– Быел без су басу куркынычы булган төбәкләрдә яшәүче кешеләр белән оештыру эшләренә аеруча зур игътибар бирдек, – диде Марат Мәһәдиев – Әлеге вакытта белгечләр өйдән-өйгә йөреп аңлату эшләре алып бара, гадәттән тыш хәл килеп туган очракта мотлак үтәлергә тиешле кагыйдәләр белән таныштыра. Республикада 180 мең кешегә исәпләнгән вакытлы торак пунктлары оештырылган.
Премьер-министр урынбасары әйтүенчә, су басуга боз тыгыннары сәбәпче булырга мөмкин. Алар елгаларның тарайган урыннарында, яки кискен борылышларында барлыкка килергә мөмкин, бу урыннар күптән билгеле. Алар Белорет, Бөрҗән, Архангель, Чакмагыш, Караидел районнарында урнашкан. Боз шартлату эшләрен башкаруга тау-баектыру предприятиеләре бригадалары, хәрби округтан алынган рөхсәткә ярашлы, Алкинода хәрби часть белән килешүләр төзелгән. Өршәк һәм Агыйдел елгаларында су күтәрелүен он-лайн режимда күзәтергә мөмкин.
Башкалада яшәүчеләрне Дудкино авылына барып-кайту мәсьәләсе, су транспортына ышаныч аз булу борчый.
– Ел да күтәрелә торган бу мәсьәлә безгә билгеле, – диде башкала хакимияте вәкиле Рәсим Абдуллин. – Пассажирлар ташуга лицензиясе булган су транспорты кайчан йөри башлаячагын без аерым хәбәр итәчәкбез. Бакчачыларны су басуга алданрак әзерләнергә, соңга калган очракта, ташкын вакытында үтә сак булырга чакырабыз.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәре Рафаэль Исхаков белдерүенчә, су басу ихтималлыгы булган төбәкләрдә хуҗалыклардагы һәм шәхси мал-туарны вакытлыча тоту урыннары оештырылган.
– Зур судан куркырга ярамый, – диде Марат Мәһәдиев. – Без аңа әзер. 7100 кеше, 1000 берәмлек техника иң җитди әзерлек сызыгында тора.
Вилора Горохольская ташкынга бәйле шалтыратуларны кабул итүче “кайнар линия”нең телефон номерын җиткерде – ул (347) 248-13-20. Аның әйтүенчә, быел елгаларның күбесе 5-18 апрельдә ачылачак.