+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 февраль 2017, 02:00

Курчак кебек йортлар уйнап кына җыела

Караиделнең яшь малтабары җитештергән төзелеш блоклары төбәктә киң таралу ала бара.Менә, ниһаять, көннәр дә язга карый башлады, кояш та җылы нурларын көннән-көн мулрак өләшә. Хатын-кызлар инде болгар борычын, башка яшелчәләрне, кайбер чәчәкләрен шыттыра башласа, ир-егетләр алда торган яз-көз айларына төзелеш объектларын хәстәрли, материаллар туплый, аларның проектыннан алып, стена күтәрү, хәтта түбә ябуга кадәр планлаштыра. Менә шундый чакларда, әгәр ул төзелешнең әлегә диварлары күтәрелмәгән булса, ирләр бер дилемма алдында кала: стенаны нинди материалдан күтәрергә? Ниндие арзанрак, җылырак, чыдамрак, уңайлырак? Мондый сорау алдында да калмас иде, чөнки хәзер ул материалларның төре елдан-ел дип әйтерлек арта, кайсысында тукталырга белмәссең.

Читайте нас: