Һәрхәлдә, исемлектә аракы, тәмәке, консервалар булмаячак. Әлеге программаны гамәлгә кертү өчен 240 миллиард сум бүленәчәк.
Рәсми статистикадан күренүенчә, былтыр Русиядә ярлылар 22,5 миллионга җиткән. Кием-салым, көнкүреш товарлары сатып алуны кичектереп була, ә азык-төлексез яшәп булмый. Шунысын да ассызыкларга кирәк: илдә гади халыкның акчалата кереме өченче ел рәттән кими, уртача керемле дип саналучы гаиләләр дә эшләп тапканның яртысыннан күбесен азык-төлеккә тотына. Тормыш дәрәҗәсен билгеләүче халыкара стандартлар буенча, әгәр дә халык зшләп тапкан акчасының 35 процентын ризыкка тотына икән, бу ил ярлы исәпләнә. Ирексездән, совет чорындагы “Тормыш яхшырган саен яшәү авырлаша”, дигән йөремсәк әйтем искә төшә...
Икътисади үсешкә юнәлеш алу өчен үз җитештерүчеләребезнең куллану товарларына ихтыяҗ артырга тиеш. Мәсәлән, әлеге программа, алда билгеләнгәнчә, үзебезнең авыл хуҗалыгын җанландыруга бер этәргеч булырга мөмкин, дип күзаллана. Аннан соң, социаль киеренкелеккә тарымас өчен дә ярлыларга ярдәм программасын ашыктырырга кирәк. Әлбәттә, бу ярдәмне билгеләгәндә, тәү чиратта, гаделлек принцибы сакланырга тиеш. Ярдәмне чыннан да мохтаҗлар гына алырлык булсын. Чөнки безнең халык, гаделсезлектән башка, властьларга күп нәрсәне гафу итә. Власть исә, үз чиратында, социаль гаделлек аша халыкның сәяси ризалыгына ирешеп булганлыкны яхшы аңлый.