+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 март 2017, 17:39

Су басканда нишләргә?

Әгәр дә сез яшәгән урынны су басачагы билгеле булса, бу хакта тиз арада якыннарыгызга, күршеләрегезгә хәбәр итегез, картларга һәм чирлеләргә күченү өчен ярдәм күрсәтегез. Хәвеф туачагы хакында радио, я телевидение аша хәбәр ителә, ул чакта су басу мәйданы һәм вакыты, эвакуация тәртибе билгеле булачак.

Өйдән эвакуацияләнергә туры килгәндә:
— суны, газны, электрны сүндерегез;
— мичегездә ут калмасын;
— кыйммәтле әйберләрне югарырак урынга, икенче катка мендерегез;
— ишек-тәрәзәләрне ябыгыз, кирәк дип тапсагыз, беренче каттагы ишек-тәрәзәләргә аркылы такта кадаклагыз.

Эвакуация турында хәбәр килсә, үзегез белән аласы әйберләрне тиз генә җыегыз. Бу:
— герметик тышлыкта документлар, кыйммәтле әйберләр, дарулар;
— сезонга ярашлы алмаш өс һәм аяк киеме;
— берничә көнгә җитәрлек ризык запасы.

Кинәт су баскан очракта:

* Авылда яшәсәгез, мал-туарны хәвефсез урынга куып чыгарырга;
* Югарырак урынга урнашырга һәм коткаручылар килүгә әзер булырга.
* Коткаручылар сезне тиз тапсын өчен, чаралар күрергә. Көндез — биек урынга ак, я төсле тастымал элергә. Караңгыда — яктылык (фонарь, учак) белән хәбәр бирергә.
Истә тотыгыз! Су баскан җирдә агым суларга эләккән ризыкларны ашарга, кайнамаган су эчәргә ярамый. Тынычлык саклап эш итегез.

Су басканнан соң:

- Радио тыңлагыз һәм коткару хезмәтләренең инструкцияләрен үтәгез!
- Торагыгызга якынлашканда, өзелгән электр чыбыкларыннан сакланыгыз.
- Белгечләр тикшерү үткәрмичә, электр приборлары белән файдаланмагыз.
- Өйгә кергәндә, аның идәне һәм диварларының ныклыгына, төзеклегенә игътибар итегез.
- Эчке бүлмәләрне тикшергәндә, шырпы һәм шәм кулланудан сакланыгыз. Һавада газ булырга мөмкин.
- Коелардан суны суыртып алып, тазартырга кирәк. Су басу зонасында калган продуктларны санитария инспекциясе тикшерергә тиеш.
- Су басуга эләккән торакны киптерегез, җилләтегез. Савыт-сабаны кайнар су белән юыгыз.
Айгөл Юлъякшина.
Читайте нас: