+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 апрель 2017, 02:00

Фән гамәли эштән аерылмаска тиеш

Педагогия фәннәре докторы, профессор Әминә Әпсәләмова белән әңгәмә.Без Әминә Әпсәләмова белән күптән таныш. Мин аның мәктәпкәчә яшьтәге балалар педагогикасы турында сөйләгәнен сәгатьләр буе тыңлый алам. Кешене минут эчендә үзенә карата һәм бервакытта да оныттырмый торган әүлияләргә хас сыйфат бар аңарда. Инде ничәнче тапкыр шушыңа инанам. Педагогия фәннәре докторы, профессор, йөздән артык фәнни хезмәт авторы, “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” дигән исемнәргә мин барган көнне тагын да мәр­тәбәлерәге өстәлде. Мәскәүдән килгән пакетны бергәләп ачтык. Анда Русиянең Табигый фәннәр академиясе Президиумы карары белән Әминә Габделәхәт кызы Әпсәләмовага “Атказанган фән һәм мәгариф хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелү турында язылган иде.Бу көнне Көнчыгыш икътисад-юридик гуманитар академия преподавателе (ВЭГУ. Ректоры — тарих фәннәре докторы Евгений Минебаев) Әминә Әпсәләмованың читтән торып укучыларга биргән практик дәресендә дә утырырга туры килде. Әминә Габделәхәт кызы балалар бакчалары тәрбиячеләренә чит илдә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү үзенчәлекләре турында сөйләде. Заманында ул Австралиянең Аделаида шәһәрендә мәгариф системасын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү стажировкасы үткән. Гомумән, Әминә Әпсәләмова — Мәскәү фәнни мәктәбе вәкиле, туксанынчы елларда ул А. Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар институы аспирантурасын, аннары докторантурасын тәмамлый. Австралия, Япония, Таиланд, Финляндиядә халыкара конгрессларда катнаша һәм чыгыш ясый. Практик дәрестән соң студентлар компьютер сыйныфына юл тотты. Монда алар һәрберсе үзаллы шөгыльләнде, тестларга җавап бирде, шул рәвешле зачетка әзерләнде. Әминә Габделәхәт кызы шулай ук компьютер аша гына әзер булучыларга сынауга старт бирде. Аннары без аның белән республикада электрон белем бирү темасына сөйләшүебезне дәвам иттек.

— Әминә Габдел­әхәтовна, сезнең бу өлкәдә кыю фикерләрегез билгеле. Ни өчен сез республикага көндәшлеккә ия белгечләр әзерләү өчен нинди заманча технологияләр файда­ла­нырга мөмкин, дигән катлаулы тема белән шөгыль­ләнергә булдыгыз?

— Мин 26 ел Башкортстан дәүләт педагогия универ­ситетында эшләдем һәм алты ел әлеге шәхси академиядә укытам. Тегесенең дә, монысының да үзенең яхшы яклары да, проблемалары да бар. Дәүләт вузында электрон белем бирүне куллану турында декларация булуга карамастан, традицион система­ларга өстенлек бирелә, дәүләт карамагында булмаганында без традицион һәм инновацион ысулларның бергә алып барылуын күрәбез. Атап әйткәндә, белем бирү порталында он-лайн һәм оф-лайн режимда вебинарлар, лекцияләр һәм семинарлар, шулай ук тагын берничә дистанцион белем бирү технологияләре укыту процессын студент өчен кызыклырак, яхшырак, һәркем куллана алырлык итә.

Электрон белем бирүнең уңай яклары нидә? Болар — мәгъ­лүматлаштыру, заманча белем бирү контенты, абитуриентларны ел әйләнәсендә укырга кабул итү мөмкинлеге, тьюторинг (тьютор — остаз) һәм башкалар. Аттестация автоматлаштырылган булу сәбәпле, студентларның белемен объектив һәм бәйсез бәяләү мөмкинлеге коррупциягә киртә куя. Дәүләт вузында исә укытучы хезмәте нәтиҗәләрен үзе бәяли, ягъни, ул — белем бирүче дә, аны бәяләүче дә. Мин бүгенге вузда электрон белем бирүне акыл белән максатка ярашлы файдалану ягында.

— Традицион белем бирү формалары мотлак рәвештә начар ди­гән сүз түгел бит?

— Юк, әлбәттә. Белем бирүнең традицион формалары заманча коммуникация чыганаклары белән тулыландырыла. Кабатлап ә­тәм, электрон белем бирү аны алыштырмый, ә тулыландыра. Бергә алар педагогия кадрлары әзерләүне югары дәрәҗәгә күтәрергә мөмк­ин­лек бирә.

— Күп кенә белгеч­ләр бүгенге методика уйларга өйрәтми, анда иҗатка урын юк, дигән фикердә.

— Сез тест үткәрү, сораштыруларны күз уңында тотасыздыр, мөгаен. Фор­ма­ль рәвештә эшләсәң, иң яхшы методиканы да абсурдка китереп җиткерергә мөмкин. Шул ук тестлар студентларның белемен бәяләүдә уңышлы өстәмә була ала.

Педагогикада “компетентностный подход” дигән төшенчә бар. Ул укучыларга алган теоретик белемнәрен тормышта кулланырга яр­дәм итә. Бүгенге студент мәгълүмати мохиттә көндез дә, Интернет аша читтән торып дистанцион рәвештә дә укый. Әйткәндәй, кайбер Уфа мәктәпләрендә шундый электрон белем бирү комплекслары эшләп килә. Элект­рон “болыт”та мәгъ­лү­мат, китаплар, өстәмә материаллар саклана, укучы логин һәм пароль ярдәмендә шу­шы электрон мохиткә керә һәм төрле биремнәрне үти, ә педагог нәтиҗәне тикшерә. Бу төп белемне мәгънәсезгә әйләндерми торган яңа технологияләр, алар ярдә­мендә, әйтик, укучы дәрескә килә алмаса, аны дистанцион рәвештә укытып була.

— Мондый техно­логия­ләр бездә ника­дәр таләп ителгән?

— Без тышкы дөньядан читләшә алмыйбыз, шул исәптән глобаль белем бирүдән дә һәм бу мәсьә­ләдә дә әйдәүче илләргә йөз тотарга тиеш. Дөньяның кайбер илләрендә электрон вузлар бар, әйтик, Бөек Брита­ниядә. Студент дөньяның теләсә нинди ноктасында яшәп, анда укый һәм сыйфатлы белем алала. Безнең академиядә электрон белем бирү ун елдан артык уңыш­лы кулланыла.

— Көнбатыш белем бирү системасы тар һәм, үзебезнең традицион методикаларны җимереп, без күп нәрсә югалтабыз, дигән фикер яшәп килә.

— Беренчедән, без җи­мер­мибез, ә яңартабыз. “Дөньяда иң яхшы белем бирү” белән мактанырга бу­ла анысы, ләкин безнең ки­бетләрне кемнең югары технологияле продукциясе тутырганын искә алыгыз. Көн­батыш кыйммәтләре безнең туфракны бик тиз үз итте, димәк, бөтен терәкләребез дә ныклы булмаган. Мин бу хакта бик күп яздым, монография чыгардым. Башкаларга ярдәм итү һәрвакыт норма булган илдә “бу синең проблемаң” дигән сүзләр ишетелергә тиеш түгел иде. Без шулай ук рухи кыйм­мәтләрнең матдига алыштырылуын, җәмгыятьнең катламнарга бүленүен күзә­тәбез, фәндә, мәдәнияттә һәм мәгарифтә дә бу шулай.

— Мәгарифтә бу нинди чагылыш таба?

— Бай гаилә балаларына исәпләнгән “элита” вузлар пәйда була, шул ук вакытта сәләтле яшьләр читтә кала. Әллә нинди акыллы бала булса да, туган йортыннан еракта стипендиягә яшәү мөмкин түгел. Фән өлкәсен­дә дә шулай. Югары административ вазыйфадагы галим теләсә нинди фәнни конгресста катнаша ала. Аның коллегасы, үзен һәм гаиләсен көчкә тәэмин итеп килгән профессор, мондый мөмкинлеккә ия түгел. Чөнки аның үзенең дә, укыткан университетының да мондый акчасы юк. Шушылай катламнарга аерылганнан соң безнең киләчәгебез нинди? Продукцияне чит илдән сатып алабыз, югыйсә без үзе­безнең ихтыяҗны, базарны яхшырак беләбез һәм үзе­без өчен үзебез җитеш­терә алыр идек. Гомумән алганда, бөтен дөньяда фән­гә кеше үзенә файда эшләү өчен түгел, ә фәнни идея­ләрен гамәлгә ашыру өчен килә.

— Сез “акыллы баш­лар”ның чит илгә чыгып китүен күз уңын­да тотасызмы?

— Көнбатыштагы көн­дәш­­лек шартларында һәр га­лим дә үз урынын таба алмый, күпчелеге кире кайта, ләкин алар өчен вакыт үткән була. Ә бит галимне бер көн эчендә әзерләп булмый. Бу — күп көч таләп итә торган озайлы процесс. Фән докторын әзерләү өчен ким дигәндә ун ел кирәк, бу вакытны үткәрдек икән, бу ун ел, 2000нче еллардагы кебек — фән өчен үле еллар. Бу бердәнбер проблема түгел. Әйтик, сез югары технологияләр белән эшләү өчен бер төркем белгеч әзерләдегез, ди. Ләкин без­нең төбәктә андый дәрә­җәдәге производство бармы? Яисә аларга эш табу өчен яңадан икенче белгеч­леккә укырга кирәкме?

— Әминә Габделә­хә­тов­на, Сез фәкать Русия базарында таләп ителгән белгечләр әзер­ләү программасын тәкъдим итә аласызмы?

— Иң элек республика ихтыяҗын өйрәнергә кирәк. Вузлар нинди пред­прия­тиеләр төзеләчәген, биш, ун елдан нинди һөнәрләр таләп ителәчәген белер өчен төбәк хөкүмәте, икътисади структуралар, тармак ведомстволары белән бергә эшләргә тиеш. Монда югарыдан күр-сәтмә көтеп утырырга ки­рәкми. Вакытлыча эшче төр­кем төзү зарур, ул бу мәсьә­ләне системалы хәл итү юлын тәкъдим итсен. Әйт­кән­дәй, эш бирүче­ләрнең кадр­ларның сыйфаты һәм таләп ител­гәнлеге турында фикере бөтенләй исәпкә алынмый, алар кадрлар әзер­­ләүдә катнашмый. Ә мәктәп директорлары, мәга­риф бүлеге җитәкче­ләре арасында алар­ны теге яки бу вузны тәмам­лаучылар никадәр канәга­тьләндерүе турында сораштыру үткәрү начар булмас иде. Бу сәла­мәт көндәшлек өчен кирәк.

— Төбәккә кирәкле бел­гечләрне, мәсәлән, укытучыларны, әзер­ләү­­ проблемасы нидә?

— Бу җәһәттән ике проб­леманы билгеләр идем: югары уку йорты препода­ва­теленең һөнәри компетентлылыгы һәм фәннең практикадан аерылуы. Барлык вуз укытучылары да аерым фәнни әзерлек үткән. Ләкин бу кайчан булган? Безнең вуз­ларда нигездә бүгенге белем бирү практикасын белмәгән теоретиклар укыта. Мәктәпне белер өчен ат­насына бер тапкыр булса да укучылар, аларның ата-аналары, укытучылар белән очрашырга кирәк. Фән докторлары анда математика, әдәбият өлкәләрендә сә­ләтле балаларны ачыкларга ярдәм итү, өлгерешне күтәрү һ.б. тәкъдимнәр белән ки­лергә тиеш. Велосипед уйлап чыгарырга кирәкми, мәктәп белән вузның хез­мәттәшлеген яңа дәрәҗәдә тергезергә генә кирәк.

— Бу хезмәт өчен ничек түләнәчәк?

— Моның өчен күп акча таләп ителми, бигрәк тә хәзер дәүләтебез мәгарифкә акчаны күп бүлә. Әлеге этапта нәрсә мөһим икәнен дөрес билгеләргә генә кирәк.

— Бу уңайдан Сез­нең тарафтан нинди эш алып барыла?

— Мин, галим буларак, студентларны әзерләүнең заманча контентын эшлим, ул булачак педагогларга укучылар белән үзара мөнә­сә­бәтнең заманча ысулларын белергә ярдәм итәчәк. Мәсәлән, бала хокукларын яклау өлкәсендә. Элек педа­гогның хокукый компетентлылыгын күтәрер­гә ярдәм итүче технологияләр юк иде. Әгәр дә минем шәх­си үрнә­гем турында сөй­ләсәк, аспирантым, ВЭГУ студенты Фаил Яхшыгулов Бөтен­ру-сия аспирантлар олимпиадасында беренче урын яулады. Ул бала хокукларын яклау буенча мәктәп­кә­чә оешмалар белән ата-ана­ларның үзара мөнә­сәбәте турында диссертация язды. Бәләкәй балаларны рәнҗе­тергә ярамаганлыгын барысы да белә, ләкин кем аларны дөрес итеп яклар? Кызганычка каршы, без бу мәсьәлә белән җитди шө­гыль­ләнмичә, аның нәтиҗә­се белән көрәшәбез. Проб­леманы җентекле өйрәнеп, без бу закон бозуларны ки­сәтүгә юнәлтелгән тәкъдим­нәр, технологияләр тәкъдим итәчәкбез.

— Бездә дә кайбер чит илләрдәге кебек килеп чыкмасмы — әнисе балага кәнфит бирмәгән өчен хокукларыннан мәхрүм ите­лә...

— Кызганычка каршы, безнең мәгълүмат чаралары мондый фактларны күпер­теп күрсәтә. Бала хокуклары безнең илдә дә, башка ил­ләр­дә дә бозыла, ләкин без­дә моны ачыклау һәм дәлил­ләү авыр. Русиядә ба­ла хокукы дигән төшенчә дә юк. Ниндидер фаҗига булганчы, беркемдә дә бала кайгысы юк. Чит илләрдә сез: “Бар, урамда уйна”, — дигән сүз­ләрне ишетмәссез. Япония­дә конгресста булганда без урамда балаларны бөтен­ләй күрмәдек. Бу — өлкән­нәр иле, дигән фикер туды. Соңыннан аң­лат­тылар, балалар клубларда, стадионнарда, үсеш үзәк­ләрендә шө­­гыльләнә икән, ягъни, өлкәннәр күзә­түе астында алар анда даими ни бе­ләндер мәшгуль.

— Бар яклап та ки­лешә торган белем би­рү системасын төзү өчен безгә никадәр вакыт кирәк булачак?

— Проблема турында фикер алышып, аны төрле юллар белән хәл итәргә тәкъдим итеп була. Иң мө­һиме, студент үзенең миссиясен аңласын. Мин нәкъ шуның белән шөгыльләнәм. Коллегалар үз өлешен кертер дип ышанам. Миңа Польша философы Тадеуш Котарьбиньскийның “ышанычлы остаз” методикасы ошый. Ул педагогның студент өчен ышанычлы терәк, әхлакый юнәлеш бирүче булуын күздә тота. Безнең нәселдә 49 укытучы булган, мин — илленчесе, димәк, мин әхлакый тәрбия проблемалары белән геннар дәрәҗәсендә бәйләнгән. Әйт­кәндәй, минем кандидатлык һәм докторлык диссер­тацияләрем студент шәхе­сенең әхлакый проблемаларына багышланган иде.

— Югары мәктәп, студентларга кагылышлы фикерләрегез аңла­шыл­ды. Ә менә мәктәп укучыларына килгәндә, былтыр декабрь ахырында электрон белем бирү темасына багышланган утырышта республика Башлыгы Рөс­тәм Хәмитов “агымдагы елда электрон ресурслар кулланучы мәктәп­ләр саны былтыргы 30 проценттан 50гә җитте. 2018-19 елларда алар­ның 100 про­центы да электрон белем бирүгә күчәчәк”, дигән иде. Мәктәп­ләр­нең тулысынча компьютерга кү­чүенә ничек карыйсыз?

— Эш электрон ресурсларны ничек куллануда. Белем бирү һәм мәгълүмат алышу ысулы буларак, алар 90нчы еллардан башлап мәктәптә дә, өйдә дә һ.б. кул-ланыла. Әгәр дә электрон белем бирү үзмаксатка әйләнә икән, шуны искә тө­шерергә кирәк, белем бирү­нең максаты — белем, кү­некмә алу, тәҗрибә туп­лау, сәләтләрне үстерү, белемне көндәлек тормышта кулланырга өйрәнү һәм укучыларны даими белем алуга дәрт­ләндерү (“Русия Федерация­сендә мәгариф турында” 273 санлы федераль закон). Күптән түгел мине табибларны дистанцион рәвештә әзерләп була, дип инандырырга маташтылар. Мин: “Ә сез аларны ап­пендицитка операция ясарга ничек өйрәтәчәксез?” — дип сорагач: “Муляжларда, алар бар”, — диделәр. Әгәр дә шулай була икән, безнең болай да бик сыйфатлы булмаган медицинабыз алга китә алмаячак.

Беркем өчен дә сер тү­гел, электрон белем бирү­нең максаты — компьютер корпорацияләре тарафыннан табыш алу, бу аларның продукты һәм алар аны даими яңартып тора һәм безгә көчләп тага. Компьютерлар даими яңар­тылуны таләп итә, алардагы белем бирү программалары да даими яңартылырга, укытучы барлык яңалыклардан хәбәрдар булырга тиеш. Болар барысы да шактый күп вакыт, даими акча таләп итә. Электрон ресурслар укучы-ларның төп белем бирү программаларын үзләштерү нәтиҗәләренә ничек тәэсир итәчәк? Бу катлаулы сорау, аңа җавапны бергәләп эзләргә кирәк.

— “Нью-Йорк Таймс”­ гәзитенең 2011 елны ук бер санында Вальдорф педагогикасы буенча укыткан мәктәпләрдә 8нче сыйныфка кадәр компьютер куллану тыелу турында мәкалә басыл­ган иде. Анда Силикон үзәненең eBay, Google, Apple, Yahoo кебек гигантларында эш­ләү­челәрнең балаларын яңа технологияләр кулланмаган, компьютерлар бөтенләй булмаган мәк­тәп­кә укырга бирүе турында языла. IPad балаларны яхшырак язарга яисә исәпләргә өйрәт­мәячәк, ди­гән фикердә алар. Сез мо­ңа ничек карыйсыз?

— Безнең мәктәпләрнең күпчелеге күптән компьютерлар белән җиһаз­ланды­рылган, аларның укучыларны укытуда нинди роль уйнавы нигездә укытучыга, аның үз фәнендәге генә түгел, IT-техно­логияләрдә, психологиядә, нейро­фи­зиологиядә, медицинада һ.б. өлкәләрдәге белеменә дә бәйле. Әгәр дә югары технологияле компьютер программаларын эшләүчеләр мәктәп компьютерларына карашын үзгәрткән икән, бу аларның хокукы, димәк, моңа ниндидер нигез бар. Чыннан да, компьютерлар иҗади фикерләүне, игътибарны, аралашуны, укучы­ларның күрү сәләтен начарайтамы-юкмы икәнен ачыклау өчен белгечләрне җәлеп итеп, җитди фәнни тикше­ренү үткәрергә кирәк. Ләкин Русиядә мәгариф өлкәсе киеренке яңартылу шартларында бездә практика фән­нән алда бара. Бу нәрсәгә ки­тереп җиткерер, вакыт күрсәтер. Безнең өчен исә уйланырга җитди сәбәп.

— Әңгәмә өчен рәх­мәт.
Читайте нас: