+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 март 2017, 02:00

Берсе дә игътибарсыз калмый

Дүрт ел эчендә гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр саны 35 процентка арткан.Республика Хөкүмәте аппаратында гражданнар­ның һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләре белән эш итү “Русия Федерациясендә гражданнар мөрәҗәгать­ләрен карау тәртибе турында” федераль, “Башкортстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында” республика законнарына ярашлы алып барыла. Мөрәҗәгатьләрне кешеләр үзләре, башкалар аша, почта белән, электрон почта буенча җибәрә ала.

Теркәлгәннән соң барлык язма мөрәҗәгатьләр дә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры, аның урынбасарлары тарафыннан карала һәм республиканың башкарма власть органнары, муниципаль район һәм шә­һәр округлары, оешмалар җитәкчеләренә хәл итү өчен җибә­релә. Узган елдан район һәм шәһәр хакимиятләре белән документлар әйләнеше “Дело” электрон документлар әйләнеше системасында гамәлгә ашырыла.

Федераль башкарма власть органнарына документлар почта аша җибәрелә. Карау вакытын республика Хөкүмә­тендәге махсус бүлек контрольдә тота.

Гражданнардан килгән мөрәҗә­гатьләрне анализлау аларның саны елдан-ел артуын күрсәтә. 2012 ел белән чагыштырганда, алар — 35, 2015 ел белән чагыштырганда 6,3 процентка арткан. Мәсәлән, былтыр гражданнардан 15285 мөрәҗәгать алынган, шуларның 1716сы — республика Башлыгы Хакимиятенә, 6209ы — Русия Президенты Хаки­миятенә, 148е — РФ Дәүләт думасына, 512се Русия Хөкү­мәте Аппаратына җибәрелгән.

Хөкүмәтнең рәсми сайтында “Гражданнар мөрәҗәгать­ләре” би-тендә күрсәтелгән ссылка буенча web-сервис аша мөрәҗәгатьне электрон төрдә җибәрү мөмкинлеге бар.

Мөрәҗәгатьләрнең байтагы гражданнарны торак белән тәэмин итү һәм авария хәлендәге яисә тузган тораклардан күчерү мәсьәлә­сенә кагыла. Авторларның күпче­леге — яшь гаиләләр, пенсионерлар, иске йортта яшәүчеләр. Алдан­ган дольщиклардан да мөрәҗәгать­ләр бар. Атап әйткәндә, 2013 елда торак-коммуналь хуҗалык эшчән­легенә кагылышлы 5010 мөрәҗә­гать алынган булса, былтыр алар­ның саны 6508гә җиткән. 2013 елда социаль өлкәгә 2354 хат кагылган булса, былтыр — 2936. Шушы чор эчендә икътисадка һәм дәүләт, җәмгыять һәм сәясәткә кагылышлы мөрәҗә­гатьләр ике тапкыр арткан. Оборона, иминлек һәм законлылыкка кагылган-нарының саны гына үзгәрешсез калган.

Мөрәҗәгатьләр тиешле тәртиптә каралган. Аларда күтә­релгән мәсьә­ләләрнең берникадәресе уңай хәл ителгән, калганнары буенча квалификацияле аңлатмалар һәм тәкъ­димнәр җибәрелгән.

Былтыр гражданнар тарафыннан югары органнарга җибәрелгән һәм компетенция буенча карауга Хөкү-мәт­кә юнәлтелгән мөрәҗә­гать­ләрнең артуы күзәтелә. Бу исә икътисади кризис чорында граждан­нар­ның хәле начараюы һәм аны югарыда торучы органнар катнашлыгында үзгәртүгә өметләнүләре, шулай ук IT-техно-ло­гияләр үсешү, шуның нәтиҗәсендә мөрәҗәгать­ләрне тиз арада җибәрү һәм власть органнары белән үзара аралашу мөмкинлегенә ия булу турында сөйли.

Мөрәҗәгатьләрнең структурасын өйрәнү аларның төп ташкыны Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский, Са­лават, Нефтекама шәһәрләрен­нән, шулай ук Уфа, Туймазы, Ишембай, Иглин һәм Благовещен районнарыннан килүен күрсәтә.

Гражданнарның телдән һәм язма мөрәҗәгатьләре белән эшне тиешенчә оештыру максатында республика Хөкүмәте карары белән Премьер-министр, аның урынбасарлары һәм республиканың дәү­ләт органнары җитәкчеләре тарафыннан гражданнарны күчмә кабул итүләр үткәрү графиклары раслана. Аларны үткәрү көне турында алдан киңкүләм мәгъ­лүмат чараларында хәбәр ителә.

Хөкүмәтнең рәсми порталында гражданнарны күчмә кабул итү графигы урнаштырылган.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры һәм аның урынбасарлары Уфа шәһәре, Тукай урамы, 46 адресы буен­ча Республика йортында кабул итә. Былтыр анда 148 граждан кабул ителгән. 23 күчмә кабул итү барышында 175 кешенең гозере тыңланган.

Республиканың дәүләт органнары җитәк­челәре тарафыннан 207 күчмә кабул итү оештырылган, алар­да 1178 кеше кабул ителгән.
Читайте нас: