— Безнең, ягъни яшьләр мохитен оештыру, аларны тормышта урнаштыру мәсьәләләре өчен җаваплы җитәкчеләр алдында торган төп бурычлар — яшьләргә укудан башлап эшкә урнашу, гаиләсен булдыру кебек барлык мәсьәләләрдә ярдәм кулы сузу. Моңа торак белән тәэмин итү дә, лаеклы хезмәт хакы да, карьера үсеше дә, социаль лифтлар да керә, — диде чыгышында Рөстәм Хәмитов.
Рөстәм Зәки улы билгеләвенчә, әлеге өстенлекләр яңа республика яшьләр сәясәте программасында да эзлекле чагылыш табарга тиеш.
— Яшьләргә торак, сыйфатлы белем, эшкә урнаштыру, икътисади үзаллылык, инновацион һәм гыйльми активлыкны, иҗади талантларны үстерү, сәламәтлек саклау, яшьләр мохитендә кире процессларны профилактикалау, патриотик тәрбия, экстремизмга каршы тору, яшьләр хәрәкәтләренә һәм берләшмәләренә булышлык итү, уңай мәгълүмати мохит булдыру — яңа программа бу бурычларны сүздә түгел, чынбарлыкта анык эш-гамәлләр белән хәл итәрлек дәрәҗәдә булсын, — диде республика Башлыгы.
Әйтергә кирәк, Башкортстан җитәкчесенең яшьләр сәясәте һәм спорт торышына бәйле шушы рәвешле җитди, хәтта катгый бурычлар билгеләве, сөйләшүне дә ярыйсы ук коры тотуы буш урында гына түгел. Әлеге өлкәләрдә гомум күрсәткечләр, беренче карашка, ярыйсы ук яхшы күренсә дә, хәл итәсе мәсьәләләр дә баштан ашкан. Әйтик, соңгы чорда аеруча киң яңгыраш алган һәм яшьләр сәясәтенә дә турыдан-туры бәйләнгән демография мәсьәләсен генә алыйк. Кызганычка каршы, бу өлкәдә хәл һич кенә дә мактанырлык түгел. Статистикага күз салыйк.
Узган елда республикада 55708 бала туган. Бу 2015 елдагы күр-сәткечтән 3320 балага, ягъни 5,5 процентка азрак. Ил күләмендә исә туым 2,6 процентка гына кимегән.
— Демография өлкәсендә билгеләнгән бурычны былтыр без “икеле”гә үтәдек. Һәм бу гадәти саннар гына түгел. Моның артында республика киләчәге тора, — диде бу җәһәттән демография мәсьәләләре буенча муниципалитетлар башлыклары белән 10 февральдә үткәргән киңәшмәдә Рөстәм Хәмитов.
Аңлашыла, төбәк җитәкчесе Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында да бу мәсьәләгә аерым игътибар юнәлтте. Рөстәм Зәки улы билгеләвенчә, демографик күрсәткечләрнең түбән тәгәрәве, беренче чиратта, 90нчы елларда һәм 2000нче еллар башында туымның кискен кимүе белән бәйле. Ягъни бүген әти-әни корына керергә тиешле яшь категориясендәге кешеләр саны аз, шуңа туым да аксый. Монысы, кем әйтмешли, илгә килгән бәла, ягъни бөтен илгә хас күренеш. Шул ук вакытта демография өлкәсендә кире тенденциягә булышлык итүче республикадагы хәл-шартлар да юк түгел. Коллегия утырышында республика җитәкчесе алар хакында да яшерми җиткерде.
— Мәктәпләрдә БДИ системасы кертелгәннән соң республикадан иң талантлы яшьләрнең Мәскәү, Санкт-Петербург юары уку йортларына күпләп агылуы күзәтелә һәм без әлегә моның белән берни дә эшли алмыйбыз. Элгәре башкала вузларына 5-7 мең яшь кеше юлланса, бүген бу сан 15 мең кешедән артып китә. Бу нәрсә турында сөйли: димәк, безнең югары уку йортларына активрак эшләргә кирәк, ректорлар минем нәрсә әйтергә теләгәнне, мөгаен, аңлый торгандыр. Ничек кенә булмасын, бу кадәр күп талантлы яшьләрнең республикадан читкә агылуына юл кую бернинди кысаларга да сыймый. Безгә һич тә югы Мәскәүдә, Санкт-Петербургта белем алган якташларыбызның республикага эшкә кайтуын дәртләндерергә кирәк. Андый әзерлекле белгечләргә барлык юнәлешләрдә дә ихтыяҗ зур. Кыскасы, моңа бәйле мәсьәләнең ни кадәр кискен торуын барыгыз да яхшы аңлый торгандыр, — дип коллегия утырышында катнашучыларга мөрәҗәгать итте Рөстәм Хәмитов.
Аңлашылмаган кая?! Демография күзлегеннән чыгып караганда, республикадан читкә киткән һәм шунда торып калган 15 мең яшь кеше ул ким дигәндә Башкортстан алып бетермәгән 15 мең сабый дигән сүз. Һәм ниндиләре бит әле! Һәрхәлдә күпчелек очракта академиктан — академик, инженердан — инженер, көтүчедән — көтүче тууын беркем дә инкарь итмәс, мөгаен. Бу очракта исә 20-30 елдан соң Башкортстан киләчәген билге-ләргә тиешле нәкъ әнә шул булачак академиклар, инженерлар, җитәкчеләр, белгечләр республикага кайтып җитәлми, читтә торып кала булып чыга. Ә бу инде төбәкнең иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади, рухи-мәдәни өлкәләрдә сыйфат дәрәҗәсендә үсешенә дә турыдан-туры йогынты ясаячак, дигән сүз. Һәм һич кенә дә уңай яктан түгел...
Хәлне төзәтү максатында республикада нинди чаралар күрелә һәм нәрсәләр тәкъдим ителә соң? Аңлашыла, сәләтле яшьләрнең республикадан читкә агылуы — комплекслы мәсьәлә һәм ул бер көндә генә хәл итә торган түгел. Ул республика югары уку йортларында белем бирү сыйфатын бермәбер арттыру, аларның абруен күтәрү, яшь белгечләргә уңайлы һәм лаеклы хезмәт һәм яшәү шартлары тудырудан алып, глобаль масштабта Башкортстанны ил, дөньякүләм таныту, аның имиджын күтәрүгә кадәр мәсьәләләрне үз эченә ала. Әйткәндәй, төбәк Башлыгы Башкортстанның яңа яшьләр сәясәте программасы нәкъ шушы мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән булырга тиеш дигән бурыч куйды. Бу җәһәттән аның соңгы Указларының берсе дә демографиягә бәйле хәлне төзәтүгә мөһим өлеш булып тора.
Мәгълүм булуынча, шушы көннәрдә Башкортстан Башлыгы баласы туган яшь гаиләләргә 300 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтү турында башлангыч белән чыкты.
— Әлеге вакытта Указ проекты әзерләнә. Аңа ярашлы, бу исемлеккә тәү чиратта торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гаиләләр эләгәчәк. Әлеге максатта республика казнасыннан 1 миллиард сумнан күбрәк акча бүленәчәк. Былтыр казна документының профицит белән үтәлүе безгә мондый мөмкинлек бирә, — диде коллегия утырышында Рөстәм Хәмитов.
Һичшиксез, республика Башлыгының әлеге Указы төбәктә демографик хәлне яхшыртуда да нәтиҗәле, булыр дияргә кирәк. Һәрхәлдә, торак мәсьәләсенә бәйле әлегә бала алып кайтырга базнат итми торган күп кенә гаиләләр хәзер бу җаваплы адымга барырлар, дип ышанасы килә. Аннары, читкә киткән сәләтле яшьләрне республикага кире кайтаруда да Указ эзсез үтмәс дигән өмет бар. Башкалада фатирдан-фатирга, тулай торактан-тулай торакка күченеп йөреп гаҗиз булган яшь гаиләләрне өстенлекле шартларда туган төягенә кайтып төпләнү мөмкинлеге ымсындырмый калмас. Шулай да, безнең карашка, әлеге 300 мең сум күләмендәге матди ярдәмне гаиләдә өченче бала туган очракта бирү нәтиҗәлерәк булмас иде микән? Ни өчен дигәндә, беренче бала мәхәббәттән диләр, ягъни яшь гаилә нинди генә хәл-шартларда да сабый алып кайтып, бәхетен тулы итәргә тырыша. Моның өчен дәүләттән акча көтү түгел, ни сәбәпледер балага узу тоткарланган очракларда, үз кесәләреннән нинди генә чыгымнарга бармый әле алар! Икенче баланы исә 450 мең сумлык ана капиталы белән федераль бюджет дәртләндерә. Аның янына өченче бала туган очракта — әйтик, төбәк бюджетыннан, дүртенче сабый дөньяга килә икән — муниципалитет казнасыннан өстәмә ярдәм булдырылса, безнең карашка, бу демографик үсештә тагын да югарырак нәтиҗә бирер иде.
Кыскасы, бу өлкәдә килеп туган хәлне төзәтү өчен тәкъдимнәр дә, эш даирәсе дә җитәрлек. Мәсьәлә шунда гына, төбәк Башлыгы билгеләгәнчә, сүздән эшкә күчәргә кирәк. Шул вакытта теләгән нәтиҗә дә озак көттермәс.