+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 октябрь 2018, 12:29

Котыру авыруыннан сак бул!

Котыру авыруы үлемгә китергәнлектән, йогышлы чирләр арасында иң хәвефлеләрдән санала. Кызганычка каршы, республикабызда да котыру авыруына бәйле карантиннар игълан ителеп тора.

Бу җәһәттән әлеге афәт турында түбәндәгеләрне белү мөһим: котыру - йогышлы чир. Кыргый (бүреләр, төлкеләр, шакаллар, этләр, бурсыклар, ярканатлар, кимерүчеләр) һәм йорт (этләр, мәчеләр) хайваннары чирне йоктыруның төп чыганагы булып тора.
Кешеләрдә авыру билгеләре барлыкка килү котылгысыз үлем белән тәмамлана, терелү очраклары бик сирәк.
Күп һәм тирән тешләүләр, шулай ук баш, бит, муен, куллардагы төрле җәрәхәтләр катлаулы дип санала.
Вирус тырналган, кыршылган урыннар, ачык яралар һәм авызның, күзләрнең лайлалы тышчалары аша да үтеп керә.
Табигый халәтен үзгәрткән яки саклыгын югалткан, сәбәпсез һөҗүм иткән барлык хайваннарны авыру дип кабул итәргә кирәк.
Авыруны профилактикалау хайваннарда котыру авыруы белән көрәшүдән: вакциналау, карантин һ.б. гайбарәт.
Котырган хайваннан зыян күрсәгез, шунда ук якындагы травмпунктка мөрәҗәгать итегез, чөнки вакцинаның тәэсире моны никадәр тизрәк эшләвегезгә бәйле.



Фото: zamanula.ru сайтыннан.
Читайте нас: