+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 апрель 2017, 02:00

Сәламәтлегең үз кулыңда!

4 апрельдә Уфада “Башкортстан Республикасында сәламәтлек саклау атнасы” Медицина форум-күргәзмәсе ачылды. Ул 7 апрельгә кадәр эшләячәк. Проектны оештыручылар: республика Хөкүмәте, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Башкортстан дәүләт медицина университеты һәм Башкортстан күргәзмәләр компаниясе.

Экспозициядә Русиянең 15 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 150дән артык компания катнаша. Быелгы яңалык – күргәзмәдә республиканың медицина учреждениеләре экспозициясе оештырылу.

– Бу күргәзмәне ел саен үткәрү матур традициягә әверелде. Биредә студентлар да, яшь белгечләр дә, тәҗ­рибәле табиблар да үзләренә кирәкле мәгълүмат алырга мөмкин, – диде чараны ачу тантанасында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Салават Сәгый­тов. – Медицина күрсәткеч­ләре буенча ирешелгән нәтиҗәләребез шактый булса да, безнең әле бу өлкәдә эшлисе эшләр күп.

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, парламентның Сәламәтлек саклау буенча комитеты рәисе Николай Никитин бүген югары технологияле медицина ярдәменең гамәлдә киң кулланылуын билгеләде, чараның мөһим­леген ассызыклады.

Күргәзмәдә бик күп товарлар һәм хезмәтләр тәкъдим ителде. Уфа һәм Стәрле­тамак шәһәрләреннән 20гә якын дәваханә һәм диспансер үз хезмәтләрен һәм мөмкинлекләрен күрсәтте. Теләгән һәркем белгечләргә үзен борчыган сорауны бирә алды, бушлай медицина тикшеренүе үтте. Күргәзмә-форумның девизы: “Сәламәт­легең үз кулыңда! Күргәзмәгә кил һәм сәламәтлегеңне тикшер!”

Форум кысаларында 50 чара каралган: конферен­цияләр, “түгәрәк өстәл”ләр, семинарлар, осталык дәрес­ләре һәм башкалар. Өч көн буе “Кан бир – гомерне коткар” хәйрия акциясе дә үтәчәк, теләүчеләр донор була ала.

Форумның икенче кө­нендә ВИЧ-инфекцияне кисәтү буенча “Кызыл тасмалы көн” акциясе оештырылды. ВДНХ-ЭКСПО комплексы күргәзмәләр залында иртәнге уннан көндезге өчкә кадәр ВИЧ-инфекциягә экспресс-тест пункты эшләде.

“Башкортстан Республикасында Сәламәтлек саклау атнасы” – төбәктәге мөһим чараларның берсе, ул ирешелгән уңышларны гына күрсәтеп калмый, халык арасында агарту-аңлату эшен дә тиешле дәрәҗәдә башкара.
Читайте нас: