Авылларда халыкка беренчел медицина һәм санитария ярдәме фельдшер-акушерлык пунктларында күрсәтелә, шуңа да сәламәтлек саклау өлкәсендә аларның әһәмияте бәяләп бетергесез. Республиканың сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Рафаэль Яппаров әйтүенчә, хәзерге вакытта, белгечләр булмау сәбәпле, Башкортстанда 2064 ФАПның 125е бөтенләй эшләми. 152 ФАПта авыруларны шәфкать туташлары гына хезмәтләндерә, ягъни аларда башка белгечләр юк.
Әлшәй районының Нигъмәтулла авыл фельдшер-акушерлык пункты да соңгылар исемлегенә керә. Ни өчен дигәндә, ФАП мөдире Лира Арсланова үзе үк шәфкать туташы вазыйфасын башкару белән бергә, авыруларны кабул итеп, аларга медицина хезмәтләре күрсәтә, ягъни күпсанлы процедуралар үткәрә. Санитар вазыйфасы да аңа йөкләтелгән, дару сату белән дә шөгыльләнә. Эш көне тәмамлангач, медпунктны җыештыру да аның өстендә. Кемдер авырып китсә, көн-төн дип тормыйча, пациентның йортына барып, беренчел медицина ярдәме күрсәтү дә аның вазыйфа бурычларына керә.
Хәер, авылда сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт стажы 25 елдан арткан ФАП мөдире моңа күптән күнегеп беткән. Лира Лирон кызы районның Линда авылында туып-үскән, Бәләбәйдә медучилище тәмамлагач, хезмәт эшчәнлеге хәзер яшәгән авыл белән бәйләнә. Элегрәк Нигъмәтулла авылы үзаллы хуҗалык үзәге саналса да, ул чорда да медицинага монда игътибар җитешмәве хәзер генә аңлашыла. Җайлаштырылган бинадагы Нигъмәтулла фельдшер-акушерлык пунктын ун ел элек элекке авыл китапханәсе урынына күчерәләр. Яңалыкның бөтен өстенлеге шунда – ул аерым бинада урнашкан була.
Әйтергә кирәк, ун ел элек биредә ремонт ясалып, бинадагы бүлмәләр медицина учреждениесенә куелган таләпләргә яраклаштырыла. Процедуралар кабинетлары җиһазландырылган. Лира Лирон кызы тудырылган хезмәт шартларыннан зарланмый. Монда бар да авылча: чисталык-пөхтәлек бар, әмма диварлардагы таушалып уңган, урыны белән ертылган обойлар ремонт үткәрү кирәклеген искәртеп тора. Искереп беткән җиһазлар да шул хакта сөйли.
ФАП мөдиренең төшкә кадәр үк 10 пациентны кабул иткәне ачыкланды. Алар, нигездә, өлкән яшьтәгеләр, барысы да дип әйтерлек махсус табиб исәбендә тора. Тоташ алганда исә, ФАП авылдагы 530 кешене хезмәтләндерә. Шуларның 330ы – хезмәткә яраклылар исәбендә. Моннан тыш, 90 хатын-кыз – бала тудыру яшендә, балалар исемлегенә 70 укучы кертелгән.
Кыскасы, медпункт мөдире пациентлары белән яхшы таныш, кемнең кайсы чиргә бирешүен дә анык белә. Соңгы чорда авылдашлар арасында югары кан басымы белән изаланучылар саны арткан, шикәр чире белән интегүчеләр – 20 кеше. Янә бер үзенчәлек: соңгы елларда яман шеш белән авыруларның артуы күзәтелә. Шушы уңайдан медпункт мөдире мәгълүматлар да китерде. Үткән елда әлеге чорга авылда 6 кеше үлгән булса, быел алар саны 13кә җиткән.
Нигъмәтулладагы ФАП өстенлекле хәлдә әле. Шушы авыл биләмәсенә караган Нефорощанка авылында, мәсәлән, медицина пункты булса да, ничә ел инде медицина хезмәткәре юк. Аерым билгеләнгән көннәрдә Лира Арсланова биредә авыруларны кабул итә. Күрше Кырым авылында медпункт эшли, әмма шартлар заман таләпләренә җавап бирми.
Авылда яшәүчеләргә медицина хезмәте күрсәтү ФАПка йөкләтелсә дә, алдан төзелгән графикка ярашлы, Нигъмәтуллага Раевка үзәк дәваханәсе табиблары да килеп, авыруларны кабул итү оештыра.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.