+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 апрель 2017, 02:00

Төп юнәлешне билгеләргә ярдәм ит

Мәгълүм булуынча, күптән түгел киң җәмәгатьчелек игътибарына Башкортстанның 2030 елга кадәр чорга социаль-икътисади үсешендә өстенлекле юнәлешләр тәкъдим ителгән иде. Эш дәвам итә. Республиканың Яшь депутатлар ассоциациясе МИР сайтында (www.02mir.ru ) стратегиянең төп юнәлешләрен билгеләү өчен тавыш бирү оештыра. Төбәкнең киләчәк язмышын билгеләүдә теләгән һәркем катнаша ала.

Яшь депутатлар кеше капиталын үстерү буенча тәкъдимгә игътибарлы булырга чакыра. “Төп мәсьәлә – кеше капиталында. Сау-сәламәт, алдынгы карашлы, белемле, мәдәниятле кешеләрдән башка бер территория дә үсешә алмаячак. Яшь депутатлар урыннарда, республикада кеше капиталын үстерүгә игътибар арттыру мөһимлеген хуплый. Республика Башлыгы каршында Кеше капиталын үстерү буенча ведомствоара совет оештыру тәкъдиме белән чыгарга исәп тотабыз”, дигән иде бу хакта “Кызыл таң”га биргән интервьюсында республиканың Яшь депутатлар ассоциациясе рәисе Владимир Яковлев.

Югары тизлектәге транспорт хәрәкәтен үстерү төбәкнең шәһәр һәм районнарын “якынайтачак”. Нәтиҗәдә, икътисадны үстерү мөм­кинлекләре артачак, дигән фикердә яшь депутатлар.

Башкортстан – авыл хуҗалыгы үсешкән төбәк. Бу үзенчәлек тә игътибарга алынган.

– Республиканың табигате, уңган халкы химиясез, экологик яктан чиста продукция җитештерергә, экологик туризмны үстерергә мөмкинлек бирә. Галимнәребез мондый максатка ирешердәй технологияләрне уйлап чыгарды һәм сынады. Бүген төбәк агросәнәгате химия файдаланып җитештерелгән продукцияләр базарында үз урынын яуларга омтыла. Шул ук вакытта саф продукция базарында көндәшлек юк дәрәҗәдә, – дип фикере белән уртаклашты республиканың Яшь депутатлар ассоциациясе рәисе урынбасары Айнур Шәйхетдинов.

Яшь депутатлар фикеренчә, “it” өлкә дә игътибардан читтә калмаска тиеш. Ни дисәң дә, мәгълүмат технологияләре заманында яшибез. Бу юнәлештә дөньядан артта калсаң, икътисади үсешкә ирешү җиңел булмаячак.

Тавыш бирү нәтиҗәләре стратегияне эшләүчеләргә тапшырылачак. Идеяләр һәм тәкъдимнәр Яшь депутатлар ассоциациясе сайтында урнаштырылачак. Тавыш бирүдән сез дә читтә калмагыз!
Читайте нас: